Илдус Бари улы Хәйбуллин (1937 елның 11 октябре - 23 февраль 2007) - Россия физигы, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, күп кенә милли академияләрнең мактаулы әгъзасы.

Илдус Хәйбуллин
Туган телдә исем Илдус Бари улы Хәйбуллин
Туган 11 октябрь 1937(1937-10-11)
СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Төньяк Норлат
Үлгән 2007(2007)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан авиация институты
Һөнәре Россия физигы
Эш бирүче РФА Казан физика-техника институты[d]

Биографиясе үзгәртү

Хәйбуллин Илдус Бари улы Татарстан АССРның Яшел Үзән районы Төньяк Норлат авылында туган. Милләте буенча-татар. 1960 елда Казан авиация институтының радио факультетын тәмамлый. 1960-1966 елларда 296 нчы п/яда (Казан) инженер, өлкән инженер, радиотехника бүлеге лабораториясе мөдире булып эшли. 1966-1992 елларда РФА Казан фәнни үзәгенең Казан физика-техник институтында (лаборатория мөдире, фәнни эш буенча директор урынбасары) эшли. 1973 елда Илдус Бари улы Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый. 1985 елда Илдус Бариевич ион-легацияләнгән ярымүткәргечләрне лазерлы яндыру буенча фәнни доклад рәвешендә докторлык диссертациясен яклый, ә 1991 елда Россия Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1992 елдан башлап Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең баш гыйльми секретаре, РФА Казан фәнни үзәгенең Казан физика — техник институтының радиацион физика лабораториясе мөдире булып эшли. Илдус Бариевич — Казан физик юнәлештәге фәнни мәктәбенә яңа булган - ион имплантациягә нигез салучы, профессор. Төп фәнни хезмәтләр каты җисемнәр физикасына, ярымүткәргечле микроэлектроника һәм исәпләү техникасына багышланган. 2007 елда вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү