Мишкә районы
Мишкә районы (чирм. Мишкан кундем) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Мишкә авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән, Бөре кантонын үзгәртү юлы белән барлыкка килгән.
Байрак
| |
Башкала | Мишкә |
---|---|
Халык исәбе | 22 601 (1 гыйнвар 2019, халык санын бәяләү, даими яшәүче халык) ![]() |
Нигезләнгән | 20 август 1930 |
Вакыт зонасы | UTC+05:00, Екатиринбур вакыты |
География | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 1,689.11 км² |
Координатлар | 55.5342°N 55.9633°E ![]() |
Почта индексы | 4523ХХ ![]() |
Телефон коды | 34749 ![]() |
![]() |
Географик белешмәҮзгәртү
Мишкә районы Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Борай, Балтач, Караидел, Бөре, Благовещен районнары белән чиктәш. Район аша Бөре елгасы агып ята. Район җиренең 33%ын урманнар алып тора.
Як | район |
---|---|
Төньяк-көнбатыш | Борай районы |
Төньяк | Балтач районы (Башкортстан) |
Төньяк-көнчыгыш | Караидел районы |
Көньяк-көнчыгыш | Благовещен районы |
Көньяк-көнбатыш | Бөре районы |
Тарихи белешмәҮзгәртү
Мишкә районына чирмешләр 1651 елда килеп урнаша башлаганнар. Әүвәл Изимари авылына нигез салалар, соңрак Бөребаш, Рәфәнде авыллары барлыкка килә.
Татар авыллары Яңакуыш 1688 елны, Өрьяды авылы 1650 елны барлыкка киләләр Руслар районга 1779 елда килеп урнашканнар, дип әйтелә тарихи язмаларда. Әүвәл Новотройск, Старонакаряково, Малонакаряково авыллары барлыкка килгән.[2]
ХалкыҮзгәртү
Район халкының күпчелеген көнчыгыш чирмешләры тәшкил итә. Чирмешләр биредә яшәүче халыкның 70 процент чамасын тєшкил итє. Сосновка, Кәмәй, Мишкә, Иске Арзамат, Олы Сухояз, Чурай, Байморза, Тынбай — райондагы иң зур мари авыллары. Халык саны буенча, татарлар (мишәрләр) районда икенче урында – 4200дән артык кеше исәпләнә. Алар күпләп Мишкә, Татарбай, Өръяды, Бабай, Субай, Янакыш, Иштыбай авылларында яшиләр. Шул ук вакытта Олы Шады, Кыйгазытамак һ.б. татар авыллары рәсми рәвештә башкортныкы булып санала. Кыйгазытамак – Шәехзадә Бабич нәселе чыккан авыл буларак билгеле.
ДемографияҮзгәртү
1939[3][4] | 1959[5][4] | 1970[6][4] | 1979[7][4] | 1989[8][4] | 2002[9][4] | 2010[10] | 2017[11] | 1 гый 2018[12] | 1 гый 2019[13] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
48 838 | ↘38 139 | ↘37 256 | ↘32 710 | ↘28 603 | ↘27 099 | ↘25 318 | ↘23 419 | ↘23 136 | ↘22 601 |
Район халкының милли составы
Милләт | Җанисәп 1970 | Җанисәп 1989 | Җанисәп 2002 | Җанисәп 2010[14] |
чирмешләр | 19 137 / 70,62 % | 18 038 / 71,2 % | ||
татарлар | 8 404 / 22,5 % | 5 298 / 18,5 % | 4 291 / 15,83 % | 4 027 / 16,0 % |
руслар | 1 754 / 6,47 % | 1 788 / 7,1 % | ||
башкортлар | 1 779 / 6,56 % | 1 995 / 5,3 % | 1 523 / 5,3 % | 1 230 / 4,9 % |
Танылган шәхесләрҮзгәртү
- Яныш Ялкайн
- Гурий Эвайн
- Али Карнай
- Кирәй Мәргән
- Фатыйх Колбарисов
- Гази Заһитов
- Мәхмүт Актуганов
- Ревдар Садыйков
- Флорид Бүләков
- Шамил Хәмәдинуров
Гази Заһитов исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү йорт-музее Яңакышта 2007 елда ачылган иде. Аның директоры Галимҗан Бикбулатов, каһарман якташларының истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән, Яңагош авылында һәм район үзәге Мишкәдә урамнарга Гази Заһитов исеме бирелүен әйтте. Район үзәгендә Гази Заһитовның барельеф-портреты куелды.[15]
МәгарифҮзгәртү
2010-11 уку елында район мәктәпләрендә 3564 бала укып йөргән. Шуларның 70,5% — чирмешләр, 13,4% — татарлар, 4,3% — башкортлар. Башкорт телендә 82 укучы белем алган (колачлау күләме – 51,27%). 7 мәктәптә 46 бала башкорт телен туган теле буларак укый. 7 мәктәптә 255 бала татар телендә белем алган (колачлау күләме 52%). Тагын 7 мәктәптә 170 бала татар телен туган тел буларак укыган. 36 мәктәптә 1706 бала мари телендә укыган (66%). Тагын 13 мәктәптә 708 укучы мари телен өйрәнгән. Чурай авылы мәктәбе мари гимназиясе статусын йөртә.
Бик кызыклы факт: районда 30 мари телен укытучы, 9 татар теле укытучысы һәм 35 башкорт теле укытучысы эшли.[16]
МатбугатҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года, archived from the original on 2011-10-30, retrieved 2012-06-06
- ↑ http://omet-ufa.ru/zxcvq512.html(үле сылтама)
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләре буенча аерым милләтләр(үле сылтама)
- ↑ Башкортстанда татар батыры Гази Заһитовны искә алалар, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2012-06-06
- ↑ Мишкә район мәгариф бүлегенең ачык нотыгы(үле сылтама)