Әнвәр Ахунҗанов

Әнвәр Ахунҗанов (3 февраль 1914(1914-02-03), Бөре, Бөре өязе, Уфа губернасы, СССР — 19 май 1986, Казан, РСФСР, СССР) — тел белгече, филология фәннәре докторы (1967), профессор (1969). ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1984).

Әнвәр Ахунҗанов
Туган 3 февраль 1914(1914-02-03)
Бөре, Бөре өязе, Уфа губернасы, СССР
Үлгән 19 май 1986(1986-05-19) (72 яшь)
Казан, РСФСР, СССР

9-еллык мәктәпне тәмамлагач, Баймакта һөнәри училищеда рус телен укыта. 1932 елда Ленинград дәүләт университетының телбелем факультетына укырга керә. 1939-41 елларда Ленинград университетының аспирантурасында укый. 1942 елда, кандидатлык хезмәтен яклагач, фронтка китә.

1945-1952 елларда Казан педагогика институтында, 1955-1959 ССРБ ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, 1960 елдан Казан университетында. Гомуми тел белеме, контрастив сарыф, лексикография, чагыштырма лексикологиясенә караган фәнни хезмәтләр авторы; сүзлекләр төзүче.

1967 елда Алма-Атада татар телендә рус алынмалары докторлык хезмәтен яклый.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү