Миокард инфаркты

Миокард инфаркты — йөрәк ишемия авыруының клиник формасының берсе, миокардның (йөрәк мускуллары тукымаларының) кан белән тәэмин ителеше җитешмәү сәбәпле бер җиренең некрозы (үлүе) барлыкка килә. Бу очракта кешедә менә нинди халәт күзәтелә:

  • йөрәк эшләүдән туктый,
  • йөрәк карынчыгының ритмы бозыла, кан белән тәэмин ителеш начарая.
  • йөрәк җиткелекле эшли алмаганлыктан, кеше гомеренә куркыныч яный.
Миокард инфаркты
Сурәт
Зыян китерә коронар артерия[d]
Саклык белгечлеге кардиология
Симптомнар күкрәк авырту[d][1], косасы килү[d], стенокардия[d], отёк[d] һәм некроз[d][2]
Дәвалануда кулланыла торган дару тенектеплаза[d][3], метопролол[d][3], бисопролол[d][3], пиндолол[d][3], anisindione[d][3], ацебутолол[d][3], дилтиазем[d][3], eptifibatide[d][3], пропранолол[d][3], лабеталол[d][3], далтепарин натрия[d][3], тимолол[d][3], надолол[d][3], атенолол[d][3], esmolol[d][3], tirofiban[d][3], Сульфинпиразон[d][3], penbutolol[d][3], стрептокиназа[d][3], anistreplase[d][3], нитроглицерин[d][3], верапамил[d][3], карведилол[d][4], esatenolol[d][5] һәм urokinase[d]
Генетик бәйләнеш PLCL2[d][6], MIA3[7], PHACTR1[8] һәм WDR12[9]
Риск факторы тарту[d][10], кан басымы артуы, тәмәке тарту, шикәр авыруы, гиподинамия[d], симерү һәм гиперхолестеринемия[d]
ICPC 2 идентификаторы K75
NCI Thesaurus идентификаторы C27996[2]
 Миокард инфаркты Викиҗыентыкта
Сул як коронар артерия тыгылу сәбәпле килеп чыккан алгы тышча өлкәсендә миокард инфаркты (апикаль инфаркт) (2)

Классификация

үзгәртү

Стадия буенча: Продромаль чоры (0-18 көн)

  1. Кискен чор (инфаркт башланып 2 сәгать буе)
  2. Катлаулы чор (башланып 10 көнгә кадәр)
  3. Катлаулыдан соң (10 көннән алып 4-8 атнага кадәр)
  4. Бетәшү чоры (4-8 атнадан алып 6 айга кадәр)

Зарарлану анатомиясе буенча:

  1. Трансмураль
  2. Интрамураль
  3. Субэндокардиаль
  4. Субэпикардиаль

Заралану күләме буенча:

  1. Эре учаклы (трансмураль), Q-инфаркт
  2. Кече учаклы, Q-инфаркт түгел

Некроз урынлашуы буенча:

  1. Сул як карынчыгы миокард инфаркты
  2. Йөрәк өстенең аерымлашкан инфаркты
  3. Карынчык арасы тышчасы (септаль) миокард инфаркты
  4. Уң як карынчык миокард инфаркты
  5. Катнаш урынлашулар

Сәбәпләре

үзгәртү

Чирнең төп сәбәпчесе – атеросклероз. Канда холестерин һәм башка липидлар нормадан артыграк икән, алар эре артерия тышчасына тупланып, атеросклероз төерчекләре хасил итә. Шул төерчекләр аркасында кан оеша һәм артерияне томалый. Нәтиҗәдә ул урында кан йөреше акрыная яки туктый, йөрәк тукымасы зәгыйфьләнгәнлектән, миокард инфаркты барлыкка килә. Артерия юанрак булган саен, тукымаларга күбрәк зыян килә, өянәк тә көчлерәк була. Борчылу, физик һәм эмоциональ киеренкелек аркасында артерия кан басымы күтәрелгәнлектән дә, йөрәк тибеше көчәйгәннән дә атеросклеротик төерчекләр "кузгала". Кайчакта инфаркт ниндидер аерым сәбәпләрсез дә башланып китә. Хәтта йоклаганда да йөрәк өянәге кузгалучылар бар. Ә иң еш күзәтелгән вакыт – иртәнге як.

Россиядә йөрәк авыруларын китереп чыгаруда төп факторлар булып тәмәке тарту, холестеринның күплеге, кан басымы югары булу, аз хәрәкәтләнү, шикәр авыруы, тазару (ир-атларның бил юанлыгы 102 сантиметрдан, ә хатын-кызларныкы 88 сантиметрдан артса, инде тикшеренеп карарга кирәк) тора.

Бүген үлү очракларының күбесе йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән бәйле. Россиядә ул 56,5 процентка тигез булса, Европада исә 33 процент. Шулар арасында миокард инфаркты иң киң таралган йөрәк авыруларының берсе булып тора. Миокард инфаркты – йөрәк мускуллары тукымаларының, әче тудыргыч җитмәү сәбәпле, өлешчә үлүе дигән сүз. Авыру җитди һәм күп вакытта бик аяныч тәмамлана. Бу вакытта йөрәкнең ритмы бозыла, кан белән тәэмин ителеш начарая, кыскасы, йөрәк тиешенчә эшли алмый башлый һәм ул туктарга да мөмкин.

Куркыныч төркеме

үзгәртү
  • 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар ешрак авырый, соңгы елларда инфаркт яшьрәкләр арасында да килеп чыга;
  • хатын-кызлар климакстан соң. (55-60 яшьтән өлкәнрәкләргә);
  • Чир нәселгә дә бәйле. Әгәр якын туганнар арасында инфаркт белән авыручылар булса;
  • канда холестерин күләме югары икән (5 ммоль/л дан да артса);
  • тәмәке тарту аркасында (иң җитди сәбәпләрдән санала);
  • юан гәүдәлеләргә, дөрес тукланмаучыларга, аз хәрәкәтләнүчеләргә;
  • нервылары гел киеренке халәттә булганнарга;
  • гипертония чире белән авыручыларга (яшькә карамастан, 140/90мм дан артса);
  • шикәр чире белән авыручыларга.

Симптомнары

үзгәртү

Миокард инфарктын күрсәтеп тора торган төп билге – көчле авырту. Гадәттә ул күкрәк читлегенең сул ягында яки күкрәк сөяге артында, ә кайчак эчнең өске өлешендә яисә калак сөяге астында барлыкка килә. Иң еш күзәтелгән очрак – күкрәк сөяге артында 30 минуттан соң да бетмәгән авырту. Ул хәтта нитроглицерин эчкәч тә басылмый. Кайвакыт, авырту урынына, кыздырган кебек була, йөрәкне кыса. Авырту үзен еш кына дулкын кебек тота: менә-менә басыла да янәдән көчәеп китә, кайчак бөтенләй бетеп торырга да мөмкин. Миокард инфарктының башка билгеләре дә бар: ул кан басымының түбәнәюе, хәл бетү, йөз агару һ.б. Йөрәк авыртуны башка авырулар белән дә бутарга мөмкин (мәсәлән, кабыргаара невралгия яки башка эчке органнар авыртуы белән). Шуңа, моның дөреслеген ачыклау өчен, табибны чакыртырга кирәк.

Микроинфаркт

үзгәртү

Күпчелек очракта (75 процент) инфарктлы пациентларда микроинфаркт күзәтелә. Мондый инфаркттан үлүчеләрнең саны зурысына караганда 3­4 тапкыр кимрәк булса да, табиблар теләсә нинди инфаркт – ул йөрәкнең бер өлеше үлүдигән сүз. Зур миокард инфаркты булганда бер урында йөрәк мускулы үлә, ә микроинфаркт вакытында алар берничә урында зарарлана. Зыян күргән урыннардагы кан тамырлары тулысынча диярлек ябыла, канны бик начар үткәрә, йөрәк тулы көченә эшли алмый, ә кеше гадәти режимда яшәвен дәвам итә. Кечкенә чыганаклы инфарктның мәкере нәкъ менә шунда инде: авыру билгеләре күренми, кискен авырту бераздан юкка чыга һәм кешедә үзе белән куркыныч нәрсәдә булмаган дигән тәэсир кала. Еш кына пациентлар кечкенә чыганаклы инфарктны кичерүләре турында кардиограмма ясаткач кына белә. Статистика нигезендә, йөрәкнең ишемик авыруыннан җәфа чигүче һәр бишенче кеше микроинфаркт кичерүен башына да китерми.

Профилактика

үзгәртү
  • Кайчандыр белгечләр инфарктны булдырмый калу өчен йөгерергә кирәк дип киңәш бирсә, хәзер саф һавада җәяү йөрү файдалырак, диләр.
  • Артерия кан басымын даими үлчәп торыгыз.
  • Кандагы шикәр, холестерин күләмен нормада тотыгыз.
  • Тартуны ташлагыз, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмагыз.
  • Артык авырлыктан котылыгыз. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз. Дуңгыз ите яки башка төрле майлы итләр урынына кош ите, балык кулланыгыз, атланмайны үсемлек маена алыштырыгыз.

Кардиологлар әйтүе буенча, миокард инфаркты кичергәннән соң, пациентларның 5-10 проценты, инде берничә көн узуга ук, авыруларның яртысы якынча ярты ел үткәч, яңадан тәмәке тарта башлый. Нәтиҗәдә, йөрәк өянәге берникадәр вакыттан соң яңадан тотып ала, ә аннан соң аякка баса аласыңмы әле? Ә бит шул начар гадәтләр булмау кешегә якынча 17-18 елга якын гомер өсти. Шуңа күрә, табиблар тартуны ташларга, ябыгырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дип гел кабатлый.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү