Бөек Василий чиркәве (Дүртөйле)

православие гыйбадәтханәсе (Дүртөйле, Башкортстан, Россия)


Бөек Василий чиркәве (рус. Церковь Василия Великого в городе Дюртюли, Свято-Васильевский храм) – Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә урнашкан православие гыйбадәтханәсе (чиркәү). Рус православие чиркәве Мәскәү патриархлыгы Башкортстан митрополиясе Нефтекама епархиясе Никола-Березовка благочиниесе составындагы «Дүртөйле шәһәренең Изге Бөек Василий хөрмәтенә аталган мәхәлләсе» карамагында [1].

Чиркәү
Бөек Василий чиркәве
рус. Церковь Василия Великого
в городе Дюртюли
Ил Россия
Шәһәр 452320,
Башкортстан,
Дүртөйле, Октябрьнең 70 еллыгы ур., 1
Координатлары 55.486469, 54.859390
Дин Христианлык
Кайсы дини агымга карый православие
Беренче телгә алу 1881 ел
Төзелеш еллары 2004 ел2009 ел
Төп даталар:
1881 ел – агач чиркәү төзелү; 1894 ел – таш чиркәү төзелү; 1939 ел – җимерелү; 2004 ел – төзелеш башлану; 2009 ел – ачылу
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт
Тышкы рәсемнәр
Бөек Василий чиркәвенең беренче бинасының Агыйдел ягыннан күренеше.
Тышкы рәсемнәр
Яңа урында чиркәү төзелеше фоторәсемнәре.

Тарих үзгәртү

Дүртөйле авылында (1964 елдан штб, 1989 елдан шәһәр) православие дине тарихы гыйбадәтханә төзелгәнче үк башланган. Бу урыннарга килгән рус сәүдәгәрләре Агыйделнең биек ярында булачак авылга нигез салалар, алар белән янәшәдә татарлар, шулай ук марилар яши. Дүртөйле авыл буларак тиз үсеш ала, ашлык белән сәүдә итү актив бара.

Хәзерге Дүртөйле җирлегендә беренче агач чиркәү 1881 елда төзелгән. Православие динендәгеләр архиерейга аларны Андреевка авылы чиркәү мәхәлләсенә беркетү үтенече белән мөрәҗәгать иткәч, аларга җавап итеп, авылда вакытлы агач чиркәү корырга тәкъдим ителгән. Агач чиркәү 1882 елның 12 декабрендә Бөре благочинные протоиерей Иоанн атакай Гуменский тарафыннан изгеләндерелгән. 1882 елның маенда епархия җитәкчелегеннән (епископ Никанор(рус.)) таштан гыйбадәтханә төзүгә рөхсәт алына.

III гильдия сәүдәгәре Адриан Зотеевич Трапезников гыйбадәтханә төзелешенә зур күләмдә акча биргән. Бөек Василий чиркәве 1894 елның 9 сентябрендә благочинный Василий атакай Щитов [2] тарафыннан изгеләндерелә. Гыйбадәтханәгә исем Изге Бөек Василий(рус.) (~330―379) хөрмәтенә бирелә. Храмны авыл үзәгендә, ярминкә мәйданыннан югарырак итеп төзегәннәр.

1906 елда гыйбадәтханә каршында чиркәү-приход мәктәбе булуы теркәлгән [3].

1937-1938 елларда чиркәү җимерелә (шартлатыла) һәм аның урынында агач мәдәният йорты корыла, соңрак биредә «Октябрь» кинотеатры төзелә, хәзерге вакытта чиркәү урынында «Уралсиб» банкы урнашкан (Ленин ур., 9).

1989 елда, Дүртөйле шәһәр статусын алганда, руслар шәһәр халкының 8,2 % ын гына тәшкил иткән [4].

Яңа заман үзгәртү

1990-еллар башында дин тотучылар тарафыннан Бөек Василий чиркәвен торгызу турында мәсьәлә күтәрелә. 1995 елның 13 ноябрендә район һәм шәһәр администрациясе тарафыннан Дүртөйле шәһәре православие мәхәлләсе (приход) теркәлгән. Карарда «Октябрь» кинотеатры урынында элекке чиркәүне яңадан торгызу күрсәтелгән булса да, мәхәллә җитәкчеләре бу мөмкинлекне файдаланмый кала, анда «Уралсиб» банкының филиалы урнаша. Шәһәрдә яңа православие храмын шәһәр читендә төзергә карар кылынган. Чиркәү төзелеп беткәнче, хезмәтләр махсус җайлаштырылган вагонда уздырылган. 2002 елда әлеге вагонга ут төрткәннәр. 2004 елда яңа гыйбадәтханәнең нигез ташы салынган. Бөек Василий чиркәве Дүртөйле шәһәре православие мәхәлләсе кешеләре өчен 2009 елда ачылган. Бүгенге көндә гыйбадәтханә тулысынча гамәлдә, эчке бизәү эшләре тулысынча тәмамланган, диварларның рәсемнәре юк, әмма гыйбадәтханә эчендә алтарь куелган, күп иконалар китерелгән. Гыйбадәтханәнең бизәлеше тыйнак [5].

Җитәкчелек үзгәртү

  • Настоятель ― протоиерей Федор Николаевич Савельев [6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Приход в честь святителя Василия Великого г. Дюртюли. Религии Башкортостана
  2. Приход храма в честь святителя Василия Великого. ВКонтакте
  3. Г. А. Гафаров. Дюртюли, город. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан»
  4. История храма. ВКонтакте
  5. Надежда Шуренкова. Церковь Василия Великого в городе Дюртюли. Наш Урал, 25.11.2021
  6. Фёдор Савельев ВКонтакте

Сылтамалар үзгәртү