«Әхбар» газетасы («Хәбәрләр»)1907-1908 елларда Казанда чыккан татар сәяси, әдәби, иҗтимагый, икътисади һәм дини газетасы.

«Әхбар»
Tөр

әдәби, сәяси, иҗтимагый, тиҗари, икътисадый газета


Нәшер итүче

Харис Фәйзи-Чистапули

Мөхәрир

Харис Фәйзи-Чистапули
Борһан Шәрәф

Нигезләнгән

1907

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

30.07.1908

Төп офис

Казан

Тарих үзгәртү

Газетаның беренче саны 1907 елның 10 декабрендә Казанда чыга. Ул төрле мәдәни, әдәби, сәяси ниятләр белән башланса да, озак вакытка сузылмый, 85 нче саны басылгач, 1908 елның 30 июлендә туктала. Газета атнага 2-3 тапкыр чыга, нашире һәм мөхәрире башта Харис Фәйзи-Чистапули була, соңгы вакытта мөхәрирлек Борһан Шәрәфкә күчә.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «ӘХБАР» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.