Айрат Суфиянов (1958)

Айрат Суфиянов, Айрат Тәлгать улы Суфиянов (1958 елның 26 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Балтач районы, Усман) ― язучы, шагыйрь, 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1985―2018 елларда КамАЗның двигательләр заводында сынаучы-контролер. Илдар Юзеев (2020), Һади Такташ (2024) исемендәге премияләр лауреаты.

Айрат Суфиянов

Тугач бирелгән исеме: Айрат Тәлгать улы Суфиянов
Туу датасы: 26 март 1958(1958-03-26) (66 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Балтач районы (Башкортстан), Усман
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1985х. в.
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: 2006, «Кылычлы җил»)
Премияләр: Илдар Юзеев премиясе
Һади Такташ премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

«Тудым сөяр өчен»

...Кабатлыйм мин:
– Тудым сөяр өчен!
Бөтен дөнья яшелләнгән чакта,
Бәхет сулап җир яшәргән чакта,
Күгәрченнәр гөр-гөр килгән чакта,
Туган ягым балкып көлгән чакта,
Барча кошлар оя корган чакта,
Янәшәмдә ярым торган чакта,
Мин буылмам нәфрәт, үчтән чәчәп,
Явызны да җаным кичерәчәк
Җир йөзенә нурлар чәчә-чәчә!..[1]
Айрат Суфиянов

1958 елның 26 мартында Башкортстан АССР Балтач районы Усман авылында туган. Бабасы Суфиян Бохарада укып кайткан указлы мулла, әбисе Кәшифә хәзрәт кызы булганнар. Әтисе Тәлгать, сугыш ветераны, Ленин исемендәге колхозда агроном, әнисе Тәнзилә колхозчы булып эшләгән. Абыйсы Фәрдәт (вафат), энекәше Илдар[2].

Балтач районы Нөркә урта мәктәбен (1975), Уфа энергетика техникумын (хәзерге Уфа ягулык-энергетика көллияте; 1978) тәмамлаган[2].

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә ТЭЦ-1 дә бер ел эшли. 1979–1981 елларда Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә хәрби хезмәттә булган. Армиядән соң, 1981–1985 елларда, Коми АССРда эшли[2].

1985 елдан 2018 елга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә КамАЗның двигательләр заводында сынаучы-контролер вазыйфасын башкарып, лаеклы ялга чыга. Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналында проза буенча мөхәррир вазыйфасын да башкара.

Иҗаты үзгәртү

Беренче шигырьләре Башкортстанның Балтач районында 1983–1985 елларда басыла. Айрат Суфиянов кечкенәдән шигырьләр язса да, әдәби мәйданга шактый соң, тормыш тәҗрибәсе туплагач кына килеп керә.

Матбугатта шигырьләре даими басылып, 2003 елны «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә хуплау тапса да, беренче «Кылычлы җил» исемле китабы Татарстан китап нәшриятында 2006 елда, «Таң калып багам таңнарга» җыентыгы Татарстан китап нәшриятында 2022 елда дөнья күргән. 2020 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган шигъри альманахта 95 шигыре дөнья күрә.

Шигырьләре җыр сүзләре булып киткән (көйләрен Наил Мортазин, Алсу Шакирова, Фәрит Хатыйпов, Ринат Гобәйдуллин язган). Айрат Суфияновның җырларын бүген Салават Фәтхетдинов («Кайттым туган ягыма»), Гүзәл Әхмәтова («Әнкәемә», «Төнге абага», «Мәхәббәт күпере» дигән хитлар), Илнар Сәйфиев («Кайттым туган ягыма»), Равил Галиев («Кыр казлары»), Асылъяр («Дөнья матур»), Алсу Хәбибуллина («Сөймим димә», «Гөлләргә сыен»), Флера Талипова («Әйтмә миңа», «Әгәр язмыш», «Хәтер», «Йөрәкләргә шакыйм», «Усман авылы көе»), Сиринә Зәйнетдинова («Гөлләргә сыен»), Азалия («Очам, очам») башкара[2]

Иҗатын социаль челтәрләргә урнаштыра[2].

А. Суфиянов ― 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шәхси тормышы үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Гөлгенә, уллары Марат, Азамат[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр

Сылтамалар үзгәртү