Надежда Ялкайн

мари язучысы, тәрҗемәче, педагог

Надежда Ялкайн (Ялка́ева), туганда Мәйда Сәйфулла кызы Шәмшиева (чир. Надежда Сайфулловна Ялкаева; 1916 елның 3 марты, РИ, Уфа губернасы, Бөре өязе, Шалкан1987 елның 21 декабре, СССР, РСФСР, Мари АССР, Йошкар-Ола) ― мари язучысы, тәрҗемәче, укытучы. Язучы Яныш Ялкайнның (1906―1938) хатыны.

Надежда Ялкайн
Туган телдә исем чир. Надежда Сайфулловна Ялкаева
Туган 3 март 1916(1916-03-03)
РИ, Уфа губернасы, Бөре өязе , Шалкан
Үлгән 21 декабрь 1987(1987-12-21) (71 яшь)
СССР, РСФСР, Мари АССР, Йошкар-Ола
Милләт мари
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы РИ
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре педагог, язучы, тәрҗемәче
Җефет Яныш Ялкайн
Балалар улы Ян

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ире Яныш Ялкайн (1906–1938)
 
Ире белән. Ялта, 1934

1916 елның 3 мартында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Башкортстанның Бөре районы) Шалкан авылында чирмеш крестьяны гаиләсендә туган. Башлангыч белемне Бөре шәһәрендә, урта белемне Мәскәүдә алган. Унөч яшендә Мәскәүгә нәшриятта эшләүче мари шагыйрәсе Мария Әюпова[d] янына китә. Мәскәүдә язучы Яныш Ялкайн һәм Надежда очрашалар, бер-берсен яраталар һәм гаилә коралар. Надежда Ялкайн бу вакытта 2нче Мәскәү медицина институтының[d] (хәзерге Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты) рабфагында укый.[1] 1937 елның көзендә иренә «иҗатында совет чынбарлыгына социализм күзлегеннән карамау» гаебе тагалар, «халык дошманнарын һәм буржуаз милләтчеләрне ачыклауда катнашмауда» гаеплиләр, СССР язучылар берлеге идарәсе әгъзалыгыннан чыгаралар. Кулга алуны көтеп, Яныш Ялкайн бала көткән хатынын Башкортстанга җибәрә. Язучы улы Янны күрми калган.[2] 1938 елның апрелендә «фин разведкасы файдасына шпионлык итүдә, фетнәче оешма оештыруда» гаепләп, кулга алалар һәм 17 сентябрьдә атып үтерәләр. [3]

Сугыш алдыннан Надежда Крупская исемендәге Мари дәүләт педагогика институтына (2008 елдан Мари дәүләт университетына кушылган) укырга керә, аны 1942 елда (Козьмодемьянскида) тәмамлый. Башкортстан мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1958 елдан 1968 елга кадәр Йошкар-Ола балалар бакчаларында тәрбияче була. Аннары яңадан Башкортстанга күченә, 1973 елга кадәр мәктәп директоры булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

Мәктәптә укыганда ук иҗат итә башлый. Аның беренче хикәясе «Ме чоҥена» 1934 елда «У вий» (1954 елдан Ончыко[d]) журналында басылган. Яныш Ялкайн кулга алынганнан һәм атып үтерелгәннән соң, аңа «халык дошманының хатыны» буларак, үз әсәрләрен бастыру куркыныч була. Шуңа күрә әдәби эшчәнлек белән җитди рәвештә бары тик ире реабилитацияләнгәннән соң (1957)[4] шөгыльләнә башлаган.

Беренче балалар шигырьләре китабы «Йоча сад» (тат. Балалар бакчасы) 1964 елда басылып чыга. Аннан соң башкалары дөнья күрә: «Ошкылам пеленет» (Синең белән атлыйм), «Оҥай пассажир» (Күңелле пассажир) һ. б. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында мари балалар әдәбиятын пропагандалау өчен күп эшли. Балалар янында еш кунак була һәм К. Чуковский[d], С. Маршак[d] белән очрашулары турында сөйли, үзенең шигырьләрен укый. Ире реабилитацияләнгәннән соң, Н. Ялкайн нәшриятларга классик язучының үзендә сакланган кулъязмаларын һәм көндәлекләрен бирә. Башкортстанның Мишкә районы Чурай авылында Яныш Ялкайн музеен булдыруга ярдәм итә. [5] Гомеренең соңгы елларында шигырьләрен һәм хикәяләрен еш кына «Ямде лий»[d] газетасында, «Пионер йӱк» журналында бастыра, хәтирәләре белән матбугатта чыгыш ясый. 1980-еллар уртасында язган мөһим әсәрләренең берсе ― Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмерләрнең тормышы һәм хезмәтенә багышланган «Шочмо кече» (Туган көн) повесте. Яшь укучылар өчен «Топкай» хикәяләр җыентыгы «Малыш» нәшриятында вафатыннан соң нәшер ителгән.

Шигырьләре һәм хикәяләре татар, башкорт, рус телләрендә басылып чыккан. Тугандаш халыклар язучыларының әсәрләрен мари теленә тәрҗемә иткән.

1987 елның 21 декабрендә вафат.

Гаиләсе үзгәртү

Ире язучы Яныш Ялкайн (1906–1938). Мәскәүдә өйләнешкәннәр. Улы Ян Янышевич Ялкайн (1938), БАССР Мишкә районы Чурай авылында туган, гаиләсе белән Мари Илнең Медведево районы Томшарово авылында гомер итә, аның балалары Мари Илнең Советский районы Чкарино авылында яши. [6]

Төп әсәрләре үзгәртү

  • Йоча сад : почеламут-вл. сб. [Балалар бакчасы : шигырьләр]. Йошкар-Ола, 1964.24 с.
  • Изи ; Рошток ден Ш ӹ п о к : ойлымаш, й о м а к // Ончыко. 1973. No 6. С. 95-98.
  • У пеледыш: ойлымаш-вл. [Яңа чәчәкләр : хикәяләр]. Йошкар-Ола, 1974.64 с.
  • П очелам ут-влак// Ончыко. 1976. С. 98.
  • Ошкылам пеленет: почеламут, поэма [Синең белән атлыйм: шигырьләр, поэма]. Йошкар-Ола, 1977. 56 с.
  • Йӧршын йомак семын; Чевер : ойлымаш-вл. / / Ончыко. 1980. No 4. С. 104-106.
  • Шоляшем-падырашем: почеламут-вл. [Минем энекәш : шигырьләр]. Йошкар-О ла, 1981. 16 с.
  • Почеламут-влак // Ончыко. 1982. No 4. С. 111—112.
  • Оҥай пассажир: почеламут-вл. [Күңелле пассажир: шигырьләр]. Йошкар-Ола, 1986. 16 с.
  • Шочмо кече: повесть // Шочмо кече. Йошкар-Ола, 1988. С. 56—129.
  • Тау, Россий; Пызле-пошкудем ; Шӱмыштем — памаш ; Волгы-до сирень ; Пӧлекем : почеламут-вл. / / Ончыко. 1990. No Е С. 52—54.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Яныш Ялкайн. Круг (краткое содержание)
  2. Яныш Ялкайн (Ялкаев Яныш Ялкаевич). МБОУ марийская гимназия им. Я. Ялкайна с. Чураево. 2016 елның 18 сентябрь көнендә архивланган.
  3. Ялкаев Яныш Ялкаевич. Сахаровский центр(рус.)
  4. Яныш Ялкайн «Башкорт белешмәлеге»ндә 2016 елның 18 март көнендә архивланган.
  5. Историко-краеведческий музей имени Яныша Ялкайна. МУ СОШ с.Чураево(рус.)
  6. 25 октября 1906 года – 115 лет назад родился марийский писатель Я́ныш Ялка́евич Ялкайн. Чкаринская библиотека-музей писателя Крупнякова ВКонтакте, 24.10.2021(рус.)

Сылтамалар үзгәртү