Илдар Юзеев исемендәге премия

әдәби-иҗтимагый премия (Казан-Чаллы)

Илдар Юзеев исемендәге премия ― туган телне, әдәбиятны саклау һәм үстерү, язучыларны активлаштыру максатыннан Татарстан Язучылар берлеге, Чаллы язучылар оешмасы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Мәйдан» журналы гамәлгә куйган әдәби-иҗтимагый премия [1]. 2005 елда булдырылган. 2020 елда Чаллы язучылар оешмасының 40 еллыгына премия яңадан торгызылган.

Илдар Юзеев
исемендәге премия
Ил Россия байрагы РФ
Татарстан Татарстан
Төр премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Илдар Гафур улы Юзеев

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Илдар Юзеев
Төп мәкалә: «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Илдар Юзеевның (Илдар Гафур улы Юзеев, 1933―2004) исемен мәңгеләштерү, иҗатын пропагандалау максатыннан, «Мәйдан» журналының баш редакторы Факил Сафин тәкъдиме белән 2005 елдан Илдар Юзеев премиясе булдырыла. 2020 елда Чаллы язучылар оешмасының 40 еллыгына премия яңадан торгызылган[2]. Әдипнең исемен мәңгеләштәрү, иҗатын пропагандалау, туган телне һәм милли матбугатны саклау һәм үстерү, язучылар иҗатын активлаштыру, укучыларда хәзерге чор татар әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан оештырылган бүләк Татарстан Язучылар берлегенең һәм «Татмедиа» АҖ филиалы — «Мәйдан» журналының уртак премиясе булып тора[3].

Нигезләмә үзгәртү

Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәрләрнең авторларына һәм шулай ук, «Мәйдан» журналын яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыру буенча булышлык күрсәткән һәм милли матбугатка ярдәм иткән эшмәкәрләргә тапшырыла.

Нигезләмә буенча, премия алдагы елда басылып чыккан иң яхшы әсәр авторларына тапшырыла. Бер премия — Татарстанда яшәүче авторга, бер премия ― Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысына бирелә. Аларның әсәрләре «Мәйдан» журналында басылу шарт.

2021 елда премиягә ике номинант өстәлә — озак еллар «Мәйдан» журналында хезмәт куйган, басманы яшәтүгә зур өлеш керткән бер хезмәткәргә акчалата премия, һәм, шулай ук, журналга күп еллар дәвамында ярдәм иткән бер эшмәкәргә диплом һәм Илдар Юзеев медале тапшырыла (эшмәкәргә акчалата бүләк каралмаган).

Илдар Юзеев премиясе лауреатларына, акчалата премия (2020 елда премиянең күләме ― 50 мең сум) белән беррәттән, лауреат дипломы һәм Илдар Юзеев медале дә тапшырыла.


  Бу премия Илдар Юзеев кебек шәхесләребезне югалтмау өчен дә кирәк. Алга таба да татар дөньясында әдәби кыйммәте булган әсәрләрне иҗат итүчеләр дә, аларның иҗатын күрүчеләр, бәяләүчеләр булса иде![4]
Рафаэль Юнысов, премияне булдыручыларның берсе, «Чаллы икмәге» генераль директоры
 

Лауреатлар үзгәртү

Моны да карагыз: Төркем:Илдар Юзеев премиясе лауреатлары

Илдар Юзеев исемендәге премиянең беренче лауреатлары:

Илдар Юзеев әдәби-иҗтимагый премиясе шуның белән үзенчәлекле: әлеге премиянең дипломы һәм медале озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыруга булышлык күрсәтүче милли җанлы эшмәкәрләргә, бизнесменнарга бирелә.

2020 ел үзгәртү

  • Айрат Тәлгать улы Суфиянов, 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, КамАЗның двигательләр заводында сынаучы-контролер.
  • Закир Әкбәров, язучы, «Тулпар» журналының даими авторы ― «Еллар һәм юллар» романы өчен.
  • Илшат Фәррахов, полиграфия остасы. «Мәйдан» журналының бизәлешенә күп көч куйган.
  • Рафаэль Сөләйман улы Юнысов, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры ― «Мәйдан» журналы үсешенә зур өлеш кертүе өчен[4].

2021 ел үзгәртү

2022 ел үзгәртү

2023 ел үзгәртү

  • Әлфия Ситдыйкова, язучы, шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен.
  • Хисаметдин Исмәгыйлев, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, чәчмә әсәрләре өчен.
  • Рәшит Бәшәров, «Мәйдан» журналының абруен күтәрүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен.
  • Фәрид Бәшәров, Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры, «Мәйдан» журналына озак еллар дәвамында ярдәм күрсәтүе өчен.[8]

2024 ел үзгәртү

  • Сирень Якупова, шагыйрә, «Йөрәгемне ташка орыр булып...» шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен.
  • Фән Вәлиәхмәтов, җырчы, актив мәдәни-иҗтимагый эшчәнлеге һәм Илдар Юзеев иҗатын пропагандалавы өчен.
  • Гөлшат Илалетдинова, «Мәйдан» журналын яшәтүгә, абруен күтәрүгә һәм милли рухиятебезне үстерүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнелеге өчен.
  • Рамил Хәлимов, Яр Чаллы шәһәре башлыгы ярдәмчесе, озак еллар татар матбугатын, шул исәптән «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналын яшәтүгә, абруен күтәрүгә һәм милли рухиятебезне үстерүгә керткән өлеше өчен[9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чаллыда Илдар Юзеев премияләре тапшырылды. Шәһри Чаллы, 30.03.2021
  2. Чаллыда яшәп иҗат итүче милли рухын беркайчан да югалтмый. Азатлык радиосы, 29.02.2020
  3. Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру тантасы үтте. Татарстан Язучылар берлеге
  4. 4,0 4,1 Ризидә Рәхмәтуллина. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 40 ел тулу уңаеннан әдәбият бәйрәме узды. «Көмеш кыңгырау», 28.02.2020
  5. Дилбәр Сөләйманова. Әдәби бүләк. 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. Тулпар, 31.03.2021
  6. Әлфия Ситдыйкова иҗаты Илдар Юзеев премиясенә лаек дип табылды. Татарстан Язучылар берлеге
  7. Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатлары ачыкланды. Татарстан Язучылар берлеге
  8. Гөлназ Хәбибуллина. Чаллыда Илдар Юзеев премиясен тапшырдылар. Татар-информ, 14.04.2023
  9. Рузилә Мөхәммәтова. «Мәйдан» журналы Илдар Юзеев премиясен беренче мәртәбә Казанда тапшырды. Татар-информ, 20.04.2024

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү