Татар энциклопедиясе сүзлеге

(Татар энциклопедия сүзлеге битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Татар энциклопедиясе сүзлегеТатарстан һәм татар халкының үткәне һәм бүгенгесе турында беренче универсаль белешмә басма. Энциклопедик сүзлек Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев Указы нигезендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты тарафыннан төзелгән һәм 1999 елда рус телендә, 2002 елда татар телендә Казанда Россия Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе институты нәшриятендә бастырып чыгарылган.

Татар энциклопедиясе сүзлеге

Автор:

төрле авторлар[d]

Жанр:

белешмәлек-энциклопедик басмасы

Оригинал теле:

рус, татар

Нәшер итүче:

Татар энциклопедиясе

Чыгарылыш:

1999 елда рус телендә, 2002 елда татар телендә

Сайт:

ite.antat.ru/scince/index.shtml

1999 елның 3 ноябрендә узган китапны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев китапка шундый бәя бирде:

...Татар энциклопедиясе сүзлегенең дөньяга чыгуы күптән көтелгән вакыйга иде. Бу-Каюм Насыйри, Мәрҗани, Риза Фәхретдин чорыннан башлап безнең республиканың фәнни интеллигенцияләренең барлык буыннарының хыялларын тормышка ашыру.Без, ниһаять, Татарстанның зур фәнни потенциалы турында сөйләп кенә түгел, ә бәлки, чыннан да, мондый искиткеч эшләп эшләп күрсәтергә ирештек[1]

Тарихы

үзгәртү

Татар энциклопедия сүзлеген эшләүдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең фәнни учреждениеләре, Россия фәннәр академиясенең Казан шәһәренең институтлары, югары уку йортлары, тармак фәнни тикшеренү институтлары, архив учреждениеләре, Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербургның билгеле китапханәләре һәм музейлары, шулай ук тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр һәм Россия Федерациясенең башка фәнни һәм мәдәни үзәкләре, якын һәм ерак чит илләрнең белем бирү тармагы белгечләре катнашты. Фәнни-методик ярдәм эшенең барлык этапларында да «Зур Россия энциклопедиясе» дәүләт фәнни нәшрияты тарафыннан күрсәтелде.

Сүзлекләрне әзерләгәндә авторлар коллективы инкыйлабка кадәр Россия, ССРБ, Россия Федерациясе, Үзбәкстан, Белоруссия, Литва һәм башка илләрнең энциклопедик басмалары материаллары файдаланды.

Эчтәлеге

үзгәртү

Башка энциклопедик белешмәләрдән аермалы буларак, сүзлектә барлык белемнең бөтен даирәсен колачлау алу бурычы куелмады, дип билгели авторлар. Китапта, кагыйдә буларак, татар халкы һәм Татарстан тарихына турыдан-туры катнашы булган төшенчәләр һәм терминнар гына урын алган[2].

Китапка 16 меңнән артык мәкалә тупланган, аларның 7 меңнән артыгы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, сәнгать осталары, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау эшлеклеләре, хәрби начальниклар, руханилар, спортчылар, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында, төзелеш, элемтә, транспорт, сәүдә, финанс һәм банк эшендә эшләүче танылган кешеләр турында.

Энциклопедик сүзлекнең башка өлешендә шулай ук табигать, флора һәм фауна, файдалы казылмалар, ТР икътисады, археология, тарих, этнография, халык иҗаты, белем бирү, фән, әдәбият, техника, сәнгать, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башкалар турында белешмәләр бирелгән.

Энциклопедик сүзлектә Татарстан Республикасының хәзерге торак пунктлары, өлкәләр, крайлары һәм Республикалары, татарлар күпләп яши торган урыннар булган башка илләр турында кыскача белешмәләр бирелгән.

Авторлар билгеләгәнчә, китапка кергән яңалык үзенчәлеккү ия. Иҗтимагый тормыш, мәдәният, сәнгать күренешләре, тарихи вакыйгалар, социаль-тарихи тәҗрибәне һәм татар халкының милли үзаңын исәпкә алып, татар халкы тарихына турыдан-туры катнашы булган төшенчәләр һәм терминнар гына яктыртылган.

Татар халкы тормышы белән бәйле пьесалар һәм музыкаль-сәхнә әсәрләре әсәрләре һәм аларның беренче басмалары бирелгән.

Басмалар

үзгәртү
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
  • Татарский энциклопедический словарь (на татарском языке) / Гл. ред. М. Х. Хасанов; Отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0


Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү