Гыйлем Камай

татар галиме, химик

Гыйлем Хәйри улы Камай — танылган татар галиме, күренекле химик.

Гыйлем Камай
Туган телдә исем Гыйлем Хәйри улы Камай
Туган 23 февраль 1901(1901-02-23)
Казан губернасы, Тәтеш шәһәре
Үлгән 17 март 1970(1970-03-17) (69 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Казан моторлар төзү берләшмәсе йорты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Томск дәүләт университеты[d]
Һөнәре галим-химик
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана
  • Хәйри (әти)
Бүләк һәм премияләре ССРБ дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

 Гыйлем Камай Викиҗыентыкта

Гыйлем Камай 1901 елның 23 февралендә Казан губернасының (хәзер Татарстан Республикасының) Тәтеш шәһәрендә йөк төяүче гаиләсендә туа. Гыйлемгә 9 яшь булганда әтисе үлә һәм аңа төрле авыр эшләр башкарырга туры килә. 1916-1920 елларда Татар укытучылар мәктәбендә укый, җәй көннәре пристаньдә эшли. 1920 елда Кызыл Армиягә алына. 1922 елда, Армия сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң, Тум университетына укырга керә. 1926 елда аны тәмамлый, ә аннары Казанга кайтып, Казан дәүләт университетында аспирантурада укый. Шул вакыттан алып, Г.Х.Камайның бөтен тормышы фәнгә хезмәт итүгә, химия кадрлары хәзерләүгә һәм актив җәмәгать эшенә багышлана.

Г.Х.Камай зур фән юлы үтә. Профессор А.Е.Арбузов җитәкчелегендә фосфорның органик кушылмалары химиясе өлкәсендә тикшеренүләрдән башлап, ул тиз вакыт эчендә мышьяклы органик кушылмалар өлкәсендә оригинал фәнни юнәлешкә нигез сала һәм аны үстерә. Г.Х.Камай хөкүмәтнең мөһим заданиеләрен үтәүче галимнәр коллективына күп еллар буена уңышлы җитәкчелек итә. Ул үзенең тикшеренүләре белән Бөек Ватан сугышында дошманны җиңү эшенә шактый зур өлеш кертә.

Г.Х.Камай – 400гә якын хезмәтнең һәм иллеләп ачыш таныклыкларының авторы. Ул 7 доктор, 40 фән кандидаты һәм йөзләрчә инженер-химиклар әзерли.

Г.Х.Камай, күренекле галим һәм педагог булу белән бергә, фәндә күренекле оештыручы һәм республикада танылган җәмәгать эшлеклесе дә була.

1931 елда ул, татарлардан беренче булып, Казан дәүләт университетының химия профессоры исемен ала. 1935-1937 елларда ул – Казан университеты ректоры, 1930-1931 һәм 1944-1945 елларда Казан химия-технология институты директоры урынбасары, 1945-1952 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында гыйльми сәркатип. Г.Х.Камай республиканың фәнни үзәкләрен үстерүгә һәм ныгытуга күп энергия һәм көч куя. Ул – КХТИ һәм СССР ФАнең Казан филиалын оештыручыларның берсе. Г.Х.Камай – фәнни белемнәрне ялкынлы пропагандалаучы, яшьләрне яратып тәрбияләүче. Галимгә СССР Дәүләт бүләге бирелә, ул ике тапкыр Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Г.Х.Камай 1970 елның 17 мартында вафат була.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.