Бәшир Рәмиев

Совет уйлап табучы галимы, беренче ССРБ санакларын («Стрела», «Урал-1») төзүче

Бәшир Искәндәр улы Рәмиев (1918 елның 1 мае, Баймак — 1994 елның 16 мае, Мәскәү) — совет уйлап табучы галимы, Советлар Союзында беренче санакларны («Стрела», «Урал-1») эшләүчеләрнең берсе. Техник фәннәр докторы (1962). Сталин премиясе лауреаты (1954). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Бәшир Рәмиев
Туган телдә исем Бәшир Искәндәр улы Рәмиев
Туган 1 май 1918(1918-05-01)
Баймак
Үлгән 16 май 1994(1994-05-16) (76 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Кунцево зираты[d]
Яшәгән урын РСФСР
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү энергетика институты[d]
Һөнәре инженер, уйлап табучы
Эш бирүче НПП Рубин[d]
Җефет Вера Иван кызы
Балалар улы Искәндәр
Ата-ана
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре ССРБ дәүләт премиясе — Сталин премиясе-1954 Хезмәт кызыл байрагы ордены
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

 Бәшир Рәмиев Викиҗыентыкта

Чыгышы үзгәртү

Бәшир Рәмиев 1918 елның 1 маенда Оренбург өлкәсе Орск өязенең Баймак бистәсендә, тау инженеры Искәндәр Рәмиев гаиләсендә дөньяга килә.

 
Әтисе Искәндәр Рәмиев
 
11 яшьлек Бәшир Рәмиев

Бәширнең бабасы Закир Рәмиев улы Искәндәрне Алманиянең Фрайберг Тау академиясенә укырга җибәрә. Империалистик сугыш башланыр алдыннан ул илгә кайта һәм атасының алтын приискларында эшли. 1922 елны «Башкирзолото» трестының идарәчесе итеп билгеләнә. 1929 елны «инженерлар эше» чыккач, кулга алына. 1938 елны аны яңадан кулга алалар һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 1943 елда Искәндәр Рәмиев, азат ителүенә нибары 10 көн калгач, вафат була[1].

Карьерасы үзгәртү

Бәшир кече яшьтән ук техниканы яратуы һәм уйлап табу сәләтен күрсәтә.17 яшьтә үк ул ССРБ уйлап табучылар оешмасына кабул ителә. Атасы кулга алынгач, аңа Мәскәүнең энергетика институтының икенче курсында укып йөргән вакытта, әлеге вузны ташлап китәргә туры килә. Ул Уфага кайта, ләкин биредә дә эш таба алмый интегә. 1940 елны Мәскәүдә Үзәк элемтә институтына техник булып урнаша.

Файл:Rameev memorial.jpg
Пензадагы “Рубин” фәнни-җитештерү берләшмәсендә Бәшир Рәмиев истәлегенә куелган тактаташ

Сугыш башлангач, Бәшир үз ирке белән хәрби хезмәткә китә һәм элемтә министрлыгының батальонына эләгә. Батальон Баш командачы Ставкасына һәм Генштабка хезмәт күрсәтә. Днепр елгасын кичкәндә элемтә урнаштыручы махсус төркемдә катнаша. 1944 елны белгечләрне хәрби хезмәттән кайтарырга дигән карар буенча 108  номерлы махсус фәнни-тикшеренү институтына урнаша. Институт радиолокация җайланмалары белән эш иткәнгә, биредә ул электрон схемаларны тәшкил иткән триггер, мультивибраторлар, регистрлар, санагычлар, дешифраторлар белән таныша.

1947 елның башында BBC тапшыруыннан ул 18 мең электрон лампадан, уннарча км кабельдән торган әкәмәт электрон санау машинасы турында ишетә. Сүз АКШ-ның беренче ЭСМ — «ЭНИАК» турында бара. Рәмиев институт директоры — академик А.И.Берг белән сөйләшеп ала. Берг аны санагыч техника өстендә эшләгән Исаак Семенович Брук белән таныштыра. 1948 елны Бәшир аның лабораториясенә инженер-конструктор итеп алына. Өч ай узуга, августта, аның эш бүлмәсеннән беренче Автомат рәкымле электрон машина (АЦВМ) куллануга чыга.

1949 елның язында Бәшир Рәмиевне кинәт кире Совет гаскәренә чакыралар. Ул Ерак Көнчыгыштагы радиолокация частенә җибәрелә. Бераздан Брук, Фәннәр академиясе һәм ССРБ машина һәм җайланмалар сәнәгате министры соравы буенча аны Мәскәүгә кайтаралар. Министр Паршин, халык дошманы улын үз җаваплылыгыма алам дигән язма язып, аны электрон санагыч җайланмалары ясый торган СКБ-24 лабораториясе мөдире итеп куя. Соңыннан Бәшир Рәмиев баш конструктор урынбасары булып китә.

1953 елны СКБ-24 ясап биргән «Стрела» җайланмасының файдалануда булган үрнәге Сталин премиясе комиссиясе карамагына тапшырыла, һәм 1954 елда Лесечко, Базилевский, Рәмиев җитәкчелегендәге төркем әлеге бүләккә ия була. Аның сыйфатлары: тизлеге — секундына 2000 гамәл, оператив хәтер — 2048 сүз, разрядлыгы — 43. Ул 200 м мәйдан алып торган.

1951-1953 елларда Рәмиев Мәскәү инженер-физика институтында студентларга санагыч техника буенча лекцияләр укый. Бу уңайдан ул имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, югары белем турындагы диплом алу мөмкинлеген сорап мәгариф министрлыгына яза. Ләкин тегеннән көтелмәгән җавап килә. Рөхсәт итү түгел, аңа хәтта укый торган лекцияләрен укытуны да тыйганнар. Шулай итеп, Бәшир Рәмиев дөньяда рәсми рәвештә югары белем алу таныклыгы булмаган бердәнбер күренекле галим булып тарихка керә.

Ләкин рәсми югары белем алу таныклыгы булмау аңа киләчәктә техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен алуга комачау итми.

Стреладан соң Рәмиев «Урал-1» машинасына тотына. 1954 елны бу төр санак ясау өчен Пензада завод тәгаенләнә (ул хәзерге «Рубин» берләшмәсе). Рәмиев бирегә баш инженер һәм фәнни-тикшеренү институтының фән буенча урынбасары буларак килә. Унөч ел буена Урал сериясеннән 16 төр машина җитештерелә. Алар күп очракта чит илләрдәге охшашларын узып китә. 1960 елда ярымүткәргечләр базасында Урал-11 һәм Урал-14 машиналары ясала башлый.

Бәшир Рәмиев чит ил фирмалары белән хезмәттәшлек итү яклы була. Баш конструктор буларак, ул Бөекбританиянең ICL шикркәте белән ике килешү имзалый. 1969 елны радио сәнәгате министрлыгы совет санакларын IBM-360 нигезендә ясауны хуплаган карар чыгара. Бу тарихи карар совет санагыч техникасы сәнәгатен чит ил техникасын кабатлау юлына бастыра һәм шул сәбәпле тармакның котылгысыз артка калып баруына китерә. Әлеге ялгыш карар белән килешмичә, бер төркем конструкторлар һәм чиновниклар отставкага китү гаризаларын тапшыра. Бәшәр Рәмиев тә ЕС ЭВМ генераль конструкторы вазифасыннан баш тарта.

Соңрак ул бер кечкенә лаборатория башлыгы булып эшкә урнаша һәм яңа санаклар төзү эшеннән читләшә.

Бәшәр Рәмиев 1994 елда Мәскәүдә вафат була. Җәсәде Кунцево зиратында җирләнгән.

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү