Балтач районы (Башкортстан)

Балтач районы (рус. Балтачевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Иске Балтач авылы – Уфадан 220 км ераклыкта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Пермь краендагы Куеда бистәсе (70 км).

79 авылда 20 меңнән артык кеше яши.

Балтач районы
Герб
Байрак
Ил

 Россия

Статус

муниципаль район

Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Иске Балтач

Нигезләү датасы

1930 ел

Башлык

Галләмов Рәфил

Халык саны  (2010)

23 155

Мәйдан

1598 км²

Карта

Сәгать поясы

+6

baltachmr.ru

Җирле халык рус миссионерларының һәм алпавытларының җирләренә кул сузуына каршы даими баш күтәргән. 1755 елда Карыш авылы мулласы Батырша Галиев җитәкчелегендә көрәшкә күтәреләләр. Дөрес, аларны бик тиз бастырганнар. Әмма ул эзсез үтмәгән. Россия хөкүмәте мөселман халыкларының күп кенә таләпләре белән килешергә мәҗбүр булган. Якташлары Батыршаның исемен мәңгеләштергәннәр, аның музеен булдырганнар.[1]
Районның яңа тарихы 1930 елның 20 августында башлана. Бөек Ватан сугышы алдыннан районның 108 авылында 49128 кеше яшәгән. 87 колхоз һәм ике машина-трактор станциясе оештырыла. Илебез халкы белән беррәттән, балтачлылар да олы яуга күтәрелә, биредән сугышка 10700 кеше китә. Аларның 5708е чит җирләрдә ятып кала. Күрсәткән батырлыклары өчен 3800 яугир орден һәм медальләргә лаек була, ә Үлмәскол Шакиров һәм Габделхәй Сәетовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Балтачлылар ата-бабалары батырлыгын онытмый. Яу кырларында ятып калганнар истәлегенә куелган обелисклар һәм һәйкәлләр даими игътибар үзәгендә. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан аларның барысы да яңартылды, 3 авылда яңалары ачылды. Барлык мәктәпләрдә музейлар, Дан почмаклары булдырылган.
1950-1980 еллар район өчен олы үсеш чоры була. Колхозлар техник яктан ныгый, кул көче куллану кими. Фермалар, комплекслар төзелә. Социаль өлкәдә дә күп эшләр башкарыла — мәгариф, мәдәният, медицина объектлары, юллар салына. Балтачлыларның шушы дәвердәге фидакяр хезмәте югары бәяләнә — ике йөздән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Ә Флүр Галимҗанов, Әхсән Шәрипов, Кадыйм Шәйхлисламов, Нурулла Хафизовлар Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

География

үзгәртү

Балтач муниципаль районы республиканың төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы 1598 км² тәшкил итә. Балтач районы Борай, Мишкә, Тәтешле, Аскын, Караидел районнары белән чиктәш.
Район җирләре Тере Танып елгасы бассейнында ята. Авыл хуҗалыгы җирләре районның 63%ын тәшкил итә. 100 мең гектарның 66,5 меңен игеннәр, 12 меңен – печәнлекләр, 21,8 меңе – көтүлекләр тәшкил итә.

Иң эре торак урыннары: Иске Балтач (2009 елда 6,15 мең кеше яши), Сәйтәк (0,88 мең). Районда татарлар, марилар, удмуртлар яши. Сан алу буенча милли состав:

Ел татарлар башкортлар марилар
1970 5,6% 74,9%
1979 6 % 74 %
1989 59,2% 22,1%
2002 14,7% 70% 10,9%

Районда бер башкорт авылы да юк. Хәзер башкорт һәм татар авыллары дип саналучы барлык авыллар да диярлек элек мишәр, татар, типтәр авыллары булып саналган.[2] Бары Нөркә авылы гына 1870 елда башкорт авылы дип исәпкә кергән, әмма бу хата икәне күренә, чөнки авылны 1710 елда мишәрләр нигезләгән, ә 1735-46 елларда мишәрләр янга типтәрләр һәм ясаклы татарлар килеп утырган.[3]

Демография

үзгәртү
Халык саны
2002[4]2008[5]2009[6]2010[7]2012[8]2013[9]2014[10]2015[11]2016[12]
24 69523 56923 34521 62320 88920 38519 79119 52119 196

Район җирендә туган танылган кешеләр

үзгәртү

Икътисад

үзгәртү

Транспорт

үзгәртү

Район аша БорайИске Балтач – Куеда һәм Иске БалтачАскын автомобиль юллары уза. Райондагы юлларның тулаем озынлыгы – 456 км.

