Төп менюны ачу

Уфа кантуны

(Уфа кантоны битеннән юнәлтелде)

Уфа кантоны (баш. Өфө кантоны, рус. Уфимский кантон) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1922—1930 елларда гамәлдә торган.

Уфа кантоны
баш. Өфө кантоны, рус. Уфимский кантон
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Башкортстан АССР

Административ үзәк

Уфа

Нигезләү датасы

5 октәбер 1922

Юкка чыгару датасы

20 август 1930

Халык саны (1926)

568 494 кеше

Мәйдан

17 661 км²

Үзәге Уфа шәһәрендә урнашкан булган.

Җәгърафик урнашуҮзгәртү

Уфа кантоны Башкортстан АССРның үзәк өлешендә урнашкан булган; төньякта Бөре кантоны белән, төньяк-көнчыгышта — Мәсәгуть кантоны белән, көнчыгышта — Урал өлкәсе белән, ә көньякта — Стәрлетамак кантоны, ә көнбатышта — Бәләбәй кантоны.

ТарихыҮзгәртү

Уфа кантоны 1922 елның 18 июлендә булдырылган, аның составына элекке Уфа өязенең 37, Көзәй кантонының — 2, Табын кантонының 2 олысы керде.

1923 елның августында Стәрлетамак кантоныннан Кырмыскалы олысы кертелгән.

1930 елның 20 августында Уфа кантоны юкка чыгарылган, аның территориясе Архангел (Архангел, Иглин, Кырмыскалы, Олы Теләк олысларының бер өлеше), Благовещен (Благовещен, Бүләкәй‑Көзәй, Надеждин, Степановка, Удельно‑Дуанай олысларының бер өлеше), Бөре (Удельно‑Дуанай улусының бер өлеше), Бүздәк (Новосёловка улусының бер өлеше), Иске Күл (Бүләкәй‑Көзәй, Иглин, Надеждин, Оло‑Теләк олысларының бер өлеше), Кырмыскалы (Булгаков, Кырмыскалы олысларының бер өлеше), Мишкә (Надеждин һәм Удельно‑Дуанай олысларының бер өлеше), Уфа (Петровка, Булгаков, Дмитриевка, Иглин, Кырмыскалы, Степановка, Олы Теләк олысларының бер өлеше), Чакмагыш (Топорнино улусының бер өлеше), Топорнино (Дмитриевка, Новосёловка, Топорнин, Шәрип олысларының бер өлеше), Чишмә (Абрай, Чишмә, Булгаков, Дмитриевка, Новосёловка олысларының бер өлеше) административ районнары составына керә.

Административ бүленешҮзгәртү

  • 10 февраль 1923 — 17 олыс.

ХалыкҮзгәртү

1926 елда халык саны 568 494 кешене тәшкил иткән, шул исәптә шәһәрләрдә — 108 655 кеше.[1]

Милли состав (1926): урыслар — 309 068 кеше (54,4%), татарлар — 139 399 кеше (24,5%) (шул исәптә — мишәрләр — 40 493 кеше (7,1%), типтәрләр — 6 472 кеше (1,1%)), башкортлар — 57 552 кеше (10,1%), украиннар — 17 008 кеше (3,0%), белоруслар — 13 628 кеше (2,4%), чуашлар — 8 313 кеше (1,5%), латышлар — 6 643 кеше (1,2%), һ.б.[2]

Моны да карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү