УрмышлыТатарстан Республикасының Лениногорск районындагы авыл.

Урмышлы
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Лениногорск районы
Координатлар 54°46'тн, 51°56'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423294
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Урмышла

Почта индексы — 423294.

Географиясе үзгәртү

Авыл һәм аның территориясе аркылы ике елга ага: Нократ һәм Елховка елгалары. Авыл читен узгач Яңа Елхово авылыннан төшүче Елховка Нократга коя, ә хуҗалык территориясен узгач Нократ Шушмага коя. Нократ елгасы көньяк-көнчыгыш юнәлешкә таба ага. Аның үзәне авыл читләрендә 100-200 метр киңлектә, урыны белән 300 метрга җитә.Үзән буйлап микрорельефның ачык беленеп торган күтәренке формалары күренә. Елга үзәне өлешчә сазланган һәм куаклыклар белән капланган. Киңәйгән урыннары авыл һәм ферма маллары өчен кәтүлек итеп файдаланыла. Елховка елгасы төньяктан көньяк юнәлешкә таба ага. Нократ елгасыннан ике тапкыр кечерәк бу елга. Елга үзәне 100-150 метр киңлектә. Авылга җитәргә 1,5 км кала ераклыкта буа төзелгән. Элек колхоз кырларын су белән тәэмин итәр өчен төзелгән булса, хәзер авыл халкының иң яраткан ял итү һәм балык тоту урыны булып тора. Буа буйлап уң яклап наратлар утыртылган. Шулай ук ике як ярда да тал агачлары үсеп утыра. Нократ һәм Елховка елгалары апрель ахырлары-май башларында нык ташыйлар һәм Урмышлы халкына бәла-казалар китерәләр, чөнки нәкъ менә шушы елгаларның үзәнендә 25 йорт урнашкан. Иң көчле ташулар соңгы елларда 1984 һәм 2010 елларда булган.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.8 °C 13.9 °C 19 °C 20.7 °C 18.2 °C 12.6 °C 4.6 °C -4.6 °C -10.2 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.