Мәгариф

үзгәртү

Балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирү эшен районда 15 урта, 9 төп, 21 башлангыч мәктәптә һәм мәктәпкәчә 13 учреждениедә алып барыла. Шулай ук район үзәге Иске Балтач авылында 87нче һөнәрчелек училищесы эшли. Соңгы елларда 12 гомуми белем бирү мәктәбенә реконструкция үткәрелгән һәм шул исәптән яңалары төзелгән. Район мәктәпләре 216 компьютер, 5 интерактив такта, 22 заманча проектор белән җиһазланган. Барлык мәктәпләр дә ADSL системасы буенча Интернет челтәренә тоташтырылды. Районның 3 мәктәбе 1 миллион сумлык грантлар алуга иреште һәм бу акчалар да мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытуга юнәлтелде.
Мәктәпләрдә барлыгы 2920 бала укый. 32 мәктәптә 1315 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Шул ук вакытта 1172 бала башкорт мәктәпләре өчен төзелгән уку-укыту программалары буенча укырга мәҗбүр.

4 мәктәптә 45 бала мари телендә укый, бу барлык мари балаларының 11%ы, тулаем алганда мари телен 14 мәктәптә 357 бала өйрәнә (88,6%). 4 мәктәптә 55 удмурт удмурт телен һәм әдәбиятын өйрәнә, бу районда удмурт балаларының 96,5%ы.[13]

Районда медицина

үзгәртү

Балтачлыларның сәламәтлеге сагында югары белемле 41 табиб һәм 208 урта медицина хезмәткәре эшли. Үзәк дәваханә, авыл участок дәваханәсе, дүрт авыл амбулаториясе һәм 38 фельдшер-акушерлык пункты булдырылган. Хәзер сәламәтлек саклау системасының матди-техник базасы күпкә яхшырды. Район хакимияте яшь белгечләрне районга җәлеп итү һәм монда урнашып эшләүләре өчен дә уңай шартлар тудыра.

Матбугат

үзгәртү

1931 елдан башлап татар телендә чыгучы «Балтач таңнары» газетасы – бай тарихлы, данлы матбугат басмаларының берсе. Элегрәк "Генераль сызык өчен", «Җиңү байрагы» һәм «Азатлык» исемнәре белән чыга. Бүгенге көндә «Балтач таңнары» татар телендә 6000 данәдә чыгып килә. Райондагы марилар белән удмуртлар да алдырып укый аны.[14]

Редакция каршында мәҗбүри рәвештә башк. «Танып тулҡынҙары» атналык газетасы чыгарыла. Ул 450 данәдә таратыла.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдуллы Галиев музее
  2. Списки населенных мест Российской империи, составленные и издаваемые Центральным статистическим комитетом Министерства внутренних дел. - СПб. : изд. Центр. стат. ком. Мин. внутр. дел, 1861-1885. Вып. 45 : Уфимская губерния : ... по сведениям 1870 года / сост. и изд. Центр. стат. ком. М-ва внутр. дел ; обраб. В. Зверинским. - 1877. - CXXXIX, 195 с. ; 1 л. карт.
  3. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан».
  4. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  5. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  6. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
  7. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  10. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
  11. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. әлеге чыганактан 2015-08-06 архивланды. 2015-08-06 тикшерелгән.
  12. Калып:Население/2016AA
  13. Милли белем
  14. Башкортстанның “Балтач таңнары” татар газетасы үзенең юбилеен билгели, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2011-08-06