Җиңү паркы (баш. Еңеү Паркы)— Уфа шәһәренең төньяк өлешендә (Орджоникидзе районындагы Черниковка бистәсе) урнашкан, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы катнашыучылар хөрмәтенә мемориаль комплексы. 1947 елда ачыла. 1980 елга кадәр «Нефтче» паркы дип атала. Аның биләмәсендә күп төрле карусельләр, балалар майданчыгы һәм күзәтү тәгәрмәче урнашкан була.

Советлар Берлеге Геройлары Александр Матросовка һәм Миңнегали Гобәйдуллинга һәйкәл (1980 елның 8 маенда ачылган).

Парк Орджоникидзе районында Агыйдел елгасы ярында урнашкан. Көньяк чиге «Лалә-Тюльпан» мәчете биләмәсенә терәп тора, төньяктан «Нефтьче» стадионы белән чиктәш.

Җиңү паркының мәйданы: 62 гектар.