Төп менюны ачу

Байрас ИбраһимовТуймазы татар дәүләт драма театры режиссеры. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты.

Байрас Ибраһимов
Туган телдә исем Байрас Нәдим улы Ибраһимов
Туган 19 февраль 1953(1953-02-19) (66 яшь)
Күрдем, Тәтешле районы, Башкортстан
Милләт татар
Һөнәре режиссер, артист

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

1953 елның 19 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туа. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң, 1975-79 елларда Уфа сәнгать институтының актерлык факультетында белем ала. Укытучысы — профессор Фәрдүнә Касыймова. 1979-87 елларда — Салават дәүләт башкорт драма театры артисты. 1988-89 елларда Мәскәүдә ГИТИС югары режиссерлар курсында белемен камилләштерә.

1989-91 елларда — Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының, 1991-95 елларда — Уфа «Нур» татар дәүләт театрының, 1997-2003 елларда — Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының, 2007 елдан бүгенгәчә Туймазы татар театрының баш режиссеры. Иҗат багажында алтмыштан артык постановка бар.

2009 елда “Театр язы” фестивалендә, Зөлфәт Хәкимнең “Китәм инде, китәм” әсәрен сәхнәләштереп, Туймазы театры артистлары иң яхшы актерлар ансамбле буларак танылды.

2010 елда Хәзерге заман башкорт драматургиясе республика фестивалендә Флорид Бүләковның “Каћәрле мәхәббәт” мистик драмасы белән катнашып, Туймазы театры — Диплом, Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов — “Иң яхшы ир-ат роле”, режиссер Байрас Ибраћимов “Иң яхшы режиссер эше” номинацияләре белән билгеләнде.

ЧыганакларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү