Марилар (иск. чирмешләр, үзаталышлары Марий, Мары, Маре, Мӓрӹ) — Россиядә, күбесенчә Мари Ил республикасында яшәүче фин-угыр халкы. Барлыгы якынча 604 мең мари исәпләнә.

Марилар
Үз аталышы

Марий, Мары, Маре, Мӓрӹ

гомуми сан

557 000

яшәү җире

Идел буе, Урал

Теле

мари теле

Дине

Мари дине, христианлык

 Марилар Викиҗыентыкта

Мари Ил Республикасында 324,4 мең мари яши. Халык шулай ук Башкортстанда (105 мең), Татарстанда (19,5 мең), Удмуртиядә (9,5 мең), Свердловск өлкәсендә (28 мең), Пермь өлкәсендә (5,4 мең), Хант-Манси автономияле округында, Киров өлкәсендә, Түбән Новгород өлкәсендә, Кострома өлкәсендә яши. Чит илләргә килгәндә исә, марилар Казакъстанда (12 мең), Украинада (7 мең), Үзбәкстанда (3 мең) яшиләр.

Мариларның өч төркеме аерыла: болын марилары, тау марилары һәм көнчыгыш марилар. Мари һәм таулы мари телләрен кулланалар. Татарстан һәм Башкортстанда яшәүче марилар татар телендә дә сөйләшәләр. Халыкның күпчелеге православие динендә, шулай ук мәҗүсиләр (мари дине тарафдарлар) һәм мөселманнар бар.

Этник төркемнәр үзгәртү

  • Таулы марилар (таулы мари теле)
    • Урман марилары
  • Көнчыгыш һәм болын марилары (болын мари теле)
    • Болын марилары
    • Көнчыгыш марилар
      • Агыйдел буе марилары
      • Урал марилары
        • Көңгер марилары
        • Кызылъяр (Красноуфимск) марилары
    • Төньяк-көнбатыш марилар
      • Кострома марилары