Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе

(Татарстан Фәннәр академиясе битеннән юнәлтелде)

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (кыскартмасы ТР ФА) — Татарстан Республикасының дәүләт фәнни бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 1991 елның 30 сентябрь көнне имзалаган № УП-138 санлы указы нигезендә «...республикада фундаменталь фәннәрнең югары дәрәҗәдәге үсешен тәэмин итү, матди һәм рухи мәдәниятнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә республиканың академик, тармак институтларында һәм югары уку йортларында фәнни-тикшеренү эшләрен координацияләү максатында» эшли башлый.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Нигезләнү датасы 30 сентябрь 1991
Логотип
Сурәт
Нигезләүче Минтимер Шәймиев
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Рәсми веб-сайт antat.ru
 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Викиҗыентыкта

ТР ФАн оештыручы буларак Татарстан Республикасы сыйфатлана, оештыручының вазифалары һәм вәкаләтләре ТР Министрлар кабинеты Аппаратына тапшырыла.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең төп максаты — Татарстан Республикасының тотрыклы социаль-икътисадый, рухи һәм технологик үсешен тәэмин итү өчен юнәлешле фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр оештыру һәм үткәрү.

ТР ФА составында 7 бүлек:

  • Гуманитар фәннәр бүлеге
  • Иҗтимагый-икътисади һәм хокук фәннәре бүлеге
  • Медицина һәм биология фәннәре бүлеге
  • Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге
  • Математика, механика һәм машина белеме бүлеге
  • Физика, энергетика һәм Җир турындагы фәннәр бүлеге
  • Химия һәм химик технологияләр бүлеге.

2014 елдан ТР Фәннәр академиясе структурасына аерым структур бүлекчәләр сыйфатында институтлар һәм үзәкләр керә:

ТР Фәннәр академиясе Президиумы фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен бирү буенча комиссия функцияләренә ия. Аңа фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен, парамагнит резонанс өлкәсендә Е.К. Завойский исемендәге халыкара премиясе, инженерлык фәннәре өлкәсендә зур өлеш керткән өчен А.Н. Туполев исемендәге халыкара премиясе, органик химия өлкәсендә В.В. Марковников исемендәге халыкара премиясе, яшь галимнәргә инженерлык фәннәре өлкәсендә В.Е. Алемасов исемендәге Дәүләт премиясе, педагогика өлкәсендә М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләү комитетлары эшчәнлеген оештыру йөкләнгән.

Фәнни тикшеренүләрне үстерү максатыннан төрле тармакларда ТР Фәннәр академиясенең Алтын һәм Көмеш медальләре һәм гуманитар фәннәр өлкәсендәге уңышлар өчен Ш. Мәрҗани исемендәге премия, математика, механика һәм техник фәннәр өлкәсендәге уңышлар өчен Х.М.Мөштәри исемендәге премия, химия өлкәсендәге уңышлар өчен Г.Х.Камай исемендәге премия, биология өлкәсендәге уңышлар өчен А.Энгельгардт исемендәге премия, медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңышлар өчен А.Г.Терегулов исемендәге премия, ветеринария өлкәсендәге уңышлар өчен К.Г.Боль исемендәге премия, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлар өчен В.П.Мосолов исемендәге премия, аллергология, иммунология һәм гомуми патологияләрне өйрәнү өлкәсендәге уңышлары өчен А.Д.Адо исемендәге премия, табигатьне рациональ куллану һәм тирә як мохитне саклау өлкәсендәге уңышлар өчен В.А.Попов исемендәге премия, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү өлкәсендәге уңышлар өчен Г.Ибраһимов исемендәге премия булдырылды.

ТР ФА президентлары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Академия наук Республики Татарстан: Справочник / Составители: А. И. Афанасьев, Н. М. Валитова, В. П. Мережин, И. Р. Каримов: Пер. на татарск. Р. А. Сагъдиева; пер. на англ. А. Г. Ахметовой. — Казань: Фэн (Наука), 2002. — 520 с. — 2000 экз. — ISBN 5-7544-0171-X. (в пер.)
  • Академия наук Республики Татарстан: вехи истории (1991–2021 гг.) Альбом / автор-сост. Л.М.Айнутдинова. – Казань: ОСП «Институт Татарской энциклопедии и регионоведения», 2021. – 132 с.: ил.

Сылтамалар үзгәртү