Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе
Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (рус. Заслуженный деятель науки Республики Татарстан, ингл. Merited Scientist of the Republic of Tatarstan) — Татарстан Республикасы дәүләт бүләге, мактаулы исемнәренең берсе. 1940 елда булдырылган. Татарстан Рәисе (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан бирелә. Бүләкләнүчеләр саны — 388 кеше (1997),[2] 818 кеше (1.01.2015).[3]
Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе | |
Нигезләнү датасы | 1 февраль 1940[1] |
---|---|
![]() | |
Нигезләүче | ТАССР Югары Шурасы |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе |
![]() | |
Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре |
Бүләкләнү нигезе
үзгәртүбелгечлекләре буенча кимендә 10 ел эшләүче, фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия булган югары квалификацияле фәнни хезмәткәрләргә фән һәм техника, ачышлар һәм уйлап табулар өлкәсендә булган аеруча кыйммәтле хезмәтләре өчен яисә республикада аеруча күренекле фәнни-гамәли эшчәнлек алып барган өчен, фән һәм техниканың өстенлекле юнәлешләрен эшләүдәге, фәнни мәктәпләр булдырудагы, фәнни кадрлар тәрбияләүдәге һәм әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.[4]
Ияләре
үзгәртү
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ Татар энциклопедия сүзлеге
- ↑ Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. «Tatarica» онлайн-энциклопедиясе. 2024 елның 20 июль тикшерелгән.
- ↑ Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында(үле сылтама)