Морад Рәмзи мәчете

ислам гыйбадәтханәсе (Әлмәт, Сарман районы, Татарстан, Россия)

Морад Рәмзи мәчетеТатарстанның Сарман районы Иске Әлмәт авылында 1992 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. 2017 елда танылган дин белгече, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Морад Рәмзи (1855–1934) исеме белән рәсми рәвештә аталган. [1]

Мәчет
Морад Рәмзи
Ил Россия
авыл Россия байрагы Россия Федерациясе / Татарстан байрагы Татарстан, Сарман районы, Иске Әлмәт, Тукай урамы, 25
Координатлары 55.252984, 52.714210
Дин Ислам
Мәхәллә ТРМ ДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә төзелгән мәчет
Төзелеш еллары 19911992 еллар
Төп даталар:
1992 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

 
Мәчетнең Ленин урамы ягыннан күренеше

1715 елда нигезләнгән,[2]Минзәлә өязе Әлмәтмулла (1917 елдан соң Сарман) волосте үзәге булган Әлмәтмулла (хәзерге Иске Әлмәт) авылында 1800-еллар башында ук җәмигъ мәчете булган. 1834 елгы «ревизская скаска» документлары буенча, әлеге мәчеттә Биккинә Сәит улы (1770―1827) указлы мулла булып торган.[3] 1859 елгы мәгълүматларга караганда, Әлмәтмулла (Иске Әлмәт) авылында 2 мәдрәсә, 1 мәчет һәм 2 су тегермәне булган.[4]

Имам-хатыйблар үзгәртү

  • 1823 елдан ― Зәйнетдин Габдерәшит улы (1795―1860)
  • 1865 елдан ― Хөснетдин Зәйнетдин улы Габдукаев (1830―1892) [3]

1896 елда Әлмәтмулла авылында яңа җәмигъ мәчете (икенче мәхәллә мәчете) төзергә рөхсәт алына. Анда 1904 елдан имам-хатыйп булып Габдрахман Хөснетдин улы Габдукаев (1864―1927) хезмәт иткән. Нәдер мәдрәсәсен тәмамлаган указлы мулла Мөхәммәтгани хәзрәт Мөхәммәтвәлиев (Гани Вәлиев, Каратай мулла, 1849 елгы) 81 яшендә 1931 елның 5 июлендә кулга алынган, августта Җинаять кодексының 58–10,11 маддәсе бунча 5 елга шартлы рәвештә концлагерьга җибәрүгә хөкем ителгән. [5]

1911 елда авылда яңа җәмигъ мәчете (өченче мәхәллә мәчете) төзергә рөхсәт алына, ул 1912 елда салынып бетеп, ишекләрен ача. Мәчет манаралы, калай түбәле, буе 12 м, иңе 7 м, 10 тәрәзәле, таш нигезле, агач михраблы, такта койма белән әйләндереп алынган булган. 1914 елдан мәчеттә Миргарифан Шаһимәрдән улы (1883 елгы) имам-хатыйп булып торган.[3]

Инкыйлаб алдыннан авылда өч мәчет булган: берсе ― кибет янында, икенчесе ― авылга керү урынында, өченчесе ― типтәр ягында.[6]

1939 елда ТАССР Югары Советы президиумы указы белән икенче мәхәллә мәчете ябыла, бинасы Сарман район советы башкарма комитеты карамагына мәдәният йорты (клуб) итеп файдалану өчен тапшырылган. 1940 елның 10 августында мәхәллә мәчете бинасын мәктәп итеп файдалану өчен мәктәп мөдиренә тапшыру турында акт төзелгән.[3]

Рангазар һәм Кәүҗияккә китүче юл чатында урнашкан өченче мәчет ябылгач, бинасында тегү цехы ачылган. Әлеге цехта мамыктан одеяллар сырганнар. Бирегә башка авыллардан (ш.и., Сарманнан) хатын-кызлар эшкә йөргән. 1940 елда цех ябылгач, элекке мәчет бинасы сүтелгән. [6]

Яңа бина үзгәртү

1992 елда авылда яңа мәчет бинасы төзелә. Бер катлы кирпеч бинаның гыйбадәт залы ~200 кеше сыйдыра, бина газ белән җылытыла, су кертелгән, тәһарәтханә бина эчендә.[3] Мәчет бинасын тышкы яктан яктырту системасын Казан оешмасы осталары башкарган.

Авыл халкы телендә дин йорты шактый еллар Морад Рәмзи исеме белән йөртелгән. 2017 елда ул рәсмиләштерелгән. [7]

Имамнар үзгәртү

  • 1992―2006 елларда ― Мөнәвир хәзрәт Ганиев
  • 2006―2014 елларда ― Флер хәзрәт Сәгъдәтов
  • 2014 елдан ― Мисхәт улы Нияз хәзрәт Тимербаев [3]

Морад Рәмзи үзгәртү

 
Морад Рәмзи (1854/55―1934)
Төп мәкалә: Морад Рәмзи

Иске Әлмәт (Әлмәтмулла) авылында татар мәгърифәтчесе, гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме Морад Рәмзи (Морадулла – Мәрдәншаһ Баһадиршаһ улы Рәмзи, 1854/55―1934) туган. Аңа белем һәм тәрбия бирүдә әнисе Фәрхиҗиһан Зәйнетдин кызы ягыннан туганы, Иске Әлмәтнең икенче мәхәллә мәчете имам-хатыйбы Хөснетдин Зәйнетдин улы Габдукаев (1830―1892) күп көч куйган. Үз авылы мәдрәсәсендә алырдай белемне алып бетергәннән соң, М. Рәмзи 18 яшендә Казанга, Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсенә укырга җибәрелгән. Чиләбе губернасы Троицк шәһәрендә укый, аннары казакъ авылларында, Ташкентта һәм Бохарада мөгаллим булып эшли. Белем алуын Согуд Гарәбстанында дәвам итә. Биредә ул гарәп телен, тәфсир, фикһ гыйлемен үзләштерә, Коръәнне яттан өйрәнә, дини әдәбиятны гарәп теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. [8]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Күренекле мәгърифәтче Морад Рәмзине туган авылында искә алдылар. Сарман, 5.05.2022
  2. Әлмәт авылы сайты
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 51-53нче бит.
  4. Авылның тарихы. Әлмәт авылы сайты
  5. Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань: Книга Памяти. I –XXVII тома.
  6. 6,0 6,1 Революционные годы в селе Альметьево. Әлмәт авылы сайты
  7. Иске Әлмәт мәктәбе 11 еллыкка әйләнде. Сарман, 17.12.2017
  8. Морат Рәмзи – күренекле татар дин галиме. БТК, 21.12.2019

Әдәбият үзгәртү

  • Морад Рәмзи / Дамир Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 1 китап – Чаллы, 2000 ел, 150нче бит.; 2 китап – Чаллы, 2006 ел.
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. Казан, 2020.
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 51-53нче бит.

Сылтамалар үзгәртү