«Раушан», икенче редакциядә (1974) «Сихерләнгән малай» (рус. Заколдованный мальчик) — 1961 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган 2 актлы, 3 пәрдәле балалар балеты.

Раушан
Фото
«Раушан» балетыннан Раушан
Көйязар Заһит Хәбибуллин
Либретто авторы Габдрахман Сәлимов
Сюжет чыганагы Габдулла Тукай
Хореограф Д. Арипова
Шуннан соңгы тәхрирләр 1974
Пәрдәләр саны 3
Иҗат итү елы 1957
Беренче куелыш 1961
Беренче куелыш җире Казан, Татар дәүләт опера һәм балет театры

Авторлар

үзгәртү

Либретто эчтәлеге

үзгәртү
 
Нинель ЮлтыеваРаушан. 1961

Иртәнге таң белән аланга Раушан йөгереп чыга. Ул үзенең дуслары: көнбагышлар, чәчәкләр һәм күбәләкләр белән бии. Кинәт аландагы тынычлык һәм шаян-көлке өзелә: йөгереп Гали керә, һәрнәрсәне кыра-вата башлый һәм Раушаннан көлә. Соңрак аланга Ана керә, балаларны татуландырмакчы була. Гали күмер алып, Убырлы карчык сурәтен ясый. Көтмәгәндә Убырлы карчык җанлана һәм Гали белән бии башлый. Мәчеләр Галине эләктереп ала һәм күккә ашалар. Куркынган Ана аның түбәтәен генә табып ала. Кайгыдан һәм күп елаудан Ана сукырая. Раушан Анага Галине эзләп табарга вәгъдә итә һәм сәяхәткә кузгала. Дулкыннар һәм ут кызның кыюлыгы алдында чигенәләр. Кыз Убырлы карчык биләмәсенә барып җитә. Убырлы карчык шарты буенча ул Галине ябалаклар арасыннан танып алырга тиеш. Галинең ым кагуы ярдәмендә Раушан аңа төртеп күрсәтә. Ләкин Убырлы карчыкның малайны кире бирәсе килми. Ул Раушанны төрлечә мыскыл итә башлый. Ябалактан кешегә әверелгән малайлар берләшеп Убырлыны утка ыргыталар. Раушан белән Гали Ана янына кайталар.

  • «Раушан» балеты татар балет сәнгатенә әкият-балетның яңа — балалар балеты төрен алып килә.
  • 1974 елда эшләнгән яңа редакциядә «Сихерләнгән малай» (рус. Заколдованный мальчик) исемен ала. З актлы балет 3 пәрдәле 2 актлы балет итеп үзгәртелә.
  • Либретто Габдулла Тукай әсәренә һәм татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган. Усал малай һәм аны Убырлы карчык кулыннан коткаручы акыллы кыю кыз турындагы сюжет урыны-урыны белән Ганс Христиан Андерсенның «Кар патшабикә» (рус. Снежная королева) әкиятен хәтерләтә. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты тәэсире дә сизелә. Балетта балалар холкына ярашлы мотивлар (чит җирләргә маҗаралар эзләп сәяхәткә чыгу, табигать көчләрен җиңү, батырлыкны, тапкырлыкны мактау) күп.
  • Балетта конфликт явыз фантастик дөнья (Убырлы карчык образы һәм аның булышчылары — оча торган мәчеләр) белән кешеләрнең бәхетле якты дөньясы (Раушан, Ана образлары) арасында килеп чыга. Өстәмә конфликт Гали белән Раушан һәм Ана арасында килеп туа.
  • Беренче пәрдәнең җиде номерында Ана, Раушан, Гали образлары контраст ярдәмендә ачыла. Ана образында композитор бишек җыры, Раушан образында — балалар җыры, Гали образында — полька һәм гопак мотивларын киң куллана.
  • Яшенле яңгыр һәм давыл күренешеннән яңа — Убырлы карчык экспозициясе барлыкка килә. Аның музыкаль чишелешен көйязар пародияләнгән бәет ярдәмендә таба. Уен коралларыннан виолончель һәм контрабас кулланыла. Шомлы музыка әкренләп агрессив-һөҗүмчән тон ала.
  • Икенче пәрдәдә Раушанның сәяхәте, аның дулкыннар һәм ут белән очрашуы дивертисмент итеп бирелә.
  • Өченче пәрдә — Убырлы карчык биләмәсе — балетның кульминациясе һәм чишелеше булып тора. Ананың балалар белән шатлыклы очрашуын тантаналы марш итеп яңгыратып, автор конфликтның бетүенә ишарәли.
  • Халык иҗаты белән якыннан таныш булган З. Хәбибуллин балетның музыкаль канвасына халык җырларын («Бормалы су», «Каз канаты», «Шома бас» һ.б.) һәм үз җырларын кертеп җибәрә.

Балетта катнашучылар

үзгәртү
  • Раушан
  • Гали
  • Ана
  • Убырлы карчык
  • Оча торган мәчеләр
  • Дулкыннар
  • Ут һ. б.


Чыганаклар

үзгәртү
  1. Композиторы Советского Татарстана. Казан: ТКН, 1957.
  2. Ш. Рахманкулов. Заһит Хәбибуллин. Казан: ТКН, 1975.
  3. А. Алмазова. Фарид Яруллин и татарский балет. Казан: ТКН, 1987.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү