Дүртөйле (баш. Дүртөйлө, рус. Дюртюли, чир. Дöртыльö) шәһәре — Башкортостанның Дүртөйле районы үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына 31899 кеше яши.[1] Агыйдел елгасы буена урнашкан

Дүртөйле
Durtuli.png
Карта
Ил Россия
Регион Башкортстан
Район Дүртөйле районы
Координатлар 55°29'0"N, 54°52'0"E
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg31899 кеше
Телефон коды 34787
Почта индексы 452320

Тарихи мәгълүматларҮзгәртү

Дүртөйле торак урыны буларак беренче кат 1795 елда искә алына. Биредә ул вакытта Трапезников, Дьяконов, ике Чистяков яшиләр. Дүрт йорттан торган авылга якын-тирәдәге татарлар «Дүртөйле» дип ат кушканнар.

19 гасыр уртасында, уңайлы, Агыйдел суы өстендә урнашканга күрә Дүртөйле үсеп китә һәм су юлы белән йөкләрне ташу ноктасына әйләнә. Совет чорында район үзәге булып китә. Аның чикләре Татарстанга терәлә, 1935 елда Илеш районы җирләре бүлеп чыгарыла. 1964 елданштп, 1989 елдан — шәһәр.

Атаклы кешеләрҮзгәртү

Социаль тармакҮзгәртү

Шәһәрдә 6 тулы урта мәктәп, шул исәптән өч гимназия. 2005 елда, җирле халыкның мәнфәгатьләре белән исәпләшмичә, Дүртөйледә 260 урынга исәпләнгән интернат төрендәге Башкорт гимназиясе ачыла.

Тарих-төбәкне өйрәнү музее, 3 китапханә, 4 хастаханә, «Агыйдел» санаторий-профилакторие, «Венеция» санаторий-профилакторие, «Акчарлак»балалар җәйләве.[2]

ИкътисадҮзгәртү

Җирле сәнәгать авыл хуҗалыгы чималын, нефть чыгару, төзелеш материаллары җитештерүгә, табигый газны кууга корылган.

МатбугатҮзгәртү

“Юлдаш” иҗтимагый-сәяси газетасы. Татар һәм рус телләрендә чыга.[3] Җирле телевизия (МАУ ДЮРТЮЛИ — ТВ РБ) татар, башкорт һәм рус теләрендә тапшырулар әзерли.

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[4]1959[4]1970[4]1979[4]1989[4]2002[4]20102017[5]1 гый 2018[6]
4464459414 10319 38525 23529 98431 72530 85830 969

Милли состав: күпчелеге татарлар (26 мең), азмы-күпме күләмдә руслар (2900 кеше), чирмешләр (480 кеше). Башкортлар юк. Татар теле өстенлек итә.

ДинҮзгәртү

Ислам
Христианлык

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү