Әнвәр Бакиров

совет татар композиторы

Әнвәр Закир улы Бакировтатар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Әнвәр Бакиров
Әнвәр Бакиров.jpg
Туган 7 июль 1920(1920-07-07)
Казан
Үлгән 10 август 2001(2001-08-10) (81 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Кечкенә урам, Казан[1]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Бүләк һәм премияләре Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе

Тормыш юлыҮзгәртү

Ул 1920 елның 7 июлендә Казанда туа. Бала чагы Биектау районының Әлдермеш авылында уза. Музыкаль белемне ул Казан музыка училищесында ала. Училищены 1940 елда эскрипкә классы буенча Ильяс Әүхәдиевтә, композиция классы буенча Юрий Виноградовта тәмамлый. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. 1942 елны В.И. Ленин ис. Сембер югары командалык танк училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында армия сафларында була. 1946 елда гвардия лейтенанты званиесендә отставкага чыга.

Сугыштан соң ул Казан дәүләт консерваториядә укуны дәвам итә. Композиция буенча профессор Альберт Леман курсында укый.

1951-56 елларда Казан музыка училищесында укыта. 1956-57 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлеге мөдире булып эшли. 1958 елны Әнвәр Бакиров Алабуга шәһәрендә музыка мәктәбе оештыра. Бүген Алабуганың №1 музыка мәктәбе аның исемен йөртә. 1957-70 елларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә укыта, Казан, Минзәлә, Чаллының һәвәскәр сәнгать коллективлары белән иҗади җитәкчелек итә.

2001 елның 7 июлендә Казан шәһәрендә вафат. Яңа бистә зиратында җирләнә.

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны — татар журналисты Фирдәвес Болгарская.

ИҗатҮзгәртү

 
Выпускник консерватории

Әнвәр Бакировның мөстәкыйль иҗади юлы 1937 елда язылган «Иртәнге серенада» җырыннан башлана дип саныйлар (Хәй Вахит шигыренә, беренче башкаручысы Нияз Даутов). Бу җыр аның иң популяр әсәрләрнең берсенә әйләнә. Үз иҗади гомерендә Әнвәр Бакиров халык үз иткән 200 дән артык җыр язган. Композиторның иҗатына жанрларның киң диапазоны хас.
Бакировның иң мөһим әсәрләренең берсе – «Алтын тарак» балеты (1957 ел), яңа редакциядә — «Су анасы»[2] (1971 ел). Әсәр Тукайның исемдәш әкияте мотивлары буенча языла. Бу балет иң популяр татар балетларының берсе булып тора.
Әсәр М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур уңыш белән бара. 1973 елда авторы һәм башкаручылар Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнәләр.
Әнвәр Бакиров опералар яза, музыкаль комедияләр өчен оркестр музыкасын иҗат итә. Аның күп җырлары да халык күңеленә үтеп кергәннәр.
Ә. Бакиров соңгы вакытларда онытыла башлаган музыкаль комедия жанрына игътибар юнәлтә. Бу жанрда «Тальян моңы» (1962) иҗат ителә. Башка зур әсәрләре — «Беренче факел» (1970), «Су анасы» поэмасы (1952), «Тукай» операсы (1983), «КамАЗ» увертюрасы (1974).

Җырлар, романслар, дуэтлар, хорларҮзгәртү

 
2000 ел

Нота җыентыкларҮзгәртү

Заголовок
«Алтын тарак балетыннан биюләр» Рәссамы — И.Хантемиров, Татарстан китап нәшрияты, 1963, 44б.  
«Ватан чакыра» Рәссамы — И.Субаев, Татарстан китап нәшрияты. 1967, 44б.  
«Мәк чәчәге» Рәссамы — А.Садыйков, Татарстан китап нәшрияты, 1969, 44б.  
"Тальян моңы" Рәссамы - И.Субаев, Татарстан китап нәшрияты, 1970, 60б.  
"Мәхәббәтем" Рәссамы - Г.Трифонов Татарстан китап нәшрияты., 1979, 84б.  
"Авылым таңнары" Рәссамы - Ю.Пахомов Татарстан китап нәшрияты., 1984, 72б.  
"Су анасы" Балет, клавир Рәссамы - Г.Христиани Издательство "Советский композитор". 1984, 128б.  
"Болшевская тетрадь" Фортепьяно. Беренче адымлар. Кулязма. 1987.  
"Балалар өчен җиде пьесса" Рәссамы - Г.Христиани Нашрият "Совет композиторлар"., 1988, 90б.  
"Сайланма җырлар" Рәссамы - И.Субаев Татарстан китап нәшрияты., 1990, 240б.  
"Музыка дәрәсләр өчен Ике җыр" Рәссамы - Л.М.Яркова Татарстан китап нәшрияты., 1990, 93б.  
"Су анасы" Балет, Гөлнар Әнвәр кызы Бакировның үзгәртеп язу, Рәссамы - Борис Кноблок и Н.Тишенкова, Казан, ДМШ № 6, 2010, 96б.  
"Балалар өчен инструменталь пьессалар җыентыгы" Казан, ДМШ № 6, 2010, 196б.  
"Балалар өчен җырлар җыентыгы" Казан, ДМШ № 6, 2010, 32б.  

ХәтерҮзгәртү

 
Әнвәр Бакиров
(1920-2001)

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

Гөлнар Бакирова, Әтием турында

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү