Төп менюны ачу

Ибраһим Башмаков, Ибраһим Йосыф улы Башмаков (1893, РИ, Пенза губернасы, Инсар өязе Өрләдем1913, билгесез) — татар шагыйре. Бертуган Рәмиевләрнең «Вакыт» гәҗитендә (Ырынбур) актив язышучы.

Ибраһим Башмаков
Туган телдә исем Ибраһим Йосыф улы Башмаков
Туган 1893(1893)
РИ, Пенза губернасы, Инсар өязе, Өрләдем
Үлгән 1913(1913)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе
Һөнәре шагыйрь

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1893 елда Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордовиянең Рузай районы) Өрләдем авылында мулла гаиләсендә туа. 1913 елда үпкә авыруыннан үлә.

Башлангыч белемне авылларында алып, соңыннан Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлый.

Аннары Ырынбурда Шакир Рәмиев һәм Закир Рәмиевләр нәшер иткән «Вакыт» гәҗитендә эшли.

1910 еллардан башлап «Вакыт» гәҗитендә һәм «Шура» журналында шигырьләре басыла башлый.

Ибраһим Башмаков шигырьләре шул чордагы кысынкылыкка протест йөзеннән язылган, күңел төшенкелеге белән сугарылган.

Габдулла Тукайның шагыйрьне белүе, аның шигырьләренә хәерхаһлы булуы мәгълүм.

Соңгы шигырләре, үзе үлгәч, «Аң» журналында «Иртәнге гөлләр» исеме белән басылып чыга.

«Кышкы суыклар» шигыре (1913) мәктәп дәреслекләренә дә кертелә:

Яхшы кешеләрнең эте йөрмәс,
Күз ачкычсыз салкын, җил, буран,
Әллә нинди ямьсез тавыш берлән
Шаулап тора бүген киң урам.

Белмим, кайда качкан һәммә халык,
Урамнарда һичкем күренми,
Тәрәзә капкачлары бикләнгән,
Әллә дәҗҗал чыгар бу көнме?..

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1956, 265 бит.
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.

ИскәрмәләрҮзгәртү