Сәнәкчеләр фетнәсе
Сәнәкчеләр фетнәсе — Совет хакимиятенең хәрби коммунизм тәртипләренә каршы крестьяннәр күтәрелеше. 1920 елның 4 февралендә Минзәлә өязенең Яңа Елань авылы халкы чуалышыннан башланып китә. Тиздән Уфа губернасының Минзәлә, Бәләбәй, Бөре өязләренә, Казан губернасының Чистай, Самар губернасының Бөгелмә, һ.б. өязләренә тарала. Баш күтәрүчеләр А. Милованов җитәкчелегендә фетнә штабын оештыралар, совет хакимияте тәртипләренә каршы көрәшәләр, азык-төлек җыючы эшче һәм кызылармиячеләр берәмлекләрен талыйлар, крестьян арасында азык-төлекне аларга бирмәү коткысы тараталар. Фетнәгә каршы көрәшү өчен Минзәләдә гадәттән тыш комиссиясе оештырыла, җитәкчесе — Миңлегәрәй Әхмәтшин. Фетнә 1920 елның март уртасында бастырыла.
Сәнәкчеләр фетнәсе | |||
Дата |
1920 елның 4 февраль — март уртасы | ||
---|---|---|---|
Урын | |||
Сәбәп | |||
Нәтиҗә |
Большевиклар җиңү | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Бу — Россия ватандашлар сугышы турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Википедиягә ярдәм итә аласыз. |