Матросовчылар (Дошманның ут ноктасын күкрәге белән томалаучылар) — сугышлар вакытында, үз гомерләрен кызганмыйча, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, һәлак булган каһарманнар. Советлар Берлеге Каһарманы Александр Матросов (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) үрнәгендә «матросовчылар» дип аталып йөртеләләр.

Амбразурага ташланучы А.Матросов. Картина
 
Дзот
 
Амбразура
 
А. Матросов һәйкәле
 
А.К. Панкратов
 
М. Гобәйдуллин

Бөек Ватан сугышында

үзгәртү
  • 1943 елның 23 (27 [2]) февралендә 11 сәгать 15 минутта Калинин фронты 22- армия 91- укчы бригаданың 2- аерым батальоны рядовое 19 яшьлек Александр Матвеевич Матросов, Калинин өлкәсенең (хәзер Псков өлкәсе) Великие Луки районындагы Чернушки авылы өчен барган сугышта, гранаталары һәм автоматында патроннары беткәч, дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплый — үз гомере бәрабәренә дистәләрчә сугышчан иптәшләрен үлемнән коткарып кала. ССРБ Югары шурасы Президиумының 1943 елның 19 июне Указы нигезендә А.М. Матросовка Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә, ул хезмәт иткән укчы бригада 56- гвардияче укчы дивизиянең А. Матросов исемендәге 254- гвардияче укчы полкы итеп үзгәртелә. Александрның исеме чәст сугышчыларының 1- ротасы исемлегенә мәңгелеккә кертелә.
  • А.М. Матросов үрнәгендә фидакарьлек үрнәге күрсәткән шундый каһарманнардан 470 кеше билгеле (438 кешенең исем-фамилиясе мәгълүм).[3]
  • Матросовчылар исемлегенә элеккеге ССРБ территориясендә яшәгән барлык милләт вәкилләре дә диярлек кергән : 233[4] рус, 50 украин, 20 татар, 13 белорус, кыргызлар, үзбәкләр, әрмәннәр, эстоннар, грузиннар, азәрбайҗаннар, бурятлар, башкортлар, казакълар, яһүдләр һ.б.[5]
  • Араларында ике хатын-кызНиколай Гастелло исемендәге партизан отряды разведчигы Римма Шершнева, медицина хезмәте кече лейтенанты Нина Бобылёва.
  • Матросовчылар арасында ике яшүсмер — «Октябрь» партизан отряды диверсанты, шартлатучы Миша Белуш, 252- укчы дивизиянең 332- аерым разведка ротасы рядовое Толя Комар бар.
  • Дошманның ут нокталарын күкрәкләре белән пехотачылар да, диңгезчеләр дә, танкистлар да, чик сакчылары да каплаган.
  • Ленинград шәһәрен саклап калу өчен барган сугышларда 54 кеше шушы соңгы чарадан файдаланган.
  • Каһарманнар арасында офицерлар да бар.
  • Чит илләрне фашизмнан һәм япон илбасарларыннан азат иткәндә 80 сугышчы Матросов батырлыгын кабатлый. Польшада 27, Маҗарстанда 8, Чехословакиядә 6, Югославиядә 3, Румыниядә 6, Алманиядә 25, Кытайда һәм башка илләрдә 14.[6]
  • 134 матросовчыга Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән.[7]
  • Матросовчылар икәүләп яисә өчәү берьюлы амбразурага ташланган очраклар бар: 1942 елның 29 гыйнварында Новгород шәһәре янында сержант Иван Герасименко, рядовойлар Леонтий Черемнов һәм Александр Красилов, төнге һөҗүм барышында дошманның берьюлы өч дзотын күкрәкләре белән каплыйлар. 1942 елның 18 августында Сталинград өчен сугышта политрук Пётр Гутченко белән взвод командиры Александр Покальчук дошманның берьюлы ике дзотын күкрәкләре белән каплыйлар. 1944 елның 23 июнендә Витебск өлкәсенең Остров Юрьев (Осинторф) пункты өчен барган сугышта гвардия кече сержанты Барый Шәвәлиев белән гвардия лейтенанты Иван Ильченко икәүләшеп дошманның бер үк ут ноктасын күкрәкләре белән каплыйлар.[8]

А. Матросовка кадәр

үзгәртү

Ни өчен А. Матросовка кадәр батырлык күрсәткәннәргә баштан ук игътибар бирелмәгән соң? Моның буенча берничә фараз китерергә мөмкин. Беренчедән, Александр Матросовның биографиясе ятышлы. Ул ятим калып, балалар йортында коммунистик яңа тәрбия алган комсомол. Икенчедән, әлбәттә, командирларның роле. Өченчедән, 1943 елда сугышта кискен борылыш була, Кызыл Армия һөҗүмгә күчә. Бу вакытта сугышчылар рухына тәэсир итәрлек батырлык үрнәге кирәк була. Александр Матросов батырлыгы моңа килешеп тора. 1941-1942 еллар совет гаскәрләре өчен фаҗигале көннәр итеп исәпләнә. Шуңа күрәдер дә инде, 58 каһарманныңның батырлыгы тиешле дәрәҗәдә билгеләп үтелми.[10][11]

Матросовчылар- якташларыбыз

үзгәртү
 
Г. Гафиятуллин
 
Н. Идрисов
 
Б. Шәвәлиев

Матросовчы - якташлардан 25 кешенең исеме билгеле. 4 рус (Алексей Исаев, Николай Липатов, Филипп Мазилин, ?), 1 чуаш (Арсений Карташов), 20 татар (шул исәптән, 3 БАССРдан) Шулардан 5 - офицер.

Туган җирләре

үзгәртү

Аксубай (Филипп Мазилин), Арча, Әлмәт, Әлки, Баулы, Буа (Арсений Карташов), Балык Бистәсе (Барый Шәвәлиев), Биектау (Николай Липатов), Бөгелмә, Кукмара (Нух Идрисов, Әхмәтгали Мөхәммәдиев), Лениногорск (Газинур Гафиятуллин), Мамадыш, Менделеевск, Тәтеш (Сәлахетдин Вәлиуллов), Чүпрәле, Югары Ослан (Алексей Исаев) районнары , Казан шәһәре (Хафиз Зарипов, Абдулла Сәлимов (1917-1943), БАССР Дәүләкән, Учалы (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) , Чишмә (Сәйфулла Юсупов) районнары.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Шаһинур Мостафин. Әтием әманәте. Казан утлары, 2015, 5 сан.
  2. Бессмертные подвиги. Сост.: А. П. Коваленко, А. А. Сгибнев. - М.: Воениздат, 1980, 81 – 110 бб.
  3. Александр Коваленко. Правда о Матросове и Матросовцах. М., 1994 ISBN 5-7449-0003-0

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Башкортстанның Нуриман районы Иске Бөреч авылы ветеран-укытучысы Габит Хәммәтнуров истәлеге
  2. А. В. Сульдин. История Великой Отечественной войны. Полная хроника 1418 дней/1418 ночей. М.: «Астрель: Олимп», 2010, 351- биттә
  3. 3,0 3,1 Эд. Поляновский мәкаләсе. «Известия», 1997 ел, 29 гыйнвар
  4. Саннар үзгәреп торырга мөмкин
  5. Яшь Гвардия сайтында
  6. Яшь гвардия сайтында
  7. Правда о подвиге Александра Матросова
  8. Шамил Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә» документаль бәянында
  9. «Правда», 1941 ел, 20 ноябрь
  10. Татарстанцы - побратимы Матросова
  11. Казан кирмәне матросовчылар турында экскурсия уздыра