Төп менюны ачу

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Муса Бигиев
М Бигеев 1910.jpg
Туган телдә исем Муса Җаруллаһ улы Бигиев
Туган 25 декабрь 1873(1873-12-25)
Кикино, Пинзә губернасы, Русия империясе
Үлгән 28 октябрь 1949(1949-10-28) (75 яшь)
Каһирә, Мисыр
Әлма-матер Әл-Әзһәр университеты
Һөнәре язучы, публицист, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе
Эш бирүче «Хөсәения» мәдрәсәсе

Commons-logo.svg Муса Бигиев Викиҗыентыкта

Бигеев (Биги) Муса (иҗади тәхәлүсе Муса Ярулла) – бөек татар дин белгече-философ, публицист, ХХ гасыр башындагы Россия мөселманнарының прогрессив хәрәкәте лидерларының берсе.

БиографияҮзгәртү

 
Муса Бигиеф Рустуфдуни
Муса Бигѣевъ, Магометанскiй богословъ.
Визит кәртечкәсе

Муса Ярулла улы Бигиев 1873 елда (иске стиль буенча) 25 декабрендә[1] Пинзә губернасындагы (хәзерге Пинзә өлкәсе) Каменский районының Кикино авылында, әтисе ахун булып билгеләнеп, гаиләсе белән Ростов-Донга күченергә җыенып йөргән вакытта дөньяга килә. Бу мәгълүматлар, дин белгеченең кече кызы Фатыйма Таһирҗанованың әнисе сүзләреннән язылып алынып, 2010 елны биографик «Муса әфәнде, аның заманы һәм замандашлары турында китап» басылып чыгу белән, фәнни кулланышка кереп китәләр.

Б. үзе тууы вакытына һәм тууы урынына җитәрлек игътибар бирмәү сәбәпле, хәзерге вакытта бу хакта төрле карашлар яши. Б. дини һәм дөньяви белем ала, Ростов-Донда реаль училищене тәмамлап, Бакчасарай, Казанның Касыймия мәдрәсәсендә, Бохара мәдрәсәләрендә, Каһирәдәге борыңгы «Әл-Әзһар» университетында укый. 1905 елның маенда, туган ягына кайткач, «Камалия» мәдрәсәсенә нигез салучы, Чистай сәүдәгәре һәм ишан М.-З. Камаловның кызына өйләнә. Петербургка күчкәч, Петербург Империя университетының юридик факультетына ирекле тыңлаучы булып йөри, Габдерәшит Ибраһимовның «Өлфәт» газетасында бастырыла, идея белән кадетлар партиясенә якын «Иттифак әл-мөслимин» партиясен оештыру өстендә эшли. 1905 елның 15 августында Европа күләмендә иң зур булган, Нижгар ярминкәсе үткәрелгән вакытта, беренче мөселманнар оештыру съезды эшчәнлегендә катнаша. 1906 елда икенче һәм өченче мөселманнар съездларында актив катнашучы була. Үзәк бюро партиясе әгъзасы итеп сайлана. Рус телендә Б. «Безнең хәрәкәтебезнең башы» исемле кереш сүзе белән «Бөтенроссия мөселманнар союзы Уставы» исемле брошюра бастыра. 1914 елны Петербургта узган дүртенче мөселманнар съездының секретаре була. Соңрак Б. съездларның материалларын «Реформалар нигезе» китабында бастырып чыгара.

Б. үзенең дини хезмәтләрен 1906 ел. башлап нәшер итә. Озак та үтми ул атказана. 1908 елда Б. үзенең дөньядан киткән олы абыйсы Мөхәммәд-Закирның ( 1870, Кикино Пинзә губернасы- 1902, Ростов-Дон) «Ике елга арасы буенча сәяхәт» китабын бастыра. Мөхәммәд-Закир – тәүге татар язучыларының берсе, «Меңнәр, яисә Чибәр Хәдичә» (1887) һәм «Бөек гөнаһлар» (1890) дөньяви романнарының авторы. 1909 ел. ахырында аның Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендәге кыска вакытлы педагогик хезмәте башлана. Б. мөселман хокукы, гарәп теле һәм әдәбияты буенча лекцияләр укый. Шушы вакыттан башлап, Б. үзенең язмалары астына төрекчә Муса Җарулла дип кул куя. Б. Коръәнне татарчага тәрҗемә итү өстендә эшли. 1912 елны хезмәтен тәмамлый, әмма кайбер мөселман дин башлыклары арасындагы барлыкка килгән бәхәс һәм Ырынбур мөфтиенең кискен тискәре бәяләве аны бастыруга комачаулый: янәсе, илаһи Коръән сүзен тәрҗемә итү кирәк түгел, күпсанлы аңлатмалар белән файдалану җитәрлек. 1914 ел. «Тарихи вестник» журналында «Мөселман Лютеры» (Н.Федотов) исемле мәкаләдә дин әһеленең кайбер оригиналь карашлары аңлатыла. Б. сәүдәгәр Мөхәммәд-Әлим Максутовның Петербургтагы «Аманат» нәшриятенең милектәше була һәм бу типография өчен шрифтлар эшләп чыгара. Февраль революциясе көннәрендә Б. Бөтенроссия мөселман съездында катнаша, 1917 ел. маенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселман съезды әгъзасы итеп сайлана. 1917 ел. ахырында Б. беренче мөселман мәхәлләсен җитәкли, Петроградның җәмигъ мәчетендә имам булып билгеләнә. «Әль-минбар» гәҗитен бастыра. Аннан Совет хакимияте белән хезмәттәшлек итәргә тырышып карый: активистлар белән берлектә мөселман җәмгыятенең уставын төзи, татар балалары өчен татар телен, тарихын һәм төрки-татар әдәбиятын укыту мөмкинлеге булган мәктәп оештыруга ирешә. 1920 ел. Уфада мөселман руханиларының съездындагы делегатларны мөселман җәмгыятендә үзгәрешләр кору буенча тәкъдимнәре - «Мөселман милләтләренә өндәмә» исемле үзенә бертөрле ислам конституциясе белән таныштыра. Бу чыгышның төп тырышлары 1923 ел. Берлинда дөнья күргән «Ислам әлифбасы»китабында бастырыла. Әлеге басмадан соң Б. Мәскәүдә кулга алына. Бирегә ул Петроградтан килеп, Һиндстанда үтәчәк конференциягә юнәлергә җыена. Б. кулга алынуы күпләргә ошамый. Фин татарлары ярдәм сорап, Совет Россиясенең дусты булган Төркия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәләр. Истанбул һәм Әнкараның төп гәҗитләре дин белгечен азат итү таләбе белән телеграммалар бастыралар. Б. Мәскәүдә ике ел хакимият күзәтүе астында яшәү шартлары белән азат ителә. 1926 ел. маенда Мәккәдә үтәчәк кәнгрис эшчәнлегендә катнашу максаты белән, сөргенгә җибәрелгән Б. Совет мөселманнар делегациясе составына кертәләр. Шул вакытта ул хаҗга бара. Бер үк вакытта Ленинград татарлары аны 1926 ел. октябрь-ноябрь айларында Уфада үткән чираттагы руханиларның съезд делегаты итеп сайлыйлар. Бу съездда Бигеев Гыйльми совет әгъзасы тиеп сайлана. 1927 ел., Ленинградка кайткач, Б. сугышчан «динсез» Союзның эшчәнлеге һәм хакимиятнең чираттагы кампаниясе, «элеккеләр» белән көрәшү артыннан күзәтә. Бу категория астына пролетар һәм крестьян булмаган барлык йөзләр дә туры килә. Чистартуны бөтен оешмалар да үтә. Кайберәүләрне эштән чыгарып, алар урынына актив эшчеләрне куялар. Б. куп тапкыр И.Ю.Крачковскийга Ленинград университетында гарәп, фарсы, һәм төрки телләрне укыту өчен урын бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә. 1929 ел. эш эзләп, Б. Әфган хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Беркайда да эшләмәүгә карамастан, Б. гыйльми хезмәткәр булып саналу сәбәпле, налог түләргә тиеш була. Шәһәр хакимияте тарафыннан бер рәт гражданнарны, шул исәптән руханилар һәм аларның гаиләләрен, азык-төлек сатып алу кәртечкәләреннән мәхрүм итү карары кабул ителә. 1930 ел. ахырларында Б. эмиграциягә китәргә була. Бу адымы белән ул үз гомерен генә түгел, ә туганнарын да коткарып кала. Шул вакытта яшәгән урыннарыннан күп татарлар китәргә мәҗбүр була. Алар сугышчан динсез Союз эшчәнлегеннән качып, Идел буе, Нижгар һәм Башкортстаннан Урта Азия һәм Әзербайҗандагы диндәшләр янына күченәләр.

ЭмиграциядәҮзгәртү

Б. - мөселман прогрессистларның ахыргысы буларак, легаль булмаган рәвештә Совет Россиясеннән чыга. Б. гаиләсе белән яшәгән Ленинградтан Мәскәүгә, аннан тимер юл буйлап Урта Азиягә, чикне үтеп Кашгарга барып җитә. Кытай Төркестаныннан Әфганга күчә. Анда Надиршаһ ярдәме белән паспорт ясатып, Һиндстанга юл тота, аннан Мисырга китә. Соңгысында Ататөреккә адресланган «Бөек Милли Төркия Җыелышына мөрәҗәгать» дип аталган эшен яңадан бастыра. 1933 ел. Б. Берлинда яши. Фин татарлары булышлыгы белән әлеге китапларны нәшер итә: «Алланың рәхмәтлелегенә дәлилләр», «Коръәннең изге аятләрен гаҗәеп яктыртуда Яэҗүҗ» һәм хатынына багышланган «Коръән кәрим аять кәлимәләре хозурында хатын». Б. бер ара Финляндиядә яшәп, андагы татар яшьләренә лекцияләр укый.1934 ел. Финляндияне калдырып, Иран һәм Ирак буйлап сәяхәт итә, шиитларның дини агымнарын өйрәнә, Индияда санскрит һәм индус китаплары Маһабһарат һәм Веда белән кызыксына. 1938 ел. Б. миссионерлык максаты белән Япония, Кытай, Ява, Суматра буйлап сәяхәт итә. 1939 ел. ахырында янә Һиндстанга кайта, аннан Әфганга җитеп, Кабулда төпләнергә уйлый, әмма колониаль хөкүмәт тарафыннан кулга алынып, 1,5-2 ел Пешевар төрмәсендә үткәрә. Бхопал шәһәренең хөкемдары ярдәме белән азат ителә, шулай да ачык рәвештә инглизләрнең күзәтүе астында 45 елга кадәр Пешеварда кала. Бу чор аның гыйльми эшчәнлегендә уңышлы була. Ул сигез китап иҗат итеп бастыра. Сатылган китапларның акчасын автор Бомбейдан күчкән балалар өчен мәдрәсә салуга күчерә. 46 елдан башлап, Б. кубесенчә Мисырда яши, кайбер вакыт кына Төркиягә баргалый. Берничә тапкыр хаҗда була. 1947 ел. Туган ягына кайтырга омтылып карый. 1949 ел. 28 октябрендә Каһирәдә вафат була. Әрвахлар догасы Сәйид Нәфис мәчетендә укыла. Б. Афифида корольнең нәсел Хедивие зиратында җирләнә. Б. шәхси китапханәсендәге китаплар вафатның теләге белән Төркия Милли китапханәсенә тапшырыла.

Иҗади мирасыҮзгәртү

Үз кулы белән төзелгән исемлеккә Б. 120 дини хезмәтләр һәм мәкаләләр кертә. Алар арасында: «Белемдә көч», «Гарәп әдәбияты һәм мөселман гыйлеме», «Коръән һәм изге Язмаларның тарихы», «Өстән генә кешеләрнең ышанулары», «Алланың рәхмәтлелегенә дәлилләр», «Озын көннәрдә ураза», Коръәннең татарчага тәрҗемәсе, «Коръән басылмаларына график төзәтмәләр», «Мөселман канунчылыгы», «Әль-Лузумийат» («Мәҗбүр булмаганның мәҗбүрилеге») авторы филосов имам Абу-л-Алаал-Марринең биографиясе», «Бөек темаларга вак уйланулар», «Фикерләр: Риза-эд-дин б. Фәхр эд-диннең «Дини һәм социаль сораулар» китабына тәнкыйть», «Коръәннең изге аятләрен гаҗәеп яктыртуда Йаджудж», «Шиит фикерләренә тәнкыйть», «Пыйгамбәрнең яшәү көннәре», «Коръәндә морфология», «Ислам чорына чаклы халыкның яшәеше», «Ислам гыйльми университетының программасы», «Исламда Конституция»,»Исламда үсеш һәм банклар» һәм башкалар.

ЯдкәрҮзгәртү

Перестройка һәм хәбәрдарлык белән бергә китап битләренә дин белгеченең исеме дә кайтты. Чиктән тыш танылган булуга карамастан, революциягә кадәр аның фамилиясен мөселман чыганакларыннан алып, русча төрле вариацияларда язалар: Бикеев, Бигеев һәм Бигиев. Олы буын авторлары фамилиянең русча язылышыннан баш тартып, татарча текстларында «Бигиев» дип язалар, ә аларның яшь хезмәттәшләре нечкәлекләргә бирелмичә,шулай ук язалар. Аннан абыйсының фамилиясендә дә ялгышлар башланып, ул да Бигиев булып китә. Казанда Б. хезмәтләрен хәзерге заман татар һәм рус теленә тәрҗемә итәләр, шәһәрнең бер урамы да аның исемен йөртә. 2006ел. Бөек Петр исемендәге антропология һәм этнография Музееның «Иҗма-Согласие»(Кунсткамера) РФА проектында Б. турында ф.ф.д. Е.Резванның сценариясе буенча «Кайту» фильмы төшерелә. 2008 ел. Казан IV халыкара мөселман киносы фестивалендә «Һәм ярылды ай» (реж. Б.Баишев, сцен. А.Хәйретдинов, Р.Хәкимов) документаль кино «Исламны яктыртуда өлеш керткән өчен» махсус приз белән бүләкләнә. Дин белгеченең токымында сакланган күчермә буенча Коръәннең репринт тәрҗемәсе чыга. 2013 ел. М.Бигеевның тууына 140 ел булу уңаеннан Пинзә өлкәсенең Каменский районында төрле чаралар үткәрелә. 2013 ел. 13 июнендә Б. кече ватаны - Кикино авылының мәктәп фасадында, әлеге җирләрдә туганнар истәлегенә хәтер тактасы куела. 2013 ел. 21 декабрендә Каменка шәһәрендә «Бигеевча әдәби-рухи укулар» уза, мәктәпкә Муса Бигеев исеме бирелә, шулай ук мәчет янындагы сквер әлеге исемгә лаек була. 2014 елның 12 декабрендә Мәскәүдә X Халыкара мөселман форумы кысаларында "Бигеев укулары. Диннәр диалогы: ислам мәгарифе призмасы аша тәҗрибә" дип исемләнгән Бөтендөнья фәнни- гыйльми ислам конференциясе һәм "Толерантлык яисә плюрализм? Изге Корьәннең позициясе" исемле фәнни диспут узды. Б. токымы Русия (Өфә, Мәскәү, Петербург) һәм Украинада (Днепропетровск) яши. Б. кияве ф.ф.д., көнчыгышны өйрәнү буенча белгеч, Ленинград Дәүләт университеты профессоры Таһирҗанов Габдрахман Таһир улы (1907-1983) була. Дин белгеченә ике туганның улы т.ф.д., галим-металлург, Магниттау дәүләт техник университетының профессоры, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Магниттауның почет гражданины Бигеев Әбдрәшит Муса улы (1917-2010) туры килә.

Төзүче Тагирҗанова Альмира Наим кызы

ХәтерҮзгәртү

2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары[2] белән Казанның Авиатөзелеш районындагы (Төньяк бистәсе) 2нче Армавир (рус. улица Армавирская 2-я) урамы атамасы Муса Бигиев урамы итеп үзгәртелә.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Тагирджанова А. Н. Книга о Мусе-эфенди, его времени и современниках. — Казань: б.и., 2010. — 576 с. — ISBN 978-5-91236-002-2.
  2. Казан администрациясе башлыгы карары № 2100 25.08.2005

СылтамаларҮзгәртү