Төп менюны ачу

Нух Идрисов (Нух Идрис улы Идрисов) — лейтенант, Бөек Ватан сугышында 1944 елның 27 июлендә А. Матросов батырлыгын кабатлап, һәлак булган . КПСС әгъзасы (1943 ел, гыйнвар).

Нух Идрисов
Н.Идрисов.jpg
Туу датасы 1918 ел(1918)
Туу урыны Кукмара районы Битләнгер авылы
Үлем датасы 27 июль 1944(1944-07-27)
Үлем урыны Карелия
Иялек РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Гаскәр төре коры җир гаскәрләре
Дәрәҗә
Лейтенант
Җитәкчелек иткән взвод командиры
Бүләкләр һәм премияләр I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1918 елда Казан губернасы (хәзерге Кукмара районы) Битләнгер авылында туган. 12 яшеннән күмәк хуҗалыкта эшли. Хат ташучы, келәт мөдире, бригадир, ВЛКСМ оешмасы сәркатибе вазифаларында була. 1938 елда Ворошилов исемендәге күмәк хуҗалык рәисе итеп куела. Хәрби хезмәттә чагында ССРБ көнчыгышында шәһәр төзелешендә эшли.

Бөек Ватан сугышыҮзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (һәлак булганнан соң бирелә; 1969 елның 25 февралендә хатыны Наҗия Госам кызына тапшырыла).[1]

Батырлыгы турындаҮзгәртү

Дивизия штабы башлыгы запастагы гвардия полковнигы Василий Иванович Крапивин үзенең «313-я Петрозаводская» китабында яза: «1944 елның 27 июлендә лейтенант Н.И. Идрисов батырлык кылды. 216,0 биеклегенең итәгенә җиткәч, рота урман авызында окоп казып урнашты. Алга бару мөмкин түгел иде. Берәрсе селкенү белән, дошман ут өермәсе ача. Лейтенант Идрисов беренче булып урман ешлыгын һәм ут диварын үтеп, шәхси үрнәге белән сугышчыларны җиңүгә рухландырырга булды. Идрисов алга шуыша башлады, мина яки фугас булырдай шикле урыннарны әйләнеп узды. Лейтенант артыннан сугышчы Багаев, аннан взводның башка сугышчылары да иярде. Урман чигенә җиткәч, Идрисов сугышчыларның килеп беткәнен көтеп алды һәм аягүрә басып кычкырды: - Һөҗүмгә, минем арттан! Ура! Идрисовның взводы алга ыргылды. Күрше взводлар да аларга иярде. Ләкин дошман утны көчәйтте. Моңарчы тынып торган ут нокталары уянды. Рота алдында тоташ ут дивары калыкты. Дзотка иң якын урында торучы лейтенант Идрисов әлеге ут ноктасының һөҗүм итүчеләргә иң куркынычы икәнен һәм кичегергә ярамаганны аңлады. Ул дзотка ташланды һәм аның амбразурасын үз гәүдәсе белән каплады. Җиргә елышып беткән рота шунда ук һөҗүмгә сикереп торды һәм дошман ныгытмаларын яулады. 216,0 биеклеге шулай алынды.»

ХәтерҮзгәртү

  • Түбән Өскебаш мәктәбенә исеме бирелгән, мәктәптә музее оештырылган (1991).[2]
  • Суоярви шәһәрендә урамга (1987), Кукмара бистәсендә тыкрыкка исеме бирелгән.
  • Үзәк юл буенда, кабереннән ерак түгел урында, барельефы белән истәлек тамгасы урнаштырылган.[3]
  • Шаһинур Мостафин «Без монда җиңәргә килдек» әсәрен язган.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү