Рөстәм Туйкин (Рөстәм Булгыр улы Туйкин) – галим, тарих фәннәре кандидаты (1986). Уфа Көнчыгыш икътисад, һуманитар фәннәр, идарә һәм хокук академиясенең юридик институты (ВЭГУ академиясе) профессоры (1999). Хәрби фәннәр һәм педагогика һәм социаль фәннәр академияләре мөхбир-әгъзасы.

Рөстәм Туйкин
Туган телдә исем Рөстәм Булгыр улы Туйкин
Туган 17 март 1948(1948-03-17) (76 яшь)
Башкортстан, Бирск шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре тарих галиме
Җефет О.В. Широбокова
Балалар кызы Нелли (1989)
Ата-ана
  • Булгыр Фазыл улы, укытучы (әти)
  • Наилә Халит кызы, укытучы (әни)
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 17 мартында БАССР Бөре шәһәрендә туган. 1713 елгы ихтилал башлыгы Туйкә батыр нәселеннән. Атасы ягыннан бабасы Фазыл Туйкин – язучы, музыкант. Уфада дәүләт университетын (1971), аспирантураны (1975) тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган (1986).[1]

Хезмәт баскычлары үзгәртү

Хәзерге көндә ВЭГУ академиясе юридик институты профессоры.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • Институтның Самардагы филиалын оештыру буенча эш.
  • «Белем» җәмгыятенең иң яхшы 5 лекторы исемлегенә керә.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Алманиядә фашизмга каршы хәрәкәт проблемалары турында 50 фәнни хезмәт.
  • Югары мәктәп пробемалары буенча фәнни мәкаләләр.
  • Дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары проблемалары турында фәнни мәкаләләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Хәрби фәннәр академиясенең алтын тамгасы (2005).
  • Хәрби фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.
  • Педагогика һәм социаль фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.

Шәҗәрәсе үзгәртү

Ындырҗа — Тулунгуҗа — Туктагул — Туйкә — Сәет — Мостафа — Габделлатыйф — Әхмәткәрим — Фазыл — Булгыр: аның ике улы Рөстәм һәм Руслан, ике кызы Алсу һәм Гуля.[3]

Сылтамалар үзгәртү

ВЭГУ академиясе сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

Искәрмәләр үзгәртү