Төп менюны ачу

Бүздәк районы (рус. Буздякский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеБүздәк авылы.

Бүздәк районы
Flag of Buzdyaksky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Buzdyak rayon (Bashkortostan).svg
Илтамга
Башкала Бүздәк
Халык исәбе 30 688 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 1,632.8 дүрткел киламитер
Координатлар 54.5711°N 54.5308°E Edit this on Wikidata


ГеографияҮзгәртү

Муниципаль район Башкортстанның көнбатыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы өстенә урнашкан. Район җире озынча, төньяктан көньякка төшә торган формада. Көньяк өлеше Урал алды далаларына керә. Районны Чәрмәсәннең югаргы агымы кисеп чыга.
Туфрак өслеген кара туфраклар тәшкил итә. Урманнарда юкә, имән, усак, каен үсә. Нефть ятмалары, кызыл балчык, ком-таш катнашмасы Бүздәк районының җир асты байлыгын тәшкил итәләр.

Оешу тарихыҮзгәртү

1930 елның 20 августында Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты карары белән Башкорт Автономияле Республиканың кантоннарга бүленеше бетерелә һәм 48 район барлыкка килә, шул исәптән Бүздәк районы. Яңа районның үзәге Бүздәк станциясе сайлап алына. Ул торак пунктының чын исеме – Табанлыкүл булган. Ләкин бер тарихи буталчыкка күрә аңар икенче авылның исемен кушалар: Бүздәк итеп элек хәзерге Иске Бүздәк аталган (бу хакта район үзәгенә багышланган мәкаләдән укып була).  

Район 21 авыл шурасына бүленгән (1940): Әмир, Арыслан, Ахун, Бүздәк, Казаклар-Кобау, Каңлы-Төркәй, Картамак, Каран, Килем, Кыска-Елга, Күзәй, Михайловка, Никольское, Сабай, Сәвәдебаш, Таулар, Тугай, Түреш, Урзайбаш, Шланлыкүл.[2]

ХалыкҮзгәртү

1970 елда 38 638 кеше яши, 1989 елда — 30 515, 2002 елда — 31 178. Шулардан 15 833 ягъни район халкының 50,8% — татар, тагын 12 528, ягъни 40,2% — башкорт, урыс – 2 218 (7,1 %).[3] 1989 елда татарлар 19 758 (халыкның 64,7%) булганнар, башкортлар – 9001 (26,2%). Чынлыкта районда бер генә зур башкорт авылы бар: Каңлы-Төркәй.
Районда барлыгы 85 авыл исәпләнә. Халыкның өчтән бер өлеше район үзәгендә тора.

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[4][5]1959[6][5]1970[7][5]1979[8][5]1989[9][5]2002[10][5]2010[11]1 гый 2018[12]1 гый 2019[13]
51 03237 35438 68833 90430 51531 17830 68827 03426 582

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 73,3%, башкорт теле — 16,3%, урыс теле — 9,1%.[14]

Социаль тармакҮзгәртү

Районда 55 мәктәп бар, шул исәптән 21е — урта; 1 һөнәри уку йорты (№ 85, Каран авылы), 28 китапханә, 53 мәдәнят йорты һәм клуб, 3 хастаханә. 1931 елның 15 октябреннән бирле татар һәм урыс «Бүздәк яңалыклары» — «Буздякские новости» газеты чыгарыла[15].

ИкътисадҮзгәртү

Район авыл хуҗалыгында махсуслаша: бөртеклеләр, шикәр чөгендере, сөт-ит терлекчелеге, дуңгызчылык.

ТранспортҮзгәртү

Районны көнчыгыштан көнбатышка ЧишмәСембер тимер юлы һәм УфаОктябрьский автомобиль юлы бүлеп чыга. Төньяктан көньякка — Чакмагыш-Бүздәк-Дәүләкән автомобиль юлы.

Районның атаклы кешеләреҮзгәртү

 Советлар Берлеге Каһарманнары һәм Дан ордены кавалерлары:

Истәлекле урыннарҮзгәртү

Килем авылында татар морзалары Тәфкилевләрнең утары урнашкан.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 2010 елның 1 гыйнварына
  2. Башкортстанның административ-территориаль бүленеше (1940 елның 1 июне хәленә)
  3. Население Башкортостана: национальный состав по районам
  4. ССҖБ җанисәбе (1939)
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  6. ССҖБ җанисәбе (1959)
  7. ССҖБ җанисәбе (1970)
  8. ССҖБ җанисәбе (1979)
  9. ССҖБ җанисәбе (1989)
  10. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  11. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  12. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  13. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  14. [http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml 2010 ел җанисәп алу базасы]
  15. Буздякские новости