Яныш Ялкайн
Яныш Ялкайн (псевдоним, чын исеме Яныш Ялкаевич Ялкаев) (1906 елның 25 октябре, Уфа губернасы, Бөре өязе, Чурай — 1938 елның 17 сентябре, Мәскәү) — чирмеш язучысы, фольклорчы, тәрҗемәче, этнограф, библиограф. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1934 елдан).
Яныш Ялкайн | |
---|---|
Я.Я. Ялкаев (1906-1938) | |
Тугач бирелгән исеме: | Яныш Ялкаевич Ялкаев |
Псевдонимнар: | Яныш Ялкайн |
Туу датасы: | 25 октябрь 1906 |
Туу урыны: | Русия империясе,Уфа губернасы Бөре өязе Чурай авылы |
Үлем датасы: | 17 сентябрь 1938 (31 яшь) |
Үлем урыны: | Мәскәү |
Ватандашлык: | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Эшчәнлек төре: | язучы, тәрҗемәче |
Иҗат итү еллары: | 1926-1937 |
Юнәлеш: | реализм |
Жанр: | роман, повесть, хикәя, поэма |
Иҗат итү теле: | чирмеш теле |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1906 елның 25 октябрендә Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Мишкә районы) Чурай авылында крестьян гаиләсендә туган. Бөре педагогия техникумын (1921), Мәскәү дәүләт университетын (1931) тәмамлаган. Мари өлкә туган якны өйрәнү музее (Йошкар-Ола) фәнни хезмәткәре, ССРБ ФА антропология һәм этнография институты (Ленинград) хезмәткәре булып эшли, «Советская этнография» журналы (Мәскәү) редколлегиясе әгъзасы була.
Иҗаты
үзгәртү- Автобиографик өчләм авторы: «Андрий Толкын» (1934), «Ужар жап» (тат. Яшьлек) (1936), «Ола» (тат. Кала) (1936). Бу повестьларда Беренче дөнья сугышы (1914-1918), Ватандашлар сугышы, сугыштан соңгы чор вакыйгалары сурәтләнә.
- «Онго» (тат. Түгәрәк) романында (1937) XX гасыр башы мари халкының төрле катламнары язмышын күздән кичерә, көнчыгыш чирмешләрнең күпләп ерак Себергә күченү вакыйгасын сурәтли.
- «Кугу кайык» (тат. Зур кош) (1926), «Ул» (1935) поэмалары, «Минем илем» шигырьләр җыентыгы (1934) авторы.
- Әдәбият, фольклор, этнография, матбагачылык буенча мәкаләләр яза.
- Тәрҗемә өлкәсендә эшли: А.С. Пушкин, А.М. Горький, А.П. Гайдар һ.б. әсәрләрен мари теленә тәрҗемә итә.
- Мәскәү университетында укыганда Муса Җәлил һәм Әхмәт Фәйзи белән дуслаша.
- 1937 елның көзендә «иҗатында совет чынбарлыгына социализм күзлегеннән карамау» гаебе тагалар, халык дошманнарын һәм буржуаз милләтчеләрне ачыклауда катнашмауда гаеплиләр, ССРБ язучылар берлегеннән чыгаралар.
- 1938 елның апрелендә «фин разведкасы файдасына шпионлык итүдә, фетнәче оешма оештыруда» гаепләп, кулга алалар.
- 1938 елның 17 сентябрендә атып үтерелә[1]. 1957 елда аклана.
Хәтер
үзгәртү- Мишкә урамына, китапханәсенә, Чурай мәктәбенә исеме бирелгән.
- 1966 Чурай авылында һәйкәл (бюст) куелган.
- 1998 Я. Ялкайн исемендәге әдәби премия (Мишкә районы, Калтасы районы) булдырылган.
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Надежда (1916―1987), язучы, тәрҗемәче, педагог.
- улы Ян (1938).
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Энциклопедия Республики Марий Эл (отв. ред. Н.И. Сараева). Йошкар-Ола, 2009.
Әдәбият
үзгәртү- А. А. Ямурзин. «Кандра» на земле Башкортостана. Уфа: Гыйлем, 2012.
Сылтамалар
үзгәртү- Чурай гимназиясе сайты 2016 елның 18 сентябрь көнендә архивланган.
- Яныш Ялкайн «Башкорт белешмәлеге»ндә 2016 елның 18 март көнендә архивланган.