Кирлегәч - Татарстан Республикасының Лениногорск районында урнашкан авыл, Кирлегәч авыл җирлегенең административ үзәге. Күпчелек халкы татарлар, бераз руслар, алманнар, үзбәкләр бар.

Кирлегәч
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Лениногорск районы
Координатлар 54°42'тн, 52°43'кнч
Эчке бүленеш урам
Нигезләнгән 1745 ел
Мәйдан 6.03 км²
Мәркәз биеклеге 152 м
Климат уртача континенталь
Рәсми тел [[татар теле, рус теле]]
Халык саны 525 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар, протесттантлар
Телефон коды +7 85595
Почта индексы 423293

Авылга 1745 елда нигез салынган. Хәзерге көнгә шушы авылда 525 кеше яши. Лениногорск шәһәреннән 60 чакрымда, ә Әлмәт шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан.

Авылда 6 урам бар: Кустар, Тукай, Совет, Ленин, Амур һәм Елга арты урамнары.

Авыл казылма байлыкларга бай: кызыл балчык, ком, таш, акшар һ.б.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп, китапханә, мәчет, мәдәният йорты эшли.

Шәхесләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү