Салават драма театры

Салават драма театры, Салават дәүләт башкорт драма театры, баш. Салауат дәүләт башҡорт драма театры, рус. Салаватский государственный башкирский драматический театр1956 елдан Башкортстан АССР (1991 елдан БР) Салават шәһәрендә эшләүче дәүләт театры. Кайбер спектакльләрен рус телендә куя.

Салават драма театры
Урынлашу Салават
Нигезләнгән 1933, 1956
http://bashdramteatr.narod.ru/Index.htm /
Салават драма театры

Директор — Наилә Байкова
Баш режиссерОлег Ханов (2009-2012)
Сәнгать җитәкчесе — Зиннур Сөләйманов;
2023 елдан ― Мирас Юмагуҗин (1984 елгы), БР атказанган артисты.[1]
Баш рәссам — Альберт Нестеров.

 
Театр артистлары
 
Артистлар Т. Миңнуллин (ү) белән

1933 елда Авыргазы районы Толбазы авылында үзешчән түгәрәк җирлегендә Авыргазы колхоз-совхоз татар театры оештырыла. Театрга нигез салучы — Елизавета Шляхтина-Сыртланова (1881-1961)[2]. Ул Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр», Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Афзал Таһировның «Сибиряк Гыйльман», Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар», Баязит Бикбайның «Карлыгач», С. Волков-Криушаның «Иске һәм яңа» драмаларын сәхнәгә куя. Сәхнәгә куючылар – Т. Бакиев, Г. Якупов, рәссамнар – Х. Галимов, Н. Хөсәенов, музыкант — Х. Насыйров. Беренче труппада актерлар А. Акбашев, Х. Баев, Б. Кәлимуллин, Г. Насыйрова, Н. Хәсәнов, Б. Ягъфәрова була. 1940 еллар башында труппага ябылган Дәүләкән һәм Яңавыл колхоз-совхоз театрлары актерлары килеп кушыла. Театрда эшләүче ике актер гаиләсе — Зәкия һәм Ибраһим Әхмәровлар, Газизә Насыйрова һәм Бикташ Кәлимуллин колхоз-совхоз театрларының республика фестивальләрендә баш призлар яулыйлар.

Бөек Ватан сугышы

үзгәртү

Театр Бөек Ватан сугышы елларында да эшчәнлеген туктатмый. Зәкия Әхмәрова, Газизә Насыйрова, Нәкыя Алтынбәкова, Нәгыймә Дәүләтшина, Айсылу Ганиева, Шәрифә Мөхәммәдиева, Гөлсем Миргасимова театрны саклап калалар.

Салават шәһәре чоры

үзгәртү

1956 елда театр (директоры Ибраһим Әхмәров) Салават шәһәренә (1949 елдан бистә, 1954 елдан шәһәр) күчерелә, исеме Салават дәүләт башкорт драма театрына үзгәртелә. Сәхнә телен татарчадан башкортчага күчерү башлана. Шәһәрдә беренче елларында театрның үзенең стационар сәхнәсе булмый, театр ике баракта урнаша, соңыннан аңа элек азык-төлек магазины булган бина бирелә. Шәһәрнең «Алмаз», «Нефтехимик», «Строитель» мәдәният йортларында чыгыш ясыйлар. 1992 елда Җиңүнең 30 еллыгы урамында үз бинасы (элекке Машина төзүчеләр мәдәният йорты) барлыкка килә.

1960 еллар уртасында театрга режиссер булып Георгий Товстоногов курсын тәмамлаган Вазих Кәшшаф улы Сәйфуллин килә һәм анда 25 ел эшли.

Театр белән драматурглар Мостай Кәрим, Флорид Бүләков, Нәҗип Асанбаев, Азат Абдуллин һ. б., актерлар Рим Баянов, Фәйзулла Бәхтияров, Риф Мөҗәһитов, режиссерлар Лек Вәлиев, Гөлдәр Ильясова иҗаты тыгыз бәйләнгән.

25 артистның 6 сы — БР халык артисты: Нәүфилә Якупова, Назгөл Исәнбаева, Риза Мәһдиев, Миндулла Идрисов, Гөлшат Зыязетдинова, Рафаэль Салихов. Труппа Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе театр бүлегенең махсус чыгарылышы белән тулылана.

Репертуар

үзгәртү

Директорлар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү