Бөре (шәһәр)
Бөре (рус. Бирск, баш. Бөрө) – Башкортстан республикасындагы шәһәр. Бөре районы үзәге.
Бөре | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Башкортстан |
Координатлар | 55°25'N, 55°32'E |
Беренче телгә алу | 1663 |
Мәйдан | 41 км² |
Климат | уртача |
Халык саны | ![]() |
Телефон коды | 34784 |
почта индекслары | 452450-452455 |
Рәсми сайт | birsk.tv |
Тарихи белешмә үзгәртү
Бөре шәһәре 1663 елны кенәз Алексей Михайлович боерыгы белән кала (ныгытма) буларак төзелә. 1774 елны пугачевчылар шәһәрне утка тота, ул тоташтан янып чыга. Ике ел узуга шәһәр яңадан торгызыла, ләкин кала урыны торгызылмый, чөнки аның әһәмияте бетә. 1781 елдан Бөре өязе үзәге. 1842 елны өязгә 640 авыл кергән. XIX гасырның икенче яртысында Бөре сәүдә үзәге булып китә. Бу шәһәрнең тышкы кыяфәтендә дә чагылыш таба. Кызлар гимназиясе, реальный училище, сәүдә мәктәбенең таш биналары пәйда була. Урамнар чуерташ белән түшәлә, тротуарларга таш плитәләр җәелә.
1912 елны Уфа губернасыннан икмәк чыгаручы иң зур пристань Чаллы була. Чаллы аша шул елны 7 млн т икмәк үзәк губерналарны һәм чит илне ашатырга киткән. Икенче урында Топорнино, өченче урында Дәүләкән станциясе, аннары Дүртөйле, Уфа пристане һәм станциясе. Бөре ике миллион тонна чыгарып, тугызынчы урында барган.[1]
Уфа губернасы гамәлдән чыгарылгач, Бөре кантоны оештырыла. 1930 елдан Бөре районы үзәге идарәсе урнаша. Училище нигезендә Бөре педагогик училище, 1939 елдан – Бөре педагогия институты ачыла. 1934 елны медицина училище һәм авыл хуҗалыгы уч. (ПУ-102), 1936 елда фармацевтлар әзерләүче урта һөнәри уку йорты ачыла. илленче елларда нефть табылгач, Бөредә «Башвостокнефтеразведка» тресты килеп урнаша.[2]
Демографик белешмә үзгәртү
1897[3] | 1939[4][5] | 1959[6][5] | 1970[7][5] | 1979[8][5] | 1989[9][5] | 2002[10][5] | 2010[11] | 1 гый 2018[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
8589 | ↗21 162 | ↗24 736 | ↗29 915 | ↗30 283 | ↗34 735 | ↗39 992 | ↗43 572 | ↗46 379 |
Милли тәшкиләт үзгәртү
милләт | 2002 ел |
---|---|
руслар | 22802 |
татарлар | 7683 |
чирмешләр | 4268 |
башкортлар | 4335 |
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Әнвәр Ахунҗанов (1914—1986), тел белгече.
- Алексей Бакулин (1949—2019), КПСС Бөре шәһәр комитетының беренче секретаре (1987―1992). БАССР XII чакырылыш Югары Советы депутаты.
- Мәсгут Бәширов (1908—1978), композитор, педагог. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1967).
- Фәйзи Гаскәров, танылган балетмейстер.
- Һәдия Дәүләтшина – язучы, С. Юлаев бүләге иясе (1967). Бөредә 1942—1954 елларда яшәгән.
- Елена Зайцева (1921—2005), терапевт, профессор. РФ атказанган фән эшлеклесе, Смоленск шәһәренең мактаулы гражданы.
- Байрак Солтанов, галим.
- Рөстәм Туйкин, ВЭГУ академиясе профессоры (1999).
Мәгариф үзгәртү
Урамнар үзгәртү
Моны да карагыз үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ М.И. Роднов Хлебная торговля в Бирске на рубеже XIX – XX веков(үле сылтама) У
- ↑ История города Бирск, archived from the original on 2012-07-04, retrieved 2012-06-09
- ↑ Рәсәй империясе җанисәбе (1897)
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.