Игнатий Крачковский
Игнатий Крачковский, бел. Ігнацій Юльянавіч Крачкоўскі, рус. Игнатий Юлианович Крачковский — шәркыять галиме, совет гарәпне өйрәнү фәненә (арабистика) нигез салучы, Россия фәннәр академиясе (1925 елдан ССРБ ФА) академигы (1921), Санкт-Петербург университеты профессоры (1918), филология фәннәре докторы. Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүче (1963).
Игнатий Крачковский | |
---|---|
Туган телдә исем | Игнатий Юлианович Крачковский |
Туган | 16 март 1883 Вильна (Вилнүс), Россия империясе |
Үлгән | 24 гыйнвар 1951 (67 яшь) Ленинград |
Күмү урыны | Литераторские-мостки[d] |
Милләт | белорус |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | СПДУ Көнчыгыш факультеты[d] |
Һөнәре | шәркыять галиме |
Эш бирүче | Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм РФА көнчыгыш кулъязмалары институты[d] |
Җефет | Крачковская, Вера Александровна[d] |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1883 елның 16 мартында Вильна (хәзерге Вилнүс) шәһәрендә укытучылар семинариясе директоры гаиләсендә туган. Кечкенәдән үк көнчыгыш телләре белән кызыксына башлый. Петербург университеты көнчыгыш телләре факультетының гарәп-фарсы-төрек-татар курсларын тәмамлый (1905). Фәләстыйн правослау император җәмгыяте эшчәнлегендә катнаша.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1908-1910 Якын Көнчыгыш илләрендә (Фәләстыйн, Сүрия, Ливан, Мисыр) гыйльми сәяхәттә була. Дәмәшкъта Антиохия патриархаты китапханәсенең кулъязмалар тупланмасын тикшерә (1913 елда 44 кулъязманы Петербургның Азия музеена тапшыра).
- 1910 елдан Санкт-Петербург император университеты (1918 елдан Беренче Петроград дәүләт университеты, 1924 елдан Ленинград дәүләт университеты) приват-доценты (1918 елдан профессоры). Гарәп шигърияте, христиан гарәп язуы һәм хәзерге заман гарәп әдәбияты курсларын укыта.
- ССРБ ФА Көнчыгыш институты (1950 елдан Көнчыгыш кулъязмалары бүлекчәсе (Ленинград) гыйльми хезмәткәре.
- 1938-1945 Россия география җәмгыте вице-президенты.
- ССРБ һәм чит ил (Бөекбритания, Ирландия, Алмания, Сүрия, Польша, Иран, Һолландия) уку йортлары, академияләре, көнчыгышны өйрәнү җәмгыятьләренең шәрәфле профессоры, гыйльми шурасы әгъзасы булып сайлана.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртү- Яңа гарәп әдәбияты һәм гарәп мәдәнияте буенча фәнни тикшеренүләре ССРБ һәм чит илләрдә (Европа, Гарәбстан) әлеге өлкәдә гыйльми тикшеренүләр башлауга этәргеч була.
- 450 дән артык нәшер ителгән хезмәте бар.
- Рус теленә Коръәнне тәрҗемә итә (беренче басмасы – 1963, икенче басмасы - 1986).
- «Мең дә бер кичә»нең 1929-1938 елларда нәшер ителгән рус телендәге беренче тулы басмасының мөхәррире була (тәрҗемәче М.Салье, М. Горький кереш сүзе белән)[1].
- 1963 «Гарәпләрдә география әдәбияты» хезмәтен Гарәп илләре лигасы нәшер итә.
Китаплары
үзгәртүКитаплары |
---|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1951 Сталин премиясе – «Гарәп кулъязмаларын өйрәнгәндә» (Над арабскими рукописями) китабы (1945) өчен.
- Ленин ордены
- Ленин ордены
Кызыклы факт
үзгәртү1927-1928 елларда Муса Бигиев күп тапкыр И.Ю. Крачковскийга Ленинград университетында гарәп, фарсы һәм төрки телләрне укыту өчен урын бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.
Әдәбият
үзгәртү- Игнатий Юлианович Крачковский. М.-Л., 1949.
- Беляев В. И., Винников И. Н. Памяти акад. И. Ю. Крачковского. Китапта: Палестинский сборник, 1(63), 1954.