Фән Вәлиәхмәтов, Фән Гафис улы Вәлиәхмәтов (1951 елның 18 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы, Хафиз) – җырчы, виртуоз тальянчы, Татарстанның (2007) һәм Башкортстанның (2011) халык артисты. Шаран районының мактаулы гражданы (2013).

Фән Вәлиәхмәтов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Фән Гафис улы Вәлиәхмәтов

Туу көне

18 гыйнвар 1951(1951-01-18) (73 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, БАССР Шаран районы, Хафиз

Эшчәнлек еллары

1979 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Башкорт дәүләт филармониясе
«Болгар» бию ансамбле

Бүләкләр

С. Юлаев ордены - 2021ТР халык артисты - 2007 БР халык артисты -2011

vk.com

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Фән Вәлиәхмәтов

1951 елның 18 гыйнварында Башкортстан АССР Шаран районының 20 генә йортлы Хафиз авылында туган. Әтисе — Гавис, әнисе — Галимә. Уфа сәнгать укуханәсен (1979, Д. Ә. Мусин классы), Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1993, читтән торып) тәмамлаган.

Сәнгать укуханәсен тәмамлагач, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның концерт төркемендә 8 ел җырлый. Аннары үзенең концерт төркемен оештырып, ил буенча гастрольләрен башлап җибәрә.

1970 елдан Туймазы мәдәният сараенда солист булып эшли.

1973-1974 елларда Бүздәк районы мәдәният йортында хезмәт куя.

1979 елдан Башкорт дәүләт филармониясе солисты.

19952005 елларда Чаллының «Болгар» бию ансамбле (хәзерге «Болгар» бию театры) җырчысы[1].

Иҗаты үзгәртү

Көчле, үзенчәлекле бәрхет тавышка ия. Татар җырчыларының халыкчан җыр башкару традициясен дәвам итә. Утыз яше тулгач, тальян гармунда уйнарга өйрәнә. Тальян гармуннарын Удмуртиянең Чайковский шәһәрендә яшәгән Җидеяр Мөхеяровтан (Зидияр Мухояров, чыгышы белән БР Тәтешле районыннан, милләте удмурт) махсус ясатып алган[2].

Репертуарында Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Нур Даутов, Вәлит Илембәтов, Венер Мөхәммәдиев, Рауза Сəхəветдинова, Рим Хәсәнов һ. б. композиторларның җырлары, татар («Герман көе», «Зөлəйха», «Шахта», «Күгәрчен гөрлидер», «Рамай», «Урман», «Васфикамиләкәем», «Әрәмә», «Сагыну», «Авыл көе», «Зөләйха», «Рекрутлар җыры», «Урам көе», «Арча яклары», «Каюм көе», «Акъяр көе», «Һаваларда йолдыз», «Чибәр кызга», «Зөһрә йолдыз», «Мәк чәчәге», «Күн авылы көе»), башкорт («Гайсә ахун», «Порт Артур», «Ялчыгол») халык җырлары һ. б. җырлар. Халыкта онытылган җырларны табып алып, башкара. Татар халык җырларыннан, тальянда уйнап, аудиодиск чыгарган.

Гөлшат Зәйнашева сүзләренә «Кердем карурманнарга», «1995 елның иң яхшы җыры» — «Әле дә дуслар бар әле», «Хәтеремдә, әткәй», «Хәсәншәех» (Алмаз Галин сүзләре, Венер Мөхәммәдиев көе), «Авылга бер кайтып килик», «Аңла инде», «Йөрәгемдә моңнарың», «Көзге чәчкәләр» (Мөфтәдин Гыйләҗев көе), «Моңаймачы, дускаем», «Сарманай» (Мөфтәдин Гыйләҗев көе, Вил Казыйханов сүзләре), «Казлар юлы», «Сагындырыр әле туган як», «Син Илешкә килсәң», «Сөйгән яр», «Бар иде яшь чаклар» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе), «Кулда тальян гармун» (Уран Кинҗәбулатов сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе) һ. б. җырлар Ф. Вәлиәхмәтов башкаруында популярлашып китә.

Фән Вәлиәхмәтов РФ төбәкләре һәм чит илләр буйлап гастрольләрдә йөри, татар халкының гыйбрәтле язмышка дучар булган вәкилләре белән еш очраша, шуңа күрә үз программасына милли аңны уята, җанга тынгылык бирми торган җырларны кертә. «Теләсә нинди җырга тотынмый, фәкать үзенә килешле, үзенә тиешле, үзенә муафыйк җырларны гына сайлап ала. Ул башкарган җырлар турыдан-туры халык күңеленә барып тоташа» (И. Шакиров).

«Татарстан АССРда БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә (1989), Казакъстанның Күкчатау өлкәсе Кызыл-Яр авылында Ибраһим Сәләховның 80 яшьлек юбилеенда (1991, октябрь), Карелиянең Суоярви районында әдәби-музыкаль очрашуларда, Сабантуй бәйрәмендә (Әделайд, Австралия, 2006) һ. б. бик күп мәдәни чараларда катнаша.

2014 елда Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителгән[3].


  Казакъстанда үзе думбрада уйнап, үзе җырлаучыны «Акын», Азәрбайҗанда «саз» дигән уен коралында үзе уйнап, үзе җырлаучыны «Ашуг» диләр. Боларның һәр икесе дә «Халык җырчысы» дигәнне аңлата. Безнең халык җырчыбыз, халык артисты — Фән Вәлиәхмәтов була инде
Илһам Шакиров, җырчы, РФ халык артисты
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Светлана, уллары.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Фән Вәлиәхмәтов. Яшәүләрем – җыр минем!. К.: «Сүз» нәшрияты, 2006.
  2. Шаһинур Мостафин. «Чын дусларым бар әле». Фән Вәлиәхмәтов иҗат портретына штрихлар. «Мәйдан», 2007 ел, сентябрь, 42-55нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү