Төп менюны ачу

Эстоннар (эст. eestlased) — нигездә Эстониядә яшәүче Балтыйк буе фин халкы. Гомуми саны якынча 1,1 млн кеше. Төп тел — эстон теле.

Эстоннар
eestlased
Lydia Koidula.jpgErnstJuliusOpik.jpgLennart Meri 1998.jpg
Лидия Койдула • Кристьян Палусалу • Леннарт Мери
Гомуми саны: якынча 1,055,000 (2000)[1]
Таралышы: Эстония байрагы Эстония:
922 398 (2010)[2]

Швеция байрагы Швеция:
26 000
АКШ байрагы АКШ:
25 000 (2000)[1]
Канада байрагы Канада:
22 000 [3]
Финләндия байрагы Финләндия:
20 000 (2007)[4]
Русия байрагы Русия Федерациясе:
17 875 (2010)[5]

Тел: эстон теле, вырус диалекты
Дин: христианнар (лютераннар, православлар бар). Эстоннарның күпчелеге динсез.
Раса төре: европеоид раса
Якын халык: фин-угыр халыклары
Этник төркемнәр: выру, сету

XVIII—XIX гасырларга кадәр эстоннар үзләрен maarahvas дип атап йөрткәннәр. Эстон теленнән тәрҗемәдә бу «җир халкы» дигәнне, ягъни игенчелек белән шөгыльләнгән халык дигәнне аңлата.

eestlane термины латин теленнән килә (Aesti). Шулай итеп Тацит үзенең «Германия» әсәрендә Балтыйк диңгезенең ерак ярында яшәүче халыкны атый. Урта гасырларда Русьта эстоннарның бабаларын чудь дип атап йөрткәннәр.

Тарих һәм этнографияҮзгәртү

Эстлар Көнчыгыш Балтыйк буенда б.э.к. 1-нче меңьеллыкта көнчыгыштан килгән фин-угыр кабиләләренең җирле халык белән кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка киләләр. Соңрак алар көнчыгыш фин-угыр, балт, герман һәм славян элементларын үз эчләренә алалар.

Уку Мазинг һәм Яан Каплински кебек эстон мәдәниятчеләре, шулай ук Эстония президенты һәм фәнни-популяр китаплар авторы Леннарт Мери хәзерге заман эстоннары гореф-гадәтләрендә фин-угыр мирасының эзен билгеләү өстендә эшлиләр.

I меңьеллык башыҮзгәртү

III гасырдан башлап Эстония территориясендә археологик мәгълүмат буенча аерым этник төркемнәрнең формалашуын күзәтергә була. Бу төркемнәр бүгенге көндә диалекталь һәм этнографик регионнарга туры килә: Төньяк, Көньяк, Көнбатыш Эстония һәм утраулар. Көнбатыш Эстониягә Скандинавиянең тәэсире көчле була. Көньяк Эстониядә борынгы мәдәни үзенчәлекләр башка регионнар белән чагыштырганда иң озак вакыт дәвамында саклана. Руслар тәэсире астында эстоннарның сету һәм көньяк-көнчыгышта выру субэтносларының үзенчәлекләре барлыкка килә. Бу тәэсир аеруча ачык итеп төзелеш һәм киенү өлкәсендә сизелә.

Тимер гасырыҮзгәртү

X гасырга кадәр Балтыйк буенда тимер бик сирәк очрауга һәм бронза гасыры саклануга карамастан, V гасырдан IX гасырга кадәр Эстониядә тимер гасыр дәвере дип исәпләнә. IX гасырдан башлап авыллар барлыкка килә башлый. Шул рәвешле территория мәхәлләләргә һәм өязләргә бүленә. Күрше халыклар белән чагыштырганда Эстониядә авыл мәдәнияте алга китми, борынгы эстларның яшәү урыны булып бер гаилә яшәгән хутор санала. Бер гаиләгә гадәттә 8-10 кеше керә торган була.

Тимер гасырының соңгы дәверендә (IXXIII гасырлар) игенчелек бик нык алга китә. Эстлар бодай, борчак, солы, җитен үстерәләр. Соңрак аларга кәбестә өстәлә.

Эст кабиләләреҮзгәртү

Төп мәкалә: Эстлар

XIII гасырда алман рыцарьлары көнбатыштан прусслар, Рига култыгы ягыннан куршлар, эстлар, ливлар, земгаллар, селоннар һәм латгаллар территориясенә һөҗүм итәләр. Бу «Изге сугыш» дәвамында халыкны күпләп үтерү һәм авылларны җимерү-яндыру күзәтелә.

XIII гасырдан башлап Эстония территориясендә яшәүче эстлар кабиләләре нигезендә эстон халкы һәм аларның телләре формалаша.

ЧыганакларҮзгәртү