Төп менюны ачу

Флүн Мөслах улы Мусин — күренекле татар галиме, әдәбият белгече, профессор, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, «Мирас» вакыфын оештыручы. 1991-2009 елларда «Мирас» (хәзерге «Безнең мирас») журналының баш мөхәррире.

Флүн Мусин
Флүн Мусин.jpg
Туган телдә исем Флүн Мөслах улы Мусин
Туган 23 февраль 1939(1939-02-23)
ТАССР, Мөслим районы, Иске Карамалы авылы
Үлгән 23 сентябрь 2009(2009-09-23) (70 яшь)
Казан
Милләт татар
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре әдәбият галиме, профессор, язучылар берлеге әгъзасы, "Мирас" вакыфын оештыручы

БиографияҮзгәртү

Флүн Мусин 1939 елның 23 февралендә ТАССРның Мөслим районы Иске Карамалы авылында колхозчы гаиләсендә туган.

Үз авылларындагы башлангыч мәктәпне һәм күрше Күбәк авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1957–1962 елларда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында укый.

Университетны уңышлы тәмамлагач, Казанга килә һәм бер ел чамасы «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара.

1963 елның маеннан СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында башта кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.

1969 елда Флүн Мусин «Алтмышынчы еллардагы татар прозасында уңай герой проблемасы» дигән темага – кандидатлык, ә 1983 елда «Татар совет прозасында сәнгатьчәлек тәҗрибәсенең эзлекле үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе яклады.

Флүн Мусин Татарстан Язучылар союзының көндәлек әдәби тормышында актив катнаша, теоретик конференцияләрдә һәм иҗат җыелышларында докладлар белән чыгышлар ясый. 1974 елдан бирле ул Язучылар союзы каршындагы тәнкыйтьчеләр иҗат секциясенә җитәкчелек итә. Ул – СССР Язучылар союзының тәнкыйть һәм әдәбият фәне советы әгъзасы, Татарстан Язучылар союзы идарәсе, «Казан утлары» журналы редколлегиясе әгъзасы.

2009 елның 23 сентябрендә Казанда вафат була.

БиблиографияҮзгәртү

  • Заман сулышын тоеп: Бүгенге әдәбиятыбыз турында.–Казан: Таткит-нәшр., 1967.–204 б. 4000. 3. Мәҗитов һәм Б. Гыйззәт белән бергә язылган.
  • Тормыш сынавы аша: [Соңгы еллар прозасы турында].–Казан: Таткит-нәшр., 1969.–214 б. 1500. Рец.: * Бәләкәй рецензия.–Казан утлары, 1969, № 11, 175–176 б.; Сверигин Р. – Соц. Татарстан, 1969, 4 июнь.
  • Тарих һәм заман: [Соңгы еллар татар прозасы турында].–Казан: Тат-китнәшр., 1974.–191 б. 1500. Рец.: Расих А. Тарих һәм заман чагылышы.–Соц. Татарстан, 1975, 9 февр.
  • Чор белән аваздаш: Әдәбият фәне һәм тәнкыйть мәкаләләре.– Казан: Таткитнәшр., 1983.–240 б. 2000.
  • Күләгәдә ниләр бар (Галимҗан Ибраһимов турында)
  • Мирсәй Әмир (Өчтомлыгына кереш сүз)
  • Проблема положительного героя в современной татарской прозе. (60-е годы): Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.–Казань, 1969.–20 с. (Казан. гос. пед. ин-т).
  • По координатам жизни: (Размышления о современной татарской прозе).– М.: Современник, 1976,-206 с. 7000. Рец.: Ахунзянов И. История и современность.–Сов. Татария, 1977, 15 мая; Рамазанов Г.
  • Связь времен.–Лит. газ., 1977, 23 февр.; Әгъзәмов Ф. Прозабыз турында хезмәт.–Казан утлары, 1977, № 12, 153–156 б.

СылтамаларҮзгәртү