Рушат Мөдәрисов, Рушат Салих улы Мөдәрисов (1974 елның 24 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Сабай) — драма актеры, Уфа дәүләт «Нур» татар театры актеры (1993 елдан), Башкортстанның (2008) һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык (2019) артисты[1].

Рушат Мөдәрисов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Рушат Салих улы Мөдәрисов

Туу датасы:

24 февраль 1974(1974-02-24) (50 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Сабай

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1993 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

БР атказанган артисты - 2008БР халык артисты - 2019ТР атказанган артисты

ruhsat_mydarisov

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1974 елның 24 февралендә БАССР Бүздәк районы Сабай авылында[2] өч балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Апасы, абыйсы бар. Әтисе Салих җырларга яраткан, әнисе оста итеп гармунда уйнаган. Рушат бәләкәйдән үк җырларга ярата, мәктәпнең үзешчән театр түгәрәгендә иң актив катнашучыларның берсе була. Районда, авылда үткәрелгән барлык мәдәни чараларда, концертларда, төрле смотр-конкурсларда катнаша. Рушат мәктәпне тәмамлаган елны яңа ачылган «Нур» театры өчен махсус курс җыялар. Уфа дәүләт сәнгать институты театр факультетының актерлык бүлегендә беренче махсус төркемне, беренче татар телле курсны тәмамлаган (педагоглары Фәрдүнә Касыймова, Байрас Ибраһимов). Икенче курстан (1993 ел) спектакльләрдә күмәк күренешләрдә катнаша башлый. Шул ук елны театр штатына артист итеп алына һәм 1993 елдан Уфа дәүләт «Нур» татар театрында хезмәт итә. Беренче тапкыр сәхнәгә Фатих Сәйфи-Казанлының «Ямьсез тормыш» драмасында күмәк күренештә чыга. 1994 елда Хәй Вахитның «Бердәнберем — бәхет гөлем» спектаклендә, соңрак Гозәир Хаҗибәковның «Аршин мал алан» («Рәхмәт сиңа, Сөләйман!») музыкаль комедиясендә төп рольләрне башкара.

Иҗаты үзгәртү

Р. С. Мөдәрисов театрда эшләгән елларында сәхнә образларының зур галереясен булдыра. Бүгенге көндә Р. С. Мөдәрисов — театрның әйдәп баручы артистларыннан берсе һәм аның иҗади йөзен формалаштырган «беренче карлыгачлар» когортасына керә. Яшь коллективны үстерүгә һәм аякка бастыруга зур өлеш кертә. Режиссерлардан Ә. Ә. Әбүшахманов, Б. Н. Ибраһимов, Б. Н. Манджиев, И. Р. Сакхаев, Ә. К. Сафиуллин һ. б. белән эшли[3].

Уйнаган кайбер рольләре үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2008 — Башкортстанның атказанган артисты
  • 2019 — Башкортстанның халык артисты
  • Татарстанның атказанган артисты
  • 2024 — «Татар милләте алдындагы зур хезмәтләре өчен» медале (БТК)
  • 2024 — Константин Станиславскийның көмеш медале (РФ Театр әһелләре берлеге)
  • 2024 — Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты[4]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Луиза, балалар бакчасы тәрбиячесе.

олы кызы Алинә, драма актрисасы, Әлмәт (2013 елдан), Камал (2015 елдан) театрлары артисты[5]. Кияве Алмаз Гәрәев, оныгы Зөбәйдә.
икенче кызы Раушания, биюче.
өченче кызы Җәмилә.
улы Бәхтияр.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү