Гази Заһитов, Гази (Гыйзетдин)[1] Казыйхан улы Заһитов (1921 елның 20 августы, РСФСР, БАССР, Мишкә районы, Яңакош1953 елның 23 августы, шунда ук) — Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир. 1945 елның 30 апрелендә совет сугышчыларыннан беренчеләрдән булып Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән кеше.

Гази Заһитов
Туган телдә исем Гыйзетдин Казыйхан улы Заһитов
Туган 20 август 1921(1921-08-20)
РСФСР байрагы РСФСР, БАССР, Мишкә районы, Яңакош
Үлгән 23 август 1953(1953-08-23) (32 яшь)
ССБР байрагы СССР, РСФСР, БАССР, Мишкә районы, Яңакош
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Милләт татар
Һөнәре механик
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Камилә
Балалар улы Газали
кызы Наҗия
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре

«Сугыш казанышлары өчен» медале

Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Башкортстан АССР Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка китә. Гаскәр белән Берлинга кадәр җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләр арасында була.


 

Безнең гаскәрләр Берлин үзәгенә якынлашып килгән чакта, иптәш Заһитов Рейхстагны штурмлауда катнашырга һәм аңа беренчеләрдән булып Җиңү Байрагын кадарга шәхси теләген белдерде. 1945 елның 26 апрелендә Заһитов, сержант Михаил Минин, өлкән сержантлар А. Бобров һәм А. Лисименко белән бергә, сугышчан бурычны үтәргә кереште. Һөҗүм итүче пехота алдыннан үтеп, Заһитов Рейхстагка бару юлын ачыклады һәм шуның белән безнең сугышчыларның хәрәкәтенә булышлык итте.
28 апрельдә разведчиклар немецларның тылына үтеп, кыю һәм тәвәккәл эш иттеләр: сакчыны атып үтереп, подвалга бәреп керделәр, андагы 25 немец солдатын әсирлеккә төшерделәр.
29 апрельдә Заһитов һәм аның иптәшләре немецлар урнашкан җиргә үтеп керделәр, безнең артиллериянең Рейхстагны утка тотуына юнәлеш бирделәр. Алар урнашкан йорт немецлар тарафынан камап алынса да, геройлар куркып калмадылар. Автоматлар һәм гранаталар ярдәмендә бу сугышта 40 немецны юк иттеләр һәм безнең җәяүле гаскәрләр килеп җиткәнче, йортны дошманнан саклап тордылар.
30 апрельдә Заһитов үз иптәшләре белән бергә Рейхстагтан 100 м читтән үтүче моңарчы билгесез каналга разведка ясады һәм әлеге канал аша үтүче кичү барлыгын белеп, кичекмәстән шул хакта рациядән 79 нчы корпус командирына хәбәр җиткерде.
30 апрельдә штурм вакытында Заһитов рейхстагка беренче булып бәреп керде, әмма шул чакта аның күкрәген пуля үтәли тишеп үтте (яраланганда аның партбилеты да тишелгән иде). Яраланган өлкән сержант Заһитов сержант Минин белән бергә Рейхстаг башнясына күтәрелеп, беренче Җиңү байрагын кададылар.

Рейхстагны штурмлауда күрсәткән тәвәкәллеге, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен иптәш Заһитов Советлар Союзы Герое исеменә лаек.
Майор Максимов, 136 АПАРКВның РАД командиры. Берлин шәһәре. 1945 елның 1 мае.
(РФ Саклану министрлыгының архивы. 136 нчы фонд, 212 465 нче тасвирлама)[2]
 

Сугыштан соң ул туган авылына кайта. 1947 елны авыл советы рәисе итеп билгеләнә, көзен гаилә корып җибәрә. Тагын 3 елдан авылда оешкан машина трактор станциясендә механик була. 1953 елның 23 августында үзенең 32 яшен бәйрәм итеп ике көн узганнан соң ул колхоз техникасы өчен кирәк-яраклар алырга дип Благовещенскига барганда, машина әрҗәсеннән (машина кабинасына йөкле хатынны утырткан, үзе әрҗәгә утырган булган, яңгыр ява башлагач, өс киемен кияргә торып баскач) ялгыш әрҗәдән каты юлга егылып төшеп, башы белән бәрелеп (вариант: көпчәк астына эләгеп) үлә [3].

Аны каһарман исеменә тәкъдим иткән белешмәлек эзенә 20 ел узганнан соң журналистлар төшә. Һәм 1964 елны «Комсомольская правда»да чынлыкта җиңү байрагын бөтенләй башка кешеләр урнаштыруына ишарәли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • III һәм II дәрәҗә Дан орденнары
  • Кызыл Йолдыз ордены
  • «Хәрби хезмәтләре өчен» медале
  • «Батырлык өчен» медале
  • «Варшаваны азат иткән өчен» медале
  • «Берлинны алган өчен» медале
  • «1941 — 1945 елларлагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале [3]

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе Казыйхан, әнисе Хөсниямал (?—1969). Биш балалы (ике кыз, өч малай) гаиләдә дүртенче бала булып туган. Бертуганнары: абыйсы Сәгыйдулла, сеңлесе Сафура...

Хатыны Камилә (?—2020), 1948 елда өйләнешкәннәр. Кызы Наҗия (1950 елгы), аның балалары: Роберт, Илшат, Илһам, Фидан, Рафис, Илдар, Эльвир. Улы Газали (1953 елгы), аның балалары: кызы Альбина (2021 елда авыр чирдән вафат), улы Айрат.[3]

Хәтер үзгәртү

  • Яңагош авылында һәм район үзәге Мишкәдә урамнарга Гази Заһитов исеме бирелгән.
  • Мишкә районы Яңагош авылы урта (2019 елдан тугызъеллык) мәктәбенә Гази Заһитов исеме бирелгән.
  • 2007 елда Яңагош авылында Гази Заһитов музее ачылган (музейның элеккеге директоры – Галимҗан Бикбулатов), бюсты куелган.
  • 2021 елның 20 августында БР Мишкә районы үзәге Мишкә авылында «Биш каһарман» мемориаль комплексында Гази Заһитовка һәйкәл ачыла. Ачылу тантанасында БР Башлыгы Радий Хәбиров, Мишкә районы башлыгы Павел Трапезников, Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров һ. б. катнаша [3].
  • 2022 елның 9 маенда Гази Заһитовның Мишкә районы Яңакош авылы зиратындагы кабере янындагы мемориаль постаментка Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армия коралланышында булган танкка каршы ата торган туп урнаштырылган. Тантанада ФСБ Башкортстан буенча идарә башлыгы Юрий Серышев, БР буенча Эчке эшлер министры Роман Деев катнашкан [4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гыйзетдин — мулла кушкан исеме
  2. Ягсуф Шафиков. Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом. Казань: «Слово», 2015 г., С. 26. ISBN 978-5-98356-275-2
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Зилә Мөбәрәкшина. Рейхстагка байрак кадаган татар Гази Заһитов турында: «Үзенә нидер биреләчәген әйтте». Татар-информ, 22.08.2021
  4. Азат Гиззатуллин. В селе Янагушево установили мемориальную пушку на могиле героя-фронтовика Гази Загитова. ИА Башинформ, 9.05.2022