Ростов-на-Дону
Дондагы Ростов, Тындагы Растуф, Ростов-на-Дону (рус. Ростов-на-Дону) — Россиянең Европа өлешенең көньякта урнашкан шәһәр, Ростов өлкәсе һәм Көньяк федераль округы үзәге. 1749 елда нигез салына.
Шәһәрдә порт, тимер юл төене. Халык исәбе 1 115 000 кеше (2015). Машина төзелеше (авыл хуҗалыгы машиналары — «Ростсельмаш» һ.б., станоклар ясау), авиация, электротехника, радиоэлектроника, химия, җиңел (тире, күн-аяк киеме һ.б.), азык тәмлеткеч, агач эшкәртү сәнәгате.
География
үзгәртүРостов Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Тын елгасының уң ярында, Азак диңгезенннән 60 километр ераклыкта, Мәскәүдән 1226 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Ростов-на-Донудан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Донецк ~ 218 км | Луганск ~ 202 км | Волгоград ~ 479 км
Сарытау ~ 872 км |
|||||||
Мариуполь ~ 191 км | Әлиста ~ 455 км
Әстерхан ~ 773 км |
||||||||
Таганрог ~ 72 км
Симферополь ~ 641 км Евпатория ~ 692 км Севастополь ~ 714 км |
Краснодар ~ 258 км | Ставрополь ~ 331 км
Пятигорск ~ 509 км Владикавказ ~ 691 км |
|||||||
Климаты
үзгәртүШәһәр климаты уртача контненталь, далалы. Уртача еллык күрсәткечләре: Уртача еллык температура — +9,9 °C, Уртача еллык җил тизлеге — 3,2 м/с, Уртача еллык һава дымлылыгы — 72%. Явым-төшемнәр саны — 650 мм.
Кыш йомшак һәм аз карлы; гыйнварның температурасы -2,9 °C, әпсәлүт минимумы шул ук айда күзәтелгән һәм ул −31,9 °C тәшкил иткән (1940).
Җәй эссе, дәвамлы һәм корылыклы, кояшлы һава өстенлек итә, июльнең урта температурасы — +23,3 °C, әпсәлүт максимумы 2010 елның августында күзәтелгән һәм ул +40,4 °C тәшкил иткән.
Ростов-на-Дону климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 15,0 | 19,8 | 26,0 | 33,6 | 35,6 | 38,4 | 39,6 | 40,1 | 38,1 | 31,0 | 25,0 | 18,5 | 40,1 |
Уртача максимум, °C | −0,1 | 0,7 | 6,9 | 16,1 | 22,3 | 26,6 | 29,2 | 28,8 | 22,6 | 15,0 | 11,3 | 1,2 | 14,6 |
Уртача температура, °C | −2,9 | −3,1 | 2,2 | 10,6 | 16,8 | 20,9 | 23,3 | 22,6 | 16,7 | 10,0 | 2,9 | −1,7 | 9,9 |
Уртача минимум, °C | −5,3 | −5,6 | −0,9 | 6,1 | 11,4 | 15,8 | 18,0 | 16,9 | 11,8 | 6,2 | 0,3 | −4 | 5,9 |
Абсолют минимум, °C | −31,9 | −30,9 | −28,1 | −10,4 | −4,3 | −0,1 | 7,6 | 2,6 | −4,6 | −10,4 | −25,1 | −28,5 | −31,9 |
Явым-төшем нормасы, мм | 59 | 53 | 51 | 47 | 56 | 70 | 53 | 44 | 49 | 39 | 53 | 69 | 643 |
Тарих
үзгәртүРәсми нигезләү датасы 1749 елның 15 декабре булып санала - шул көннне патшбикә Елизавета I фәрманы буенча Темерник тамгаханәсе нигезләнгән. Монна соң монда порт балыкка килә, ә 1761 елда — Изге Димитрий Ростовский хәрби кальгасе төзөлә башлый. Уңайлы географик урыны Ростовның икътисади үсешенә йогынты ясаган. Үзенең 100-еллыгына шәһәрдә 15 мең кеше саналган, ә инде XX гасырда 110 меңнән артык кеше саналган.
Ростовның икътисади үсешенең нигезе сәүдәгәрлек булган. XX гасыр башында Ростовта йөздән артык ширкәт саналган. 1917 елга кадәр Ростов тышкы сәудәдә тауар сату күләме буенча Россиядә өченча урында торган. 1930 еллар азагында халык саны һәм икътисади үсеше буенча шәһәр Советлар Берлегенең ун иң эре калаларына кергән.
Бөек Ватан сугышы вакытында алман гәскәрләре Ростовны ике тапкыр яулап алганнар: 1941 елның көзендә һәм 1942 елның җәендә. Беренче тапкыр алман гәскәрләре шәһәргә 1941 елның 17 ноябрендә кергәннәр; бер атнадан соң, 28 ноябрьдә, маршал С. К. Тимошенко командованиесындагы совет гәскәрләре шәһәрне кире алганнар.
1942 елның 24 июлендә Ростовка вермахтның 17-че гаскәре кергән. Оккупация чорында нацистлар тарафыннан 40 меңнән артык кеше җәзаланган, 53 мең кеше көч белән Алманияга мәҗбүри эшләргә озатылганнар. 1943 елның 14 февралендә Тындагы Ростов алман гаскәрләрннән азат ителгән. Сугыш шәһәр зур зыян китерлгән, 270 завод һәм фабрикалардан алтысы гына сакланып калган.
1987 елдан Ростов — миллионлы шәһәр[10].
Халык
үзгәртү1811[11] | 1840[12] | 1856[11] | 1897[13] | 1914[11] | 1926[11] | 1931[11] | 1939[11] | 1959[14] | 1970[15] | 1979[16] | 1989[17] | 2002[18] | 2010[19] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~4 000 | 8 609 | ~12 600 | 119 476 | ~127 300 | ~327 700 | ~425 100 | ~502 900 | 599 542 | 788 827 | 934 095 | 1 019 305 | 1 068 267 | 1 089 261 |
Милли состав
үзгәртүМилләт | 1989 | 2002[20] | 2010[21] |
---|---|---|---|
руслар | 89,5% | 89,0% | 90,1% |
әрмәннәр | 3,1% | 4,2% | 3,4% |
украиннар | 3,7% | 2,2% | 1,5% |
Агломерация
үзгәртүРостов-на-Дону агломерациясе — Ростов өлкәсе территориясендә урнашкан бер үзәкле шәһәр агломерациясе. Халык саны — якынча 2,2 млн кеше (Көньяк федераль округы халкының ~15% өлеше, Ростов өлкәсе халкының ~50% өлеше). Агломерация составына Ростов-на-Дону, Азак, Аксай, Батайск, Новочеркасск, Новошахтинск, Таганрог шәһәрләре керәләр.
Административ бүленеш
үзгәртү- Ворошилов районы
- Тимер юл районы
- Киров районы
- Ленин районы
- Октябрь районы
- Беренче Май районы
- Пролетариат районы
- Совет районы
Фотогалерея
үзгәртү-
Шәһәр Думасы бинасы
-
Төньяк-Кавказдагы тимер юл Идарәсенең бинасы
-
Ростов күренеше
-
Покров мәйданы
-
Тимер юл күпере
-
Ростов Дәүләт Университеты
-
Пушкин урамы
-
Александр баганасы
-
Ростов күренеше
-
Горький исемендәге театр
Кардәш шәһәрләр
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 http://old.rostov-gorod.ru/aboutrostov/citypartners/
- ↑ https://www.dortmund.de/de/leben_in_dortmund/internationales/staedtepartnerschaften/rostow_am_don/index.html
- ↑ https://www.gera.de/sixcms/detail.php?id=17948
- ↑ https://www.glasgow.gov.uk/index.aspx?articleid=15944
- ↑ https://www.glasgow.gov.uk/index.aspx?articleid=21037
- ↑ https://www.pleven.bg/bg/pobratimeni-gradove/rostov-na-don-ruska-federatsiya
- ↑ Αδελφοποιημένοι Δήμοι
- ↑ https://rostov-gorod.ru/ourcity/aboutrostov/aboutcity/
- ↑ халык саны, миллион
- ↑ 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 11,5 http://www.mojgorod.ru/rostovsk_obl/rostovnadon/index.html
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=407
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-12-05
- ↑ Национальный состав и владение языками, гражданство. Кн.1: Статистический сборник /Ростовстат/ – Ростов н/Д, 2013 – 375 с. (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-14, retrieved 2013-12-05
Моны да карагыз
үзгәртү