БүздәкБашкортстанның Бүздәк районы үзәге, авыл статусына ия. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 10323 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Бүздәк
Ил Русия
Регион Башкортстан
Район Бүздәк районы
Координатлар 54°34'16"N, 54°31'51"E
Халык саны 10323 кеше
Милли состав татарлар
Телефон коды 34773
Почта индексы 452710

Авыл аша Куйбышев тимер юлы, М5 «Урал» федераль автомобиль юлы, Чакмагыш-Бүздәк-Дәүләкән автомобиль юлы уза. Авылның эчке юллар системасы озынлыгы – 64 км, шул исәптән 44 км – асфальт-бетон юллар.

Тарихи мәгълүматҮзгәртү

Бөгелмә-Чишмә тимер юл тармагы төзелгәнчегә (1910-1912 еллар) бу урында Табанлыкүл исемле мишәр авылы була. Алдан планлаштырганча тимер юл төньяграк, Бүздәк авылы аша, ягъни хәзерге Иске Бүздәк аша узарга тиеш булган. Ләкин 3нче Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары, беренче чиратта Гайсә Еникеев, сызымнарны үзгәртүгә ирешә. Нәтиҗәдә юл 4 км көньяграк уза, Табанлыкүлнең кипкән күле төбеннән, ары таба Еникеевларның авылы Каргалы яныннан.

Табанлыкүл урынында барлыкка килгән станция соңрак Бүздәк исеме алган, элекке Бүздәк авылы Иске Бүздәк итеп калган.[2]

1917 елда Табанлыкүлдә 325 урыс, 149 мишәр, 22 белорус, 21 типтәр, 9 украин, 1 чуаш яши.[3]

1930 елдан – Бүздәк районы үзәге.

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[4]1959[4]1970[4]1979[4]1989[4]2002[4]2010
34754353590275928707973310 323

2002 елда 64% халык татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 28%.

Социаль тармакҮзгәртү

Ике урта мәктәп, үзәк район хастаханәсе, өч балалар бакчасы, тимер юл һәм автомобиль вокзаллар.

Җитештерү тармагыҮзгәртү

"Пищепром" Бүздәк консервлау комбинаты ЯАҖ, "Бүздәкагро"ҖЧҖ, "МаксиПроф"ҖЧҖ, ҖЧҖ "УралГазОйл (авл хуҗалыгы техникасын ремонтлау).

ШәхесләрҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү