Шәфыйкова Әминә Ивний кызы[1] (24 март 1974 ел) — башкорт дәүләт эшлеклесе, уенчы-пианист. 2012 елның ноябреннән Башкортстан Республикасының мәдәният министры[2]. Башкортстанның атказанган (2002) һәм халык (2024) артисты. Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2005).

Әминә Шәфыйкова
Туган 24 март 1974(1974-03-24) (50 яшь)
Ыргызлы, Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Средний специальный музыкальный колледж[d] һәм Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре музыкачы, пианист
Эш бирүче Уфа дәүләт сәнгать институты
Бүләк һәм премияләре "Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә хезмәтләре өчен" медале (РФ) - 2022
БР атказанган артисты - 2002БР халык артисты - 2024

 Әминә Шәфыйкова Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Әминә Ивний кызы Шәфыйкова 1974 елның 24 мартында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Ыргызлы авылында туган. Урта махсус музыка мәктәбен һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (профессор Н. Г. Хәмидуллина классы) тәмамлый.

1997-1999 елларда Татарстанга килә. Казан дәүләт консерваториясендә (хәзер Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия)) ассистентура-стажировка үтә[3].

2004 елның сентябреннән 2008 елның октябренә кадәр — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратының мәдәният, спорт,киң мәгълүмат чаралары, милли һәм яшьләр сәясәте бүлегенең баш консультанты.

2008-2010 елларда — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясенең өстәмә белем бирү буенча проректоры.

2010 — 2012 елларда — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясе ректоры.

2012 елның 5 октябреннән — Башкортстан республикасының мәдәният министры.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Эшендәге казанышлары, актив җәмәгать эшмәкәрлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» — Россия Федерациясе Президентының рәхмәте[4]
  • Шәехзада Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (2005)
  • «Пианелло валь тидон» халыкара конкурсы дипломанты (Италия, 2004)
  • «Өмет. Талантлар. Осталар» халыкара конкурсының 2-се премиясе лауреаты (Добрич, Болгария, 2003)
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2002)
  • «Музыкаль де франс» халыкара конкурсының 2-нче премиясе лауреаты (Париж, 1996)
  • Нариман Сабитов исемендәге I конкурсның 2-нче премиясе лауреаты (Уфа, 1995)
  • 2002 ― Башкортстанның атказанган артисты
  • 2022 ― «Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә хезмәтләре өчен» медале (РФ) ― «илебез мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»[5][6].
  • 2024 ― Башкортстан Республикасының халык артисты[7]

Шәхси тормышы үзгәртү

Кызы Камилә Бакирова.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Алсу Ниуриманова. Әминә Шәфыйкова — мәдәният министры. 2021 елның 10 апрель көнендә архивланган. Кызыл Таң, 29.10.2019
  2. Правительство Республики Башкортостан. Официальный сайт. / Правительство / Сотрудники. Шафикова Амина Ивниевна 2017 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 15 декабрь 2017)
  3. Портал «Республика Башкортостан» Главная \ Справочники \ Персоны Шафикова Амина Ивниевна 2021 елның 10 апрель көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 15 декабрь 2017)
  4. Владимир Путин объявил благодарность министру культуры Башкирии Амине Шафиковой – UfacityNews.ru. ufacitynews.ru. 2016-01-21 тикшерелгән.
  5. Указ Президента Российской Федерации от 19 октября 2022 года № 758 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  6. Ләйлә Аралбаева. Владимир Путин Әминә Шафиҡованы «Мәҙәниәттә һәм сәнғәттәге хеҙмәте өсөн» миҙалы менән наградланы. «Башинформ» МА, 20.10.2022(башк.)
  7. Лейла Аралбаева. Амине Шафиковой на сольном концерте вручили звание народной артистки Башкирии. ИА «Башинформ», 29.03.2024

Сылтамалар үзгәртү