«Буржуаз милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше

«Буржуаз милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше — 1937-1940 елларда НКВД тарафыннан оештырылган гаепләү эше. Бер төркем кеше Совет хакимиятенә каршы көрәшүче буржуаз милләтчеләр оешмасы төзүдә гаепләнә. 50 кеше, шул исәптә Галимҗан Шәрәф, Г.Ш.Габдерәхимев, Каюм Рахманкулов, Әмин Мостафин, Габдрахман Мөхәммәтҗанов, Гобәйдулла Госманов, Габделбәр һәм Габдулла Гарифовлар, Габделхак Мөхәммәтев, Габделхак Һадиев, Каюм Рахманколов, Фатыйх Солтанбәков һ.б. хөкемгә тартыла. Мәxкәмә утырышлары 1940 елның 28 февраль, 27 август көннәрендә Мәскәүдә уздырыла. 12 кеше озак елларга төрмәгә ябылуга хөкем ителә. 1989 елда РСФСР Югары мәxкәмәсе карары белән барлык гаепләнүчеләр аклана.[1]

Искәрмәләр үзгәртү