Фәрдүнә Касыймова

Касыймова Фәрдүнә Касыйм кызы (9 июнь,1934 ел) — педагог, актер, театр режиссёры. Профессор (1997). Башкорт АССР‑ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2003), Удмуртиянең Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2014). ССРБ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1961). Башкортстан һәм Россия Федерациясе театрлары өчен актерлар, режиссерлар җитештерүче төп белгечләрнең берсе.

Фәрдүнә Касыймова
Туган 9 июнь 1934(1934-06-09) (89 яшь)
Балтач районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре укытучы, актёр, театр режиссеры, университет профессоры, декан, заведующий кафедрой
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Касыймова Фәрдүнә Касим кызы 1934 елның 9 июнендә Башкорт АССР Балтач районы Иске Балтач авылында туган.

1959 елда Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Бер төркем яшьләр: Г.Мөбәрәкова, З.Атнабаева, Р.Кәримова, Х.Яруллин, Ф.Касимова һ.б Мәскәүгә башкорт төркемендә укырга җибәрелә.

1959 елда Мәскәүдә А. В. Луначарский исемендәге Театр сәнгате дәүләт институтын белем ала (Б. В. Бибиков, О. И. Пыжова курсы).

1959-1965 елларда Нальчик шәһәрендә А. Шогейцуков исемендәге Кабарда‑Балкар драма театры актеры булып эшли, 27 спектакльдә төп рольләр башкара.

1965 елдан А. В. Луначарский исемендәге Театр сәнгате дәүләт институтының актерлык осталыгы кафедрасы аспирантурасында белем ала[1].

1968-1971 елларда Уфа дәүләт сәнгать институты укытучы булып эшли.

1971-1972 елларда Уфа сәнгать училищесының театр бүлеге мөдире вазифасын үти.

1972 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта. 1982-1984 елларда шушы югары уку йортының театр факультеты деканы, ә 1997-1999 елларда режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы мөдире вазифаларын башкара.

2008-2013 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә режиссура кафедрасы мөдире була.

Балтач районында Фәрдүнә Касимова призына багышланган «Тамаша» Республика театр коллективлары фестиваль уздырыла.

Гаиләсе үзгәртү

Улы: Айдар Акманов — сценарист.

Ире: Хажиев Фәнгать Хаммат улы — биология фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе.

Билгеле укучылары үзгәртү

Фәрдүнә Касыймова татар, удмурт һәм башкорт театрлары сәхнәләренә З. Г. Баязитова, И. И. Газетдинова, Б. Н. Ибраһимов, И. Б. Кәлимуллин, А. В. Кузьменко, С. Ш. Корбангалиева, Ә. К. Сафиуллин, Х. Г. Үтәшев, Р. Р. Фәхруллина, О. З. Ханов, Удмуртия халык артислары А. Д. Баймурзин, Г. И. Бекманов, А. Я. Лазарева кебек Татарстан, Башкорстан, Удмуртия халык артистларын бирә.

Төп рольләре үзгәртү

  • Варка («Бәхетсез мәхәббәт», И. К. Карпенко-Карогоның «Бәхетсез» — «Бесталанная» пьесасы буенча; 1959 елда — дебют роле, Башкорт дәүләт академиягә драма театры);
  • Маша («Ленинград проспекты» — «Ленинградский проспект», И. В. Шток);
  • Беатриса («Күзгә күренмәгән ханым» — «Хатын‑невидимка», П. Кальдерон);
  • Валя («Платон Кречет», А. Е. Корнейчук) һәм башкалар.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкорт АССР‑ның атказанган сәнгать эшлеклеләре (1984).
  • Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2003).
  • Удмуртиянең Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2014).
  • Кәрим Тинчурин исемендәге Республика театр фестиваленең 1-нче дәрәҗә лауреаты (Казан, 2000) — Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» пьесасын куйган өчен.
  • ССРБ-ның халык артисты Михаил Царев исемендәге Россия Театр эшлеклеләре берлеге премиясе лауреаты (2007).

Хезмәтләре үзгәртү

  • Касимова Ф. К. Организация творческого процесса студентов татрского отделения. — Уфа, 1988.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Фәрдүнә Касимова: Театр — моя жизнь. — Уфа, 2014.