Ревдар Садыйков (Ревдар Фәез улы Садыйков) – балет артисты, мөгаллим, Тукай бүләге иясе.

Ревдар Садыйков
Туган телдә исем Ревдар[1] Фәез улы Садыйков
Туган 20 гыйнвар 1937(1937-01-20)
Мишкә, Мишкә районы, Башкортстан АССР, ССРБ
Үлгән 1 гыйнвар 1989(1989-01-01) (51 яшь)
Казан
Яшәгән урын Чехов урамы[2]
Милләт татар
Һөнәре балет биючесе
Җефет Наталья Садыйкова (1979 елга кадәр)[3]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1973)

1937 ел ның 20 гыйнварында туган. 1989 елда вафат.

Тәрҗемәи хәле. үзгәртү

1937 елда Башкортстан АССРның Мишкә районы Мишкә авылында әфисәр гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышын Литвада Алитус (рус. Олита) шәһәрендә каршылый. Бик яшьли ятим кала. Ташкәнттә ятимнәр йортында тәрбияләнә, хореография училищесын тәмамлый. Уку йортын тәмамлагач, Сарытау опера һәм балет театрында бии.[4]

1956 - 1977 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында аерым биюче, 19771980 елларда репетитор.

Иҗаты. үзгәртү

Ревдар Садыйков - бик яхшы әзерлекле һәм актёр таланты булган биюче.

20 еллык иҗат юлында театрның классик һәм милли балет репертуарыннан 40 тан артык спектаклендә ир-ат партияләрен бии. 19 яшендә «Шүрәле» балетында Былтыр партиясен ышанып тапшыралар. Партнёрлары - Нинель Юлтыева, Анна Гацулина[5].

Биегән партияләре үзгәртү

  • Дезире («Йокыга талган гүзәл», Петр Чайковский)
  • Данила («Таш чәчәк», Сергей Прокофьев)
  • Клим («Тау хикәясе», Александр Ключарев)
  • Ленни («Яшен сукмагыннан», Кара Караев)
  • Грей («Ал җилкәннәр», В. Юровский)
  • Арбенин («Маскарад",Л. Лапутин)
  • Байтимер («Асел», В. Власов)
  • Амун («Мисыр төннәре», А. Аренский)
  • Шагыйрь ("Хәтерлим мин бер мизгелне», Михаил Глинка, Г.Синисало)
  • Яугир шагыйрь («Үлемсез җыр», Алмаз Монасыйпов)


Яраткан әйтеме: "Business before pleasure" (Башта эш, аннан уен)[3]

Мактаулы исемнәре, бүләкләре үзгәртү

Татарстан АССРның халык артисты (1964), РСФСРның атказанган артисты (1970),

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1973) - Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Су анасы» балетында (Әнвәр Бакиров музыкасы) Алмай роле өчен.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. революционный дар сүзеннән кыскартылган:http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/sov/379576/bio/
  2. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.
  3. 3,0 3,1 http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/sov/379576/bio/
  4. http://plie.ru/?vpath=/news/data/ic_news/1090/
  5. Наш дом- Татарстан(үле сылтама)

Чыганаклар үзгәртү

  1. Наталья Садыйкова. Неистовый, непокоренный дар.Республика Татарстан, 23.01.2007[1]
  2. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  3. Театральная энциклопедия. Том 6/Глав. ред. П. А. Марков - М.: Советская энциклопедия, 1967. - 1136 стб. с илл., 8 л. илл.
  4. "Совет əдəбияты", Казан, 1962, № 2, 141 – 43 бит.
  5. "Советская музыка", 1964, № 5, с. 56 - 58.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

  1. http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/sov/379576/bio/