Шакирҗан Мөхәммәтҗанов

(Александр Матросов битеннән юнәлтелде)

Александр Матросов яки Шакирҗан Мөхәммәтҗанов — дошман амбразурасын үз тәне белән каплаган Советлар Берлеге Каһарманы. Рәсми версиягә күрә исеме: Александр Матвей улы Матросов, ләкин яңа версияләр буенча Александр Матросов исеме артында Урал егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов торуы билгеле [1].

Шакирҗан Мөхәммәтҗанов
Туган телдә исем Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов
Туган 5 февраль 1924(1924-02-05)
Днипро, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 27 февраль 1943(1943-02-27) (19 яшь)
Псков өлкәсенең Локнян районы Чернушки авылы
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Күмү урыны Великие-Луки
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Советлар Берлеге каһарманы
Хәрби дәрәҗә кызылармияче[d]

 Шакирҗан Мөхәммәтҗанов Викиҗыентыкта

Рәсми версия

үзгәртү
 
Амбразурага ташланучы А.Матросов. Картина
 
Великие Луки шәһәрендә А. Матросов һәйкәле. 1954 елда куелган [2]

Рәсми чыганаклар буенча Александр Матвей улы Матросов 1924 елның 5 февралендә Украинаның Екатеринослав (хәзерге Днепропетровски) шәһәрендә туган. Кече яшьтән үк ятим калып, Ульян өлкәсенең Иваново һәм Мәләкәс балалар йортларында тәрбияләнгән, 7 сыйныфтан соң Уфа хезмәт колониясендә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. 1942 елның сентябрендә ул Оренбур ягындагы Краснохолм пехота училищесында укый башлый. Әмма укуын тәмамлый алмый, 1943 елның гыйнварында ук курсантлар Калинин фронтына җибәрелә. Анда Сталин исемендәге 91-нче аерым Себер бригадасының икенче укчылар батальонында хезмәт итә башлый.

1943 елның 27 февралендә 2-нче батальонга Псков өлкәсенең Локнян районы Чернушки авылындагы терәк пунктка һөҗүм итәргә дигән бурыч йөкләнә. Яугирләр урман аша үтеп аланга чыгуга, дошманның пулемет уты астына эләгәләр. Беренче пулеметны автоматчылар төркеме эштән чыгара, икенчесен дә туктатуга ирешәләр. Әмма өченче дзоттан атучы пулемет авылга керергә мөмкинлек бирми. Шул вакыт Александр Матросов Петр Огурцов белән дзотка таба шуыша башлыйлар. Дзотка якынлашканда, Огурцов каты яралана, Матросов юлын үзе генә дәвам итә. Ул амбразурага якынрак килеп ике граната ыргыта. Пулемет тынып кала. Яугирләр һөҗүмгә ташлануга, ул тагын ут ача. Шулчак Матросов сикереп торып дзотка ыргыла һәм амбразураны каплый. Шулай итеп, ул гомере бәрабәренә хәрби бурычны үтәргә ярдәм итә. 1943 елның 19 июнендә аңа Советлар Берлеге каһарманы дигән исем бирелә[3]. Матросов батырлыгы дәреслекләргә совет ватанына мәхәббәт, куркусызлык, каһарманлык билгесе булып кереп кала.

Альтернатив версия

үзгәртү

1988 елда «Башкортстан» газетасы журналисты Рәүф Насыйров Александр Матросовның чын исеме кем булуы, аның кайда туып үсүе белән кызыксына башлый. Татарстанда язучы Шаһинур Мостафин да Матросовның батырлыгы һәм матросовчылар турында бик күп эзләнүләр алып бара. Аларның версияләре буенча Матросовның Башкортстанның Учалы районы Кунакбай авылында туып-үскән Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов булуы ачыклана.

Александр Матросов — Шакирҗан Мөхәммәтҗанов турында 2008 елда Мәскәүдә документаль фильм төшерелә. Анда Матросовның Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуы әйтелә.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү