Фәрит Исәнгулов (Фәрит Әхмәдулла улы Исәнгулов, баш. Фәрит Әхмәҙулла улы Иҫәнғолов) – язучы. С.Юлаев премиясе лауреаты (1970).

Фәрит Исәнгулов
Фәрит Иҫәнғолов
Туган телдә исем Фәрит Әхмәдулла улы Исәнгулов
Туган 6 март 1928(1928-03-06)
Кырмыскалы районы
Үлгән 20 май 1983(1983-05-20) (55 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1970)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1928 елның 2 февралендә БАССР Уфа кантоны (хәзерге Кырмыскалы районы) Карлыманбаш авылында туган. Урта мәктәпне (1945), Уфа педагогия институтын (1949), Мәскәүдә югары әдәбият курсларын (1960) тәмамлый. Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар авылы мәктәбендә укыта (1949-1951).[1]Уфада китап нәшрияты бүлек мөдире (1951-1957), «Агыйдел» журналының баш мөхәррире урынбасары (1960-1965).

Иҗаты үзгәртү

Мәктәптә укыганда язылган шигырьләре «Яшь төзүче» газетасында басылганнар. Матбугатта басылган беренче әсәре – «Әдәби Башкортстан» журналында басылган «Котлыәхмәт карт» хикәясе (1950). «Тәүге сынау» (1953), «Баскыч» (1954), «Хәмит күпере» (1956), «Быел җәй» (1958), «Кем ?» (1960), «Бөдрәкәй белән Чуаркай» (1961) повестьлары аны балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче прозаик итеп таныта.[2] 1960 еллардан Октябрь инкыйлабы, ватандашлар сугышы чорларын чагылдырган зур әсәрләр (повестьлар, романнар) иҗат итте.

М. Горькийны, А. Серафимовичны, Н.В.Гогольнең «Үле җаннар»ын, А. Мусатовны, Н. Носовны, Д. Дефоның «Робинзон Крузо»сын тәрҗемә итте.[3] Барлыгы 30 дан артык китап авторы. Соңгысы – «Чуак көннәр» (русча «Пригожие дни» Марсель Гафуров тәрҗемәсендә)

Басылган китаплары үзгәртү

Уфада үзгәртү
  • Аккошым минем (1964)
  • Алтынбикә (1960)
  • Арыш башагы (1970)
  • Ир-егеткәй белән ат башы (1973)
  • Һәйкәлләр тереләр өчен (1975)
  • Кышкы җәйгор (1978)
  • Артылыш (1979)
  • Чуак көннәр (1986)
Мәскәүдә үзгәртү
  • Дубы на опушке (1976)
  • Верный конь и добрый молодец (1977)
  • Ржаной колос (1977)
  • Встреча с любовью (1980)
Казанда үзгәртү
  • Бөдрәкәй һәм Чуаркай (1959)
  • Председатель малае (1960)
  • Безнең кызлар (1968)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1956)

Әдәбият үзгәртү

  • Ф. Исәнгулов. Әсәрләр. 2 томда. Уфа, 1988..(башк.)
  • Ф. Мусин. Туганлыкның чишмә башы. Литературная газета, 1973, 17 октябрь.(рус.)
  • С. Сафуанов. Кечкенәләргә кызыклы китап. Ағиҙел, 1962, № 10..(башк.)

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр үзгәртү