Орски өязе

(Орск өязе битеннән юнәлтелде)

Орски өязе (рус. Орский уезд) — 1782 — 1928 елларда Русия имериясе Ырынбур губернасы составында административ берәмлек.

Орски өязе
Илтамга
Орск проект герба (1875).gif
Нигезләнү датасы 30 апрель (11 май) 1782
Дәүләт Flag of Russia.svg Русия империясе
Башкала Ыр
Административ-территориаль берәмлек Ырынбур губернасы һәм Уфа наместниклыгы
Халык саны 206 944 (1897)[1]
Гамәлдән чыгу датасы 14 май 1928
Мәйдан 40 806,5 квадратная верста
Харита сурәте

Чиктәшлек. XIX гасыр азагында төньяк-көнбатышта Уфа губернасы, төньякта һәм көнчыгышта — Верхнеурал өязе, көньяк-көнчыгышта һәм көньякта — Тургай өлкәсе, көнбатышта — Ырынбур өязе белән чиктәш була. Административ үзәге — Орски шәһәре (Яман-кала).

ТарихҮзгәртү

1782 елда нигезләнгән. 1865 елда Ырынбур губернасы составында оештырыла. Өяз 1928 елда бетерелә.

ГеографияҮзгәртү

Мәйданы — 46440 км2 (1897). 1866 елда өяз территориясендә 305 торама нокта, 3 сын була. 1890 елда 12 улус (Александровка, 1-се Бөрҗән, 2-се Бөрҗән, 3-нче Бөрҗән, Кананикольский, Нарат-Кыпчак, Преображенка, Түңгәвер, 1-се Үсәргән, 2-се Үсәргән, 3-нче Үсәргән, 4-се Үсәргән) һәм 6 станица (Воздвиженка, Гирь, Ильинка, Кваркено, Орск, Таналык), 1917 елда 21 улус теркәлгән. Халкы, нигездә, игенчелек, малчылык белән шөгелләнгән. 20 гасыр башында Преображенск zone эшли. 5 ярминкә уткәрелә (1866). 1913 елда Троицк тимер юлын (Ырынбур — Орск, Троицк-Орск участкаларын) төзү башлана. 131 мәчет, 17 чиркәу, 4 часовня була (1866). 1919 елда Орск өяздә 12 улусы Бөрҗән-Түңгәвер кантоны, 16 улусы Үсәргән кантоны составына индерелә.

Административ үзәге — Орски шәһәре (Яман-кала).

ХалкыҮзгәртү

1897 елда — 206944 кеше (башкортлар -88506, белоруслар — 1694, мордвалар — 7626, рус — 83419, татар — 14040, украина — 8963, чуашлар — 2095 һәм башкалар). XIX гасыр азагында өяздә 138929 авылдаш, 24618 мишчән, 610 мирза һәм башкалар исәпләнә; мөселманнар — 102881, православие динендәгеләр — 103904 (шул исәптән 4731 старообрядцы) һәм башкалар.

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